![cover image](https://wikiwandv2-19431.kxcdn.com/_next/image?url=https://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/0/09/LihuanianHistory.ru.svg/langtt-640px-LihuanianHistory.ru.svg.png&w=640&q=50)
Бөек Литва кенәзлеге
From Wikipedia, the free encyclopedia
Бөек Литва кенәзлеге (рус. Вели́кое кня́жество Лито́вское, Ру́сское, Жемо́йтское и иных[1], литв. Lietuvos Didžioji Kunigaikštystė, белар. Вялікае Княства Літоўскае, укр. Велике Князівство Литовське, пол. Wielkie Księstwo Litewskie, лат. Magnus Ducatus Lituaniae) — урта гасырлар Көнчыгыш Аурупасы дәүләте, XII гасыр ахырыннан — 1795 елга кадәр төрле исемнәр астында булган кенәзлек.
- 1323 елда кенәзлек башкаласы — Вильнүс. XIV гасыр украин, беларус җирләре кенәзлек эченә керәләр.
- 1569 елдан — Польша белән униядә (бергәлектә) Речь Посполитая исеме астында тора.
- 1795 елда өченче Польша бүленүеннән соң юкка чыгарыла. Күбесе Речь Посполитая җирләре Россия империясенә кушылганнар.
- 1815 елга бөтен Бөек Литва кенәзлеге территориясе Россия империясе эченә кергән.
- 1918–1940 елларда литвалылар торган җирләрдә Литва дәүләтчелеге торгызылган.