![cover image](https://wikiwandv2-19431.kxcdn.com/_next/image?url=https://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/a/a3/234_Solanum_tuberosum_L.jpg/640px-234_Solanum_tuberosum_L.jpg&w=640&q=50)
Бәрәңге
From Wikipedia, the free encyclopedia
Бәрәңге, бүлбеле паслён (картуф, картук, җир алмасы) (лат. Solánum tuberósum) — паслёнчалар гаиләсеннең паслён (Solanum) ыругыннан бүлбеле үләнсыман күпъеллык, аеруча әһәмиятле культуралы үсемлек. Аның җир асты бәбәкләрендә — столоннарда бүлбеләр барлыкка килә. Агулы җимешләреннән аермалы буларак, бәрәңгенең бүлбеләре мөһим туклану продукты булып тора.
Бәрәңге | |
---|---|
![]() | |
Халыкара фәнни исем | Solanum tuberosum L., 1753[1] |
Таксономик ранг | төр[1] |
Югарырак таксон | Паслен ыругы[1] |
Җимеш төре | җиләк[d] |
Шушы чыганакларда тасвирлана | Отто фәнни энциклопедиясе[d], Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге[d], Flora Reipublicae Popularis Sinicae, volume 67(1)[d], Брокгауз һәм Ефронның кече энциклопедик сүзлеге[d], Британ энциклопедиясенең XI басмасы (1910-1911)[d], The Domestic Encyclopædia; Or, A Dictionary Of Facts, And Useful Knowledge[d] һәм The New Student's Reference Work[d] |
Нәрсәнең чыганагы | бәрәңге[d] һәм картофельный крахмал[d] |
Бу төр уртача климатлы илләрдә киң таралган. Ул — 60—100 см биеклегендәге туры сабаклы күпьеллык үсемлек. Яфраклары 7—11 яфракчыктан торган парсыз өзекле каурыйсыман. Чәчәкләре ак яки зәңгәрсу төстә, таҗ бишпочмаклы, кәсәдән 2 тапкыр озынрак. Җимеше — шарсыман яшел җиләк.
Вегетация чоры - 80-140 көн. Беренче яфраклар үсеп чыккан сабак куеныннан җир астында 15-20 см га кадәр озынлыктагы бәбәкләр барлыкка килә, алар, очка таба юанаеп, яңа бүлбеләр хасил итә. Бүлбеләрдә спираль буенча урнашкан күзчекләрдә 3-4 әр бөре була. Гадәттә, урта бөре шытып чыга, ул зарарланган очракта гына башкалары шытып үсә башлый. Бәрәңге бүлбеләре йомры, озынча һ.б. формада була; эче ак, тышкы ягы ак, сары, ал-кызгылт, зәңгәрсу төстә. Тамыр системасы чуксыман, чагыштырмача зәгыйфь үсешле.
Бәрәңгенең кыйммәте аның бүлбеләрендә крахмал күпләп туплануы, шулай ук аксымнар, витаминнар булуы белән билгеләнә. Бәрәңгене бүлбеләр ярдәмендә вегетатив үрчетәләр, ә орлыктан үрчетү селекциядә генә кулланыла. Аның югары уңыш бирә торган, салкынга чыдам, фитофторага һәм башка авыруларга каршы тора алучан күп кенә сортлары чыгарылган. Үсемлекнең барлык өлешләрендә (мәсәлән яшелләнгән бүлбеләрдә) агулы алкалоид — соланин бар. Яшелләнмәгән бүлбеләрдә соланин аз һәм ул пешкәндә таркалып юкка чыга.