Бәраәт кичәсе (гар.:ليلة منتصف شعبان, төр. Beraat Kandili) — мөселман ел хисабы белән шәгъбан аеның 14 еннән 15 нче төненә туры килгән кичә. Бәраәт сүзе гарәпчәдән тәрҗемә иткәндә "берәр авырлыктан котылу" мәгънәсен белдерә.
Ислам мәдәнияте |
---|
Архитектура |
Гарәб • Әзери |
Сәнгать |
Каллиграфия • Миниатюра • Келәмнәр |
Бию |
Сәма • Бөтерелү |
Кием |
Abaya • Agal • Boubou |
Бәйрәмнәр |
Һиҗри Яңа ел • Ураза бәйрәме • Корбан бәйрәме |
Әдәбият |
Arabic • Azeri • Bengali |
Музыка |
Dastgah • Ghazal • Madih nabawi Maqam • Mugam • Nasheed |
Театр |
Каракүз һәм Хәҗивәт • Ta'zieh? |
Мөселманнар ышануынча, бу төнне Аллаһы Тәгалә кешеләрнең еллык язмышын, бәхет-сәгадәтләрен билгели. Шулай ук ике Бәраәт кичәсе арасында үләсе кешеләрнең исемнәре теркәлә. Бәраәт гөнаһлардан котылу, бәхет һәм иминлек, уңышлар һәм изгелекләр иңә торган кичә дип санала. Шуңа күрә бу кичәдә мөселманнар Аллаһы Тәгаләдән үзләренең һәм мәрхүмнәрнең гөнаһларын ярлыкавын сорап дога кылалар.
Шулай ук бу кичәдә Коръән Ләүхел-Мәхфүздән (ru) күкләргә иңгән дип санала.
Ислам голәмасы белдергәнчә, Кадер кичәсеннән соң иң изге кичә – Бәраәт кичәседер. Чөнки Коръән беренче мәртәбә Бәраәт кичәсендә дөнья күгенә иңдерелгән һәм Кадер кичәсендә Пәйгамбәребез (с.г.в.)гә вәхи кылына башлаган.
Бәраәт кичәсендә киләчәк бер ел эчендә бөтен мәхлукатның, бөтен барлыкның ризыклары, байлык вә ярлылык xәлләре, дөньяга мөнәсәбәтле дәрәҗәләре, яңа туачак вә ул ел эчендә вафат булачак кешеләр – барысы да бу кичне билгеләнер дип санала.
Сылтамалар
- Мөселманнар өчен изге булган Бәраәт кичәсе якынлаша 2015 елның 23 март көнендә архивланган.
- Бүген – Бәраәт кичәсе
Wikiwand in your browser!
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.