Бурсыклы буендагы бәрелеш
From Wikipedia, the free encyclopedia
Бурсыклы буендагы бәрелеш — 1399 елның 12 августында бер яктан Алтын Урданың ханы Тимер Котлыг һәм бәкләрибәге Идегәй җитәкчелегендәге татар гаскәре һәм икенче яктан Витаутас кенәзе җитәкчелегендәге Бөек Литва кенәзлегенең һәм аның рус, ләх, алман беректәшләре бердәм гаскәре арасында хәлиткеч бәрелеш. XIV гасырның Көнчыгыш Аурупада иң эре бәрелеше.
Бурсыклы буендагы бәрелеш | |||
Бурсыклы елгасы | |||
Дата |
1399 елның 12 августы | ||
---|---|---|---|
Урын |
Бурсыклы (елга) (Днепр кушылдыгы) | ||
Нәтиҗә |
Татар гаскәре литва-рус-алман-ләх бердәм гаскәрен тар-мар итә | ||
Көндәшләр | |||
| |||
Сәргаскәрләр | |||
| |||
Яклар көчләре | |||
| |||
Югалтулар | |||
| |||
![Thumb image](http://upload.wikimedia.org/wikipedia/tt/3/3f/Idegay.jpg)
![Thumb image](http://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/a/a3/Facial_Chronicle_-_b.11%2C_p.421_-_Battle_at_Vorskla.jpg/640px-Facial_Chronicle_-_b.11%2C_p.421_-_Battle_at_Vorskla.jpg)
Бәрелеш нәтиҗәсендә татар гаскәре рус-алман-ләх бердәм гаскәрен җиңә, Литва гаскәрен тулысынча тар-мар итә.
Бәрелештән соң Бөек Литва кенәзлеге түбән төшә башлый, бәкләрибәк Идегәйнең дошманы һәм Витаутсны яклаган элекке хан Туктамыш үз сәяси йогынтысын югалта һәм Алтын Урда тәхетенә өчен көрәштә җиңелә. Ләкин соңрак Туктамыш улы Җәләл әд-Дин Витаутасны яклап Грүнвальд сугышында катнашып Тевтон орденын җиңә, шуңа күрә Бурсыклы буендагы бәрелештә җиңелүнең нәтиҗәләре Витаутас өчен тулы катастрофага әйләнмәгән. Ә Җәләл әд-Дин белән киткән татарлар Бөек Литва кенәзлегендә урнаштырыла һәм Польша-Литва татарлары нәселенә нигез сала.