Брауншвейг
From Wikipedia, the free encyclopedia
Брауншвейг (алман. Braunschweig) — Төньяк Алманиянең Түбән Саксония федераль җирендә урнашкан шәһәр. Брауншвейг халык саны буенча Түбән Саксониянең Ганновердан кала икенче зур шәһәре булып тора: 2015 елның 31 декабренә шәһәр халкы саны 252 768 кеше тәшкил итә. Брауншвейг Вольфсбург һәм Зальцгиттер шәһәрләре белән бергә Түбән Саксония җиренең тугыз оберүзәгенең (de) берсен төзи.
Брауншвейг | |
алман. Braunschweig | |
Байрак | Илтамга |
Нигезләнү датасы | 861 |
---|---|
Рәсми исем | Braunschweig |
Кыскача исем | Bs[1] |
Архивлары саклана | Stadtarchiv Braunschweig[d] |
Демоним | Braunschweiger, Braunschweigerin һәм Braunschweigerinnen |
Дәүләт | Алмания[2] |
Нәрсәнең башкаласы | Брауншвейг-Люнебург[d], Свободное государство Брауншвейг[d], Брауншвейгское герцогство[d] һәм Брауншвейг-Вольфенбүттел[d] |
Административ-территориаль берәмлек | Түбән Саксония |
Сәгать поясы | UTC+01:00, UTC+02:00 һәм җәйге вакыт |
Диңгез, күл яки елга эчендә яки янында урнашуы | Окер[d] һәм Südsee[d] |
Табигый-георафик объект эчендә урнашкан | Северо-Германская низменность[d] |
Иң югары ноктасы | Geitelder Berg[d][3][4] |
Хөкүмәт башлыгы | Thorsten Kornblum[d][5] |
Әгъзалык | Regionalverband Großraum Braunschweig[d], Arbeitsgemeinschaft Schacht KONRAD e.V.[d], Climate Alliance[d][6], Мэрлар тынычлык өчен[d][7], Niedersächsischer Städtetag[d][8] һәм Association of German Airports[d][9] |
Халык саны | 251 804 (31 декабрь 2022)[10] |
Ир-ат халкы | 123 229[11] |
Хатын-кыз халкы | 125 332[11] |
Административ бүленеше | Wabe-Schunter-Beberbach[d][12], Hondelage[d][12], Volkmarode[d][12], Östliches Ringgebiet[d][12], Innenstadt[d][12], Viewegsgarten-Bebelhof[d][12], Stöckheim-Leiferde[d][12], Heidberg-Melverode[d][12], Südstadt-Rautheim-Mascherode[d][12], Weststadt[d][12], Timmerlah-Geitelde-Stiddien[d][12], Broitzem[d][12], Rüningen[d][12], Westliches Ringgebiet[d][12], Lehndorf-Watenbüttel[d][12], Veltenhof-Rühme[d][12], Wenden-Thune-Harxbüttel[d][12], Nordstadt[d][12], Schunteraue[d][12], Bevenrode[d], Wabe-Schunter[d], Waggum[d], Querum[d], Riddagshausen[d], Bienrode-Waggum-Bevenrode[d], Bienrode[d], Ölper[d], Watenbüttel-Ölper-Völkenrode[d] һәм Veltenhof[d] |
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек | 75 метр |
Кардәш шәһәр | Бандуң[13], Бас (шәһәр)[14][15][16], Кирьят-Тивон[d][17], Магдебург[18][19], Ним[20][21], Сус[d][22], Чжухай[d][23][24], Омаһа[25] һәм Казан[26] |
Моның хуҗасы | Allianz für die Region[d] һәм Айнтрахт (стадион)[d] |
Нәрсә белән чиктәш | Хельмштедт[d], Вольфенбюттель[d], Зальцгиттер, Пайне[d], Гифхорн[d], Швюльпер, Фехельде, Вендебург, Фордорф, Майне (шәһәр) һәм Управление Папентайх[d] |
Алыштырган | Braunschweig[d] |
Мәйдан | 192,7 км² (2016)[27][28] |
Почта индексы | 38100, 38126, 38114 һәм 38100–38126 |
Рәсми веб-сайт | braunschweig.de(алм.)(ингл.) |
Һәйкәлләр исемлеге | list of monuments and statues of the city of Brunswick[d] |
Җирле телефон коды | 05300, 05307, 05309, 0531 һәм 05341 |
Номер тамгасы коды | BS[29] |
Шәрәфле ватандашлар төркеме | [d] |
Монда җирләнгәннәр төркеме | [d] |
Бу якта төшерелгән фильмнар төркеме | [d] |
Объектның күренешләре өчен төркем | [d] |
Брауншвейг Викиҗыентыкта |
Брауншвейгның килеп чыгышы тамырлары белән IX гасырның башына барып тоташа. Генрих Лев идарәсе вакытында шәһәр аеруча тиз үсте һәм XIII гасыр уртасыннан Ганза берлегенә кергән күәтле һәм абруйлы сәүдә үзәгенә әверелде.
1918 елның ноябренә кадәр шәһәр Брауншвейг герцоглыгының башкаласы була. Ноябрь революциясе һәм герцогның тәхетеннән ваз кичүеннән соң Брауншвейг республикасы башкаласы була. 1946 елда республика таралгач, Брауншвейг яңа ясалган Түбән Саксония җиренә керә.
Хәзерге вакытта Брауншвейг төбәге — Ауропадагы мөһим белем бирү һәм фәнни үзәге. Ауропа берлегендә 2007 нче елдан башлап Брауншвейг фәнни-техник тикшеренүләр һәм эшләнмәләр аеруча интенсив рәвештә үткәрелә торган төбәкләренең берсе. Фән үсеше өчен фондлар оештыручылар берләшмәсе Германиядә 2007 елда Брауншвейгка "Фән шәһәре" дигән мауктаулы исем бирде.