![cover image](https://wikiwandv2-19431.kxcdn.com/_next/image?url=https://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/d/d5/Razvilka%252C_Moscow_Oblast%252C_Russia_-_panoramio_%252871%2529.jpg/640px-Razvilka%252C_Moscow_Oblast%252C_Russia_-_panoramio_%252871%2529.jpg&w=640&q=50)
Бистә
From Wikipedia, the free encyclopedia
Бистә яки касәбә, посёлок — Россия, Украина, Беларус, Казакъстанда торак пункт атамасы. Татар теленә фарсы теленнән килеп кергән. Фарсы телендәге бәст сүзе «йорт», «киртәләп алынган урын» дигәнне аңлата. Чит сәүдәгәрләр яши торган урынны белдергән.[1] [2]
Бу терминның башка аңлатмалары да бар, аларны карау өчен Бистә (мәгънәләр) битенә күчегез.
Бистә авыл һәм шәһәр тибында була ала. Халык санын алу барышында да авыл бистәләре авыл халкы исәбенә, ә штпларда яшәүчеләр шәһәр халкы исәбенә кертелә.
Бистә дип тагын шәһәрләрнең үзгәрәк районнарын да атыйлар, мәсәлән Казандагы Дәрвишләр бистәсе. Еш кына алар шәһәргә кушылганчы аерым торак пункт булып саналганнар.