From Wikipedia, the free encyclopedia
Алта́й Респу́бликасы (Таулы Алтай, алт. Алтай Республика, рус. Республика Алтай) — Россия Федерациясе белән берләшкән [1] , Алтай таулары эчендә урнашкан Россия Федерациясе субъекты, Себер федераль округына керә.
Байрак
| |
Башкала | Таулы Алтай |
---|---|
Халык саны | 220 934 (1 гыйнвар 2021) |
Нигезләнгән | 8 февраль 1992 |
Сәгать кушагы | Омск вакыты, Красноярск вакыты, UTC+07:00 |
Рәсми тел | рус теле, алтай теле |
География | |
Lleoliad | Алтай, Көнбатыш Себер |
Мәйдан | 92,903 км² |
Координатлар | 50.92°N 86.92°E |
RU-AL | |
Дәүләт башлыгы исеме | Алтай Республикасы башлыгы |
Икътисад | |
Башка мәгълүмат | |
Ярдәм телефоннары |
Башкаласы — Таулы Алтай шәһәре.
1922 елда Ойрот автоном өлкәсе буларак оеша, 1948 елда Таулы Алтай өлкәсе исемен ала. 1990 елдан Таулы Алтай АССР, 1991 елдан Таулы Алтай Республикасы, 1992 елдан Алтай Республикасы.
Республика Алтай таулары белән уратып алынган, бер-бер артлы тезелгән тау сыртларында урнашкан.
Алтай Республикасы алтын, мәрмәр, тау бәллүре, төрле сирәк металларга бай.
Климаты — уртача континенталь. Кыш озын һәм суык. Гыйнварьда уртача температура -15°Cтан алып, тауларда -32°Cка кадәр җитә. Июль аенда уртача температура +19°C, +22°C, тауларда исә +14°C, +16°C.
Тауларда уртача еллык температура -6°C.
Хуҗалыкның төп юнәлеше — терлекчелек, пантлы боланчылык, дөячелек, аучылык.
Биредә агач эшкәртү, җиңел, күн сәнәгате үсеш ала. Төзелеш материаллары җитештерелә. Алтын табыла (Веселый руднигы һәм Майск, Талон бистәсе). Чемал ГЭСы бар. Туризм — Телецкое (Алтынкүл, алт. Алтын Кӧл) күле.
Республиканың төп магистрале — Чуйск тракты (Бийсктан алып Монголиягә кадәр бара).
«Алтай таулары төрки халыкларның алтын бишеге» — дигән әһәмиятле сүзләр Казахстанда[2] да, Төркиядә дә, Татарстанда[3] да, һ.б. өлкәләрдә дә еш ишетелә. Бу әйтем Алтай тауларының төрки халыклар тарихында һәм мәдәниятендә мөһим урын алып торуыннан гыйбарәт.
«Алтай — төрки-татар башлангычының мәдәни бишеге. Татарстан өчен бу бик әһәмиятле. Сентябрь аенда Алтайда төрки халыклар цивилизациясенә багышланган конференция узачак. Болгарда булачак музейның беренче катына – борынгы төрки цивилизация өчен анда материаллар бик күп булыр, — дип уйлыйм. Аннан туризм проектлары да күтәрелә. Шулай итеп мәдәнияттән башланган эшчәнлек экономик яктан беркетелсә, Татарстан-Алтай багланышлары яңа дәрәҗәгә күтәрелер дигән өмет бар», — Фәрит Уразаев, «Бөтендөнья татар конгрессы», июнь 2012[4].
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.