From Wikipedia, the free encyclopedia
Аксу авыл җирлеге — Россия Федерациясе Татарстан Республикасының Буа районындагы муниципаль берәмлек.
Административ үзәге — Аксу авылы.
Аксу авыл берәмлеге Буа шәһәреннән төньяк-көнбатышка 30 чакрым аралыкта, Чуаш республикасы белән чиктәш урнашкан. Көнчыгыштан Апастовский районы белән янәшә.
Торак пункты статусы һәм чикләре Татарстан Республикасы 2005 елның 31 гыйнварындагы «Буа муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында» 17-ЗРТ Законы белән билгелә[3] .
Аксу авылы мәйданы — 95 га, 678 кеше яши. Авыл хуҗалыгы производствосында 102 кеше эшли, эшчеләр — 57, бюджет тармагында — 51, пенсионерлар һәм зәгыйфьләр — 224, балалар — 135 (укучылар — 92, мәктәпкәчә яшьтәге балалар — 43).
Аксу авылында авыл хуҗалыгы предприятиесе — «Бола» ЯЙҖ, авыл җирлеге идарәсе, урта мәктәп, балалар бакчасы, авыл мәдәният йорты, китапханә, саклык банкы, почта, медпункт, «Галиә» мәчете һәм мәдрәсәсе бар.
Авыл читендә берничә чишмә бар.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.