![cover image](https://wikiwandv2-19431.kxcdn.com/_next/image?url=https://upload.wikimedia.org/wikipedia/tt/thumb/9/9c/%25D0%2590%25D0%25BA%25D0%25B0_%25D1%2581%25D1%2583%25D1%258B.jpg/640px-%25D0%2590%25D0%25BA%25D0%25B0_%25D1%2581%25D1%2583%25D1%258B.jpg&w=640&q=50)
Ака (Ыек кушылдыгы)
From Wikipedia, the free encyclopedia
Ака - елга, Ыек елгасы (Әй елгасы кушылдыгы) уң кушылдыгы. Свердловск өлкәсе Берёзовка авылы көньяк-көнчыгышка таба 3 км ераклыкта башлана. Көнчыгыштан көнбатышка таба Свердловск өлкәсе һәм Башкортстанның Мәчетле районы территорияләреннән (Төлгәш һәм Сазбек елгалары арасы) ага, Свердловск өлкәсе Багыш авылы янында көньякка борыла. Ыек елгасына (тамагыннан 7 км ераклыкта), Әҗекәй янында коя. Озынлыгы 99 км, бассейн мәйданы 1074 км². БР территориясендә озынлыгы якынча 16 км. Башлыча кар сулары белән туена. Елга тамагында уртача еллык су чыгымы 8,85 м³/с. Бассейны Юрүзән-Әй тигезлеге чикләрендә урнашкан. Ландшафтлар соры урман тупрагындагы кара ылыслы һәм киң япраклы урманнардан тора, кара тупракта коры болыннар очрый. Бассейнның 25% ын урман каплаган.
Ака | |
Кушыла: | Ыек[d] |
---|---|
Кушылдыгы | Кәрҗә[d] |
Су җыю бассейны | Идел бассейны[d] |
Бассейн мәйданы | 1080 км² |
Дәүләт |
![]() |
Административ-территориаль берәмлек | Россия[1] |
Озынлык | 99 km |
[1], һәм
![Thumb image](http://upload.wikimedia.org/wikipedia/tt/thumb/9/9c/%D0%90%D0%BA%D0%B0_%D1%81%D1%83%D1%8B.jpg/320px-%D0%90%D0%BA%D0%B0_%D1%81%D1%83%D1%8B.jpg)