Адыгея
From Wikipedia, the free encyclopedia
From Wikipedia, the free encyclopedia
Адыге́я Респу́бликасы (Адыгея, адыг. Адыгэ Республик, рус. Республика Адыгея) — Россия Федерациясе белән берләшкән[1], Россия Федерациясе субъекты, Көньяк федератив округына керә.
Байрак
| |
Башкала | Майкоп |
---|---|
Халык саны | 463 167 (1 гыйнвар 2021) |
Нигезләнгән | 1991 |
Сәгать кушагы | Мәскәү вакыты |
Рәсми тел | рус теле, адыгэ теле |
География | |
ИҖБ | Россия |
Мәйдан | 7,600 км² |
Координатлар | 45°N 40°E |
Телефон коды | 877 |
RU-AD | |
Сәясәт | |
Башлык исеме | Адыгея Республикасы башлыгы |
Хөкүмәт башлыгы | Морат Кумпилов |
Икътисад | |
Башка мәгълүмат | |
Ярдәм телефоннары |
1922 елда Адыгея автономияле өлкәсе буларак нигезләнә.
Башкаласы — Майкоп шәһәре.
Республиканың төньяк өлеше тигезлек, көньякта — Зур кавказ таулары урнаша. Адыгея территориясенең якынча 40 % урманнар алып тора.
Республикада уртача-континенталь климат, җәй көне июль аенда уртача температура +28 °С, кыш көне гыйнвар аенда −2 °С.
Адыгеяның иң зур елгалары: Кубань, Лаба, Белая.
Адыгея Россия Федерациясе субъектлары һәм чит ил дәүләтләре белән чиктәш түгел.
Адыгея территориясе 1922 елда формалаша. Республика территориясендә археологик бронза һәм тимер гасырларга караган һәйкәлләр бар. Адыгейлар төрле вакытларда ирекле халык булып яши, әмма Кавказ сугышы нәтиҗәсендә, 1859-1864 елларда адыгейларның күбесе Госман империясенә, калганнары Кубаньның сул ягына күченә.
Адыгея Республикасы 1922 елның 27 июлендә Чиркәс (Адыгея) автоном өлкәсе буларак барлыкка килә, үзәге — Краснодар шәһәре, соңрак 1928 елда исеме Адыгея автоном өлкәсе дип үзгәртелә. 1936 елның 10 апрелендә өлкәнең үзәге Майкоп шәһәре күчерелә. 1990 елның 5 октябрендә Адыгея АССРы формалаша, ә 1992 елның 24 мартынан Адыгея Республикасы төзелә.
2007 елдан республиканың президенты — Аслан Тхакушинов.
Халык — 440 327 кеше (2011), шәһәрдә яшәүчеләр — 52,6 % (2006).
Халык | 1979 елдагы сан мең (*) | 2002 елдагы сан мең (* 2012 елның 26 гыйнвар көнендә архивланган.) | 2010 елдагы сан мең[2] |
---|---|---|---|
Руслар | 285,6 (70,6 %) | 288,3 (64,5 %) | 270,7 (63,6 %) |
Адыгейлар | 86,4 (21,4 %) | 108,1 (24,2 %) | 107 (25,2 %) |
Әрмәннәр | 6,4 (1,6 %) | 15,3 (3,4 %) | 15,6 (3,7 %) |
Украиннар | 12,1 (3,0 %) | 9,1 (2,0 %) | 5,9 (1,4 %) |
Курдлар | … | 3,6 | 4,5 (1,1 %) |
Черкеслар | … | … | 2,7 (0,6 %) |
Татарлар | 2,4 | 2,9 | 2,6 (0,6 %) |
Чегәннәр | 1,1 | 1,8 | 2,4 (0,5 %) |
Белоруслар | 2,2 | 1,9 | … |
Греклар | 1,0 | 1,7 | … |
Әзериләр | … | 1,4 | … |
Алманнар | 1,4 | 1,2 | … |
Чеченнар | … | 1,1 | … |
Татарлар Адыгеядә Киров (Шовгенов районы), Политотдел, Отрадный (Кошехабль районы), Афипсип (Тахтамукай районы) авылларында, Майкоп шәһәрендә яшиләр.
Республикада 2 шәһәр округы — Майкоп һәм Адыгейск, 7 муниципаль район, 5 шәһәр җирлеге — шәһәрсыман бистәсе, 48 авыл җирлеге, 225 авыл торак пункты (2006).
Шәһәр округлары:
Муниципаль районнар:
Адыгеяда яшәүчеләр төрле дин вәкилләре.
Адыгейларның күпчелеге һәм анда яшәүче татарлар да нигездә мөселманнар.
Адыгеяда яшәүче руслар, украиннар һәм беларуслар христиан динендә.
Халыкның берничә өлеше атеист.
1994 елда Майкоп шәһәрендә чиркәү төзелә. Мөселман гыйбадәтханәләре бик аз була. 2000 елның 2 ноябрендә Майкоп җәмигъ мәчете ачыла. Мәчет ачылышы республика мөселманнары өчен истә калырлык вакыйга була.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.