Госман империясе
From Wikipedia, the free encyclopedia
Госман Империясе, рәсми исеме Югары Госман Дәүләте (госм. دولت عالیه عثمانیه — Devlet-i Âliyye-i Osmâniyye) - күпмилләтле, госман солтаннары идарәсе астындагы куәтле дәүләт-империя. 1299 елдан 1922 елга кадәр яшәгән.
Кыска фактлар
(Г)Осман империясе Югары Госман Дәүләте دولت عالیه عثمانیه Devlet-i Âliyye-i Osmâniyye | |||||||||
| |||||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
| |||||||||
Башкала | Сөгүт (1299—1329), Бурса (1329—1361), | ||||||||
Тел(ләр) | госман, гарәп һәм фарсы телләре | ||||||||
Дин | Ислам (Сөнничелек) | ||||||||
Акча берәмлеге | акча, куруш (төрек пиастры), лира | ||||||||
Мәйдан | 5 200 000 км² | ||||||||
Халык | 35 350 000 | ||||||||
Идарә итү төре | Абсолют монархия: | ||||||||
Ябу
Бөтендөнья мәйданына чыгуы Константинополь каласын яулау белән башлана дип әйтергә була. Соңыннан бу шәһәргә Истамбул исеме бирелә һәм ул империянең башкаласына әверелә. Иң зур куәткә ирешкән чакта дәүләтнең биләмәләре Европа, Азия һәм Африканың шактый өлешен били. Хәрби, икътисади һәм сәяси куәте ягыннан күп кенә алдынгы Европа илләрен артта калдырган.