Remove ads
галим-сәнгать белгече, югары мәктәп укытучысы From Wikipedia, the free encyclopedia
Ардаширова Өммегөлсем Тәлгать кызы (1951 елның 7 апреле, Уфа) — галим-сәнгать белгече, югары мәктәп укытучысы. Педагогия фәннәре докторы (1994), профессор (1995). Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (2010),[1][2] Россия Федерациясенең мактаулы югары һөнәри бирү хезмәткәре (2005).
Өммегөлсем Ардаширова | |
---|---|
Туган | 7 апрель 1951 (73 яшь) Уфа, РСФСР, СССР |
Ватандашлыгы | СССР Россия |
Әлма-матер | Башкорт дәүләт университеты |
Һөнәре | галим |
Эш бирүче | Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты |
Өммегөлсем Тәлгать кызы Ардаширова 1951 елның 7 апрелендә Башкорт АССР-ының башкаласы Уфада туган.
1973 елда Башкорт дәүләт университетын тәмамлаган.
Аннары Уфа шәһәре мәктәпләрендә һәм урта махсус уку йортларында эшли.
1978 елдан Башкорт дәүләт педагогия институты укытучысы.
1995-2002 елларда Башкорт дәүләт педагогия университетының эстетик белем бирү кафедрасы мөдире, шул үк вакытта 2002-2003 елларда ВЭГУ-ның нәфис һәм социаль-педагогик белем бирү кафедрасы мөдире.
2003 елдан Мәскәү бизнес, психология һәм идарә итү институтының «Дизайн» факультеты деканы, 2005-2010 елларда сынлы сәнгать һәм дизайн факультеты деканы, шул үк вакытта 2009 елданбирле — Татарстан гуманитар-педагоглык университетының (Казан) сәнгать һәм нәфис белем бирү теориясе кафедрасы мөдире.
2010 елда сынлы сәнгать һәм дизайн өлкәсендә белгечләр әзерләүгә зур өлеш кертүе һәм күпьеллык нәтиҗәле эшчәнлеге өчен «Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты» дәүләт югары һөнәри белем учреждениесенең сәнгать теориясе һәм белеме кафедрасы профессоры Ардаширова Өммегөлсем Тәлгать кызына «Татарстан Республикасының атказанган сәнгатькәре» дигән мактаулы исем бирелә.[3]
Ардаширова Өммегөлсем Тәлгать кызы фәнни тикшеренүләре сәнгать белеменә, хәзерге дөньяда кешенең рухи яшәешенә, укучыларның эстетик һәм рухи мәдәниятен төзү проблемаларына багышланган 70-тән артык фәнни хезмәт авторы.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.