From Wikipedia, the free encyclopedia
Тәтешле районы (рус. Татышлинский район) — Башкортстанга керүче муниципаль район. Административ үзәге — Югары Тәтешле авылы.
Тәтешле районы | |
баш. Тәтешле районы | |
Байрак[d] | |
Нигезләнү датасы | 31 гыйнвар 1935 |
---|---|
Дәүләт | Россия |
Башкала | Югары Тәтешле |
Административ-территориаль берәмлек | Башкортстан |
Сәгать поясы | UTC+05:00 һәм YEKT[d] |
Халык саны | 22 918 (2017)[1] |
Нәрсә белән чиктәш | Аскын районы, Балтач районы, Борай районы, Яңавыл районы һәм Пермь крае |
Мәйдан | 1376,16 км² |
Почта индексы | 4528ХХ |
Рәсми веб-сайт | tatyshly.ru |
Җирле телефон коды | 34778 |
Тәтешле районы Викиҗыентыкта |
һәм
Район Бөтенсоюз Үзәк Башкарма Комитетының 1935 елның 31 гыйнварындагы карары нигезендә төзелә. Бүген ул гомум халкы 25 163 кеше тәшкил иткән 13 авыл Советын берләштерә.
Тәтешле муниципаль районы Башкортстанның төньяк өлешендә урнашкан. Аскын, Балтач, Борай һәм Яңавыл районнары белән, Пермь краеның Чернушка һәм Көязе районнары белән чиктәш. Район “аю почмагында” урнашкан диярлек. Район үзәгеннән Уфага кадәр 250 км, Пермьгә – 270км, Ижауга – 220 км, Екатиринбурга – 360 км.
Мәйданы 1376 км² тәшкил итә.
Урманнар районның 52 405 га җирен каплый (38%), авыл хуҗалыгы җирләре – 76 387 га, шул исәптән 52 167 га игеннәр.
Район елгаларга бик бай. Тере Танып ага, аның иң зур кушылдыклары Әри һәм Йок.
Районда нефть һәм газ ятмалары бар.
2010 елгы җанисәпнең нәтиҗәләре буенча башкортлар — 60,1%, арлар — 21,5%, татарлар — 14,9%, руслар — 1,9%, марилар — 1,3%, башка милләтләр — 0,3%.
Туган тел буенча халык (2010): татар теле — 62,8%, ар теле — 21,1%, башкорт теле — 11,5%, рус теле — 3,1%, мари теле — 1,2%.[2]
Хәзер мең кешегә исәпләгәндә, уртача 14,4 бала туа.
1939[3][4] | 1959[5][4] | 1970[6][4] | 1979[7][4] | 1989[8][4] | 2002[9][4] | 2008[10] | 2009[11] | 2010[12] | 2012[13] |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
37 325 | ↘34 362 | ↗35 237 | ↘30 148 | ↘26 042 | ↗26 803 | ↘24 618 | ↘24 038 | ↗25 159 | ↘24 797 |
2013[14] | 2014[15] | 2015[16] | 2016[17] | 2017[1] | 1 гый 2018[18] | 1 гый 2019[19] | 2021[20] | ||
↘24 443 | ↘24 152 | ↘23 649 | ↘23 215 | ↘22 918 | ↘22 703 | ↘22 365 | ↘21 718 |
Авыл хуҗалыгы – районның төп икътисади тармагы. Иң табышлы тармак – терлекчелек. Районда 28 сөт-товар фермасы эшли. Шуларның 5есе – нәселле эре мөгезле терлекләрне үрчетү белән шөгыльләнә. 18 ат фермасы, 12 ферма бозау һәм таналарны ит өчен үстерә.
Авыл хуҗалыгында 38% эчке продукт җитештерелә. 1,4 мең кеше эшли (эре хуҗалыклар). 2010 елда тулаем продукт 1473 млн сумга тиң булган. Продукциянең 51,6% шәхси хуҗалыкларда җитештерелгән. Зур хуҗалыкларга 47% туры килә. Фермер хуҗалыкларыныкы 1%ка да тулмый.
Авыл хуҗалыгына субсидияләр күләме 2010 елда 100 млн сумнан ашып киткән.[22]
Районда урнашкан сәнәгать предпприятиеләре 2010 елда 1 118,2 млн сумлык товар җитештергән. Иң зур өлеш нефть тармагына карый (70%), азык-төлек сәнәгатенә 26,6% туры килә.
Тәтешле май заводы үз продукциясен Уфада, Нефтекамада, Яңавылда сата.
Сәнәгатьтә 566 кеше эш белән тәэмин ителгән.
Тәтешле районын Борай – Иске Балтач – Көязе автоюлы кисеп чыга. Юлларның 90%ы – каты өслекле.
2010/11 уку елында гомуми белем бирү учреждениеләрендә 3204 укучы белем ала, 992 нәни балалар бакчаларында тәрбияләнә. 15 урта мәктәп, 10 филиал, 1 төп мәктәп. Районның өч мәктәбе инновацион программаларны актив тормышка ашыручы гомуми белем бирү учреждениеләре арасында җиңүче дип табылды. Унсигез педагог “Белем бирү учреждениеләренең иң яхшы укытучысы” конкурсында җиңү яулады.
№151 һөнәри училище яшьләрне 5 һөнәргә өйрәтә (авыл хуҗалыгында тракторчы-машинист, умартачы, аш-су остасы, кондитер, автомеханик).
Вузларда 675 студент укый.
Район газетасы ике телдә чыгарыла: “Тәтешле хәбәрләре” (татарча), “Татышлинский вестник” (русча)(үле сылтама).
Айга ике тапкыр башк. «Аҡ тирмә» кушымта - гәҗите чыга.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.