Татарстан дәүләт символы From Wikipedia, the free encyclopedia
Татарстан Республикасының дәүләт байрагы – Татарстан дәүләт символы. Дәүләт флагы белән куллану кагыйдәләре "Татарстан Республикасының дәүләт символлары" канунында күрсәтелгән.
Татарстан байрагының авторы Татарстан Республикасының халык рәссамы һәм Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясенең лауреаты Тавил Гиният улы Хаҗиәхмәтов .
Тарихи чыганаклар буенча Бөек Татарстанның берничә байраклары булган. Һоланд тарихчысы Карл Алярд китабына караганда "Бөек Татарстан патшасының" ике байрагы булган:
"Бөек Татарстанның байрагында аждаһа (Бараҗ) сурәтләнә, икенче сары төсле байракның үзәгендә кара ябалак сурәтләнә"
Бараҗ (риваятьтәге болгарлар аҗдаһасы) хәзер Казанның гербында һәм байрагында Зилант буларак сурәтләнә, ә ябалак Чирмешәннең гербында бар, шулай ук литва татарларында очрый.
Татарстан Җөмһүриятенең Дәүләт байрагы яшел, ак һәм кызыл төстәге аркылы буйлардан торган туры почмаклы тукымадан гыйбарәт. Ак буй байрак киңлегенең 1/15 өлешен тәшкил итә һәм тигез киңлектәге яшел һәм кызыл төстәге буйлар уртасында урнашкан. Яшел буй – өстә. Байракның киңлеге озынлыгына карата 1:2 нисбәтендә.
Татарстан Җөмһүрияте Дәүләт байрагының яшел төсе – язның яшеллеген, агы – чисталыкны, кызылы – дәртне, көчне, тормышны аңлата.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.