From Wikipedia, the free encyclopedia
Тамара Носова, Тамара Макар кызы Носова (рус. Тамара Макаровна Носова, 1927 елның 21 ноябре, ССРБ, РСФСР, Мәскәү — 2007 елның 25 марты, шунда ук) — РФ кино актрисасы, РФ халык артисты (1992). Сталин премиясе лауреаты. Күпчелек комик пландагы рольләрдә уйнап, танылу алган.
Тамара Носова | |
---|---|
Туган телдә исем | рус. Тамара Макаровна Носова |
Туган | 21 ноябрь 1927 ССРБ, РСФСР, Мәскәү |
Үлгән | 25 март 2007 (79 яшь) ССРБ, РСФСР, Мәскәү |
Күмү урыны | Ваганьков зираты[d] |
Милләт | рус |
Ватандашлыгы | ССРБ→ РФ |
Әлма-матер | С. А. Герасимов исемендәге Бөтенрусия дәүләт кинематография институты[d] |
Һөнәре | киноактриса |
Җефет | Виталий Губарев[d] |
Бүләк һәм премияләре | |
1927 елның 21 ноябрендә ССРБ башкаласы Мәскәү шәһәрендә җаваплы хезмәткәр гаиләсендә туган. Әнисе заводта цех башлыгы урынбасары булган. Мәктәптә укыганда, театр түгәрәге оештырып, спектакльләр куя. 1945 елда зур конкурс (бер урынга сиксән кеше) узып, ВГИКка укырга керә, Нонна Мордюкова, Вячеслав Тихоновлар белән бер төркемдә (Борис Бибиков, Ольга Пыжова курсы) укый, 1950 елда ВГИКны тәмамлый. Икенче курста укыганда, режиссер Сергей Герасимов «Яшь гвардия» (рус. Молодая гвардия) фильмында Валя Филатова ролендә уйнарга чакыра.
1950—1953 елларда һәм 1990 елдан — килешүләр буенча хезмәт куя, 1953—1990 елларда — Киноактёр театр-студиясе актрисасы. 1991 елда кыскартуга эләгә[1].
1950 елда Юлий Райзманның «Алтын Йолдыз кавалеры» (рус. Кавалер Золотой Звезды) фильмында Анфиса ролендә уйный. Әлеге роле өчен Сталин премиясенә лаек була, ләкин премияне ала алмый, дипломатка кияүгә чыгып, Австриягә китеп бара. Бик тиз әйләнеп кайта. Әйләнеп кайткач, кинода төшүен дәвам итә. 1952 елда «Ревизор» (рус. Ревизор, Мария Антоновна Сквозник-Дмухановская ролендә), 1954 елда «Швед шырпысы» (рус. Шведская спичка, Акулина ролендә), 1969 елда «Бертуган Карамазовлар» (рус. Братья Карамазовы, Мария Кондратьевна ролендә) фильмнарында уйный.
«Исәнмесез, мин сезнең тутагыз !» (рус. Здравствуйте, я ваша тётя !) фильмында донна Роза (Donna Rosa d'Alvadorez) роле шулай ук танылу китерә.
1980 елларда «Тынычлык булмаячак» (рус. Спокойствие отменяется), «Кара дроздлар сере» (1983, рус. Тайна черных дроздов, Mrs. Crump ролендә), «Үле җаннар» (рус. Мертвые души, Коробочка ролендә) фильмнарында уйный.
1994 елда соңгы уйнаган роле — «Бульвар романы» (рус. Бульварный роман) фильмында Фанни Львовна Эделһейм роле.
I ире (1950—1956 елларда) — Олег Малинин, дипломат.
II ире — артист Юрий Соколов-Боголюбов (1928 — 1975).
III ире (1961-1967 елларда) — язучы Виталий Губарев (1912 — 1981).
IV ире (1970—1975 елларда) — режиссёр Николай Засеев-Руденко (1933)[2].
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.