From Wikipedia, the free encyclopedia
Сәет — Татарстан Республикасының Тукай районындагы Сәмәкәй авыл җирлегенә керүче авыл.
Почта индексы — 423881.
1920 елга кадәр авыл Уфа губернасы Минзәлә өязе Нөркәй волостена керә. 1920 елдан Татарстан АССР Минзәлә, 1921 елдан Чаллы кантоннары составында. 1930 елның 10 августыннан Чаллы, 1935 елның 10 февраленнән Ворошилов, 1957 елның 29 ноябреннән Яңа Юл, 1959 елның 12 октябреннән Минзәлә, 1984 елның 4 июненнән Тукай районнарына кертелгән[2].
2002 елга кадәр авыл җирләрендә игенчелек, терлекчелек, дуңгызчылык белән шөгыльләнгән «Ленар» күмәк хуҗалыгы урнаша. Соңрак җирләр игенчелек белән шөгыльләнүче «Кама» агрофирмасына, бәрәңге үстерү белән шөгыльләнүче «Шилнә» ПК га бирелә.
Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[3]. Уртача еллык һава температурасы 3.9 °C.[4]
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.