From Wikipedia, the free encyclopedia
Сергей Колесов (24 ноябрь 1950 ел) — химик. Химия фәннәре докторы (1985), профессор (1990). Башкортстан Республикасының мәгариф отличнигы (2004). Россия Федерациясенең мактаулы югары профессиональ белем бирү хезмәткәре (2013).
Сергей Колесов | |
---|---|
Туган | 24 ноябрь 1950 (73 яшь) Уфа, РСФСР, СССР |
Ватандашлыгы | СССР Россия |
Әлма-матер | Башкорт дәүләт университеты |
Һөнәре | химик, университет профессоры |
Эш бирүче | Башкорт дәүләт университеты |
Гыйльми дәрәҗә: | химия фәннәре докторы[d] |
Гыйльми исем: | профессор |
Сергей Викторович Колесов 1950 елның 24 ноябрендә Уфада туа. 1973 елда Башкорт дәүләт университетының химия факультетын тәмамлый һәм шунда укыта башлый. Башкорт дәүләт университетының югары молекуляр берләшмәләр кафедрасы каршындагы аспирантурада укый.
1977 елда «Исследование влияния некоторых металлсодержащих соединений на термораспад поливинилхлорида» темасына кандидатлык диссертациясе яклый.
1984 елда «Химическая стабилизация полимеров винилхлорида» темасына докторлык диссертациясе яклый. 1990 елда профессор исемен ала.
1985 елдан әлеге көнгә кадәр Башкорт дәүләт университетының Югары молекуляр берләшмәләр кафедрасы штатында эшли (2004 елдан 2011 елга кадәр — кафедра мөдире)[1].
2002 елдан хәзерге Россия Фәннәр академиясе Уфа фәнни үзәгенең Органик химия институтының лаборатория, 2011 елдан — полимерлар бүлеге мөдире. БДУ-да Д 002.004.01 (ИОХ УНЦ РАН) һәм Д 212.013.10 диссертация советлары әгъзасы булып тора. 15 фән кандидатын һәм 3 фән докторын әзерләгән.
Фәнни хезмәтләре галоидлы полимерларның һәм полимер катнашмаларының таркалуы һәм стабильләшүе, комплекслы‑радикаль полимерлашу проблемаларына багышланган. Колесов тарафыннан полимерларның химик стабильләштерү концепциясе төзелгән; аның катнашлыгында җиңел, электротехника һ.б. сәнәгать тармаклары өчен поливинилхлорид нигезендә материаллар, кече габаритлы турбулент реакторларны файдаланып химия һәм нефтехимия продуктларын (дихлорэтан, хлорлы этил,алкилбензин) синтезлау технологияләре уйлап табылган, алар "Каустик" ЯАҖ‑нда, "Салаватнефтеоргсинтез" ААҖ‑ндә кертелгән, сынаулар Яңа Уфа НЭЗ‑ында үтә торган.
Төп басмалар исемлегендә 460‑тан артык фәнни хезмәт һәм 69 уйлап табу авторы, шул исәптән 4 монография, рецензияләнгән журналларда 296 мәкәлә.
Россия һәм Башкортстан предприятиеләрендә кертелгән 13 уйлап табуы бар.[1].
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.