From Wikipedia, the free encyclopedia
Сара Алпыс кызы Назарбаева (каз. Сара Алпысқызы Назарбаева; 1941 елның 12 феврале, Кызыл Җар авылы, Караганда өлкәсе, Казакъ ССР, ССРБ) — Бөбек милли фондына нигез салучы һәм аның Президенты. Казакъстанның беренче Президенты Нурсолтан Назарбаевның хатыны.
Сара Назарбаева | |
---|---|
Туган телдә исем | каз. Сара Алпыс қызы Назарбаева |
Туган | 12 февраль 1941 (83 яшь) Кызылъяр (Бокар Җырау районы), Бухар-Жырауский район[d], Караганды өлкәсе, Казакъ Cовет Социалистик Республикаcы, СССР |
Ватандашлыгы | СССР Казакъстан |
Һөнәре | сәясәтче |
Җефет | Нурсолтан Назарбаев |
Балалар | Дарига Нурсултановна Назарбаева[d], Динара Нурсултановна Кулибаева[d] һәм Алия Назарбаева |
Сара Назарбаева 1941 елның 12 февралендә Караганда өлкәсенең Кызыл Җар авылында туа. Куандык ыруы Морат токымыннан Аргын нәселеннән килеп чыга.
Бер тапкыр кияүдә була, 1962 елда Нурсолтан Назарбаевка кияүгә чыга. Өч кызы (Дарига, 1963; Динара, 1967; Алия, 1980), сигез оныгы (Нурали, 1985; Алтай, 1990; Айсултан, 1990—2020; Венера, 2000; Дениза, 2004; Алиша, 2010; Тиара, 2007; Алсара, 2011), ике оныкчыгы (Лаура, 2003; Алан, 2005) бар.
1992 елның февраленнән — «Бобек» Республика балалар хәйрия фондына нигез салучы һәм президенты.
1994 елның июленнән — «Казакъстанның SOS балалар авыллары» фонды президенты («Киндердорф Интернациональ» Австрия фонды филиалы).
1999 елның мартыннан «Демография» хәйрия фондының Попечительләр советы рәисе.
«Үзаң» дип аталган әхлакый-рухи кыйммәтләрне торгызу буенча белем бирү проекты авторы: аның төп максаты — гомумкешелек кыйммәтләрен торгызу, балаларны үз-үзе белән һәм әйләнә-тирә дөнья белән гармониядә яшәргә өйрәтү.
Сара Назарбаева сәламәт яшәү рәвешенә багышланган берничә китап авторы:
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.