From Wikipedia, the free encyclopedia
Рене́ Дека́рт (фр. René Descartes) — француз математигы, фәлсәфәче, физик һәм физиолог, аналитик геометрияне нигезләүче.
фр. René Descartes лат. Renatus Cartesius | |
Илтамга | |
Җенес | ир-ат[1][2] |
---|---|
Ватандашлык | Франция |
Туу датасы | 31 март 1596[3][1][4][…] |
Туу урыны | Декарт (Эндр һәм Луара), Турень[d], Франция патшалыгы[5] |
Чукыну датасы | 3 апрель 1596 |
Үлем датасы | 11 февраль 1650[3][1][4][…] (53 яшь) |
Үлем урыны | Стокһолм, Швеция[3][6] |
Үлем төре | табигый үлем[d] |
Үлем сәбәбе | пневмония[5] |
Җирләнгән урыны | Сен-Жермен-де-Пре[d][5][7] |
Ата | Joachim Descartes[d] |
Ана | Jeanne Brochard[d][8] |
Кардәш | Pierre Descartes[d] |
Никахтан тыш партнёр | Хелена Янс ван дер Стрём[d] |
Балалар | Franccine Descartés[d] |
Туган тел | француз теле |
Язма әсәрләр теле | француз теле |
Һөнәр төре | фәлсәфәче, математик, музыка белгече, физик, йолдызбелгеч, музыка теоретигы, корреспондент, создатель автоматов, хәрби хезмәткәр, язучы |
Эшчәнлек өлкәсе | фәлсәфә[9], метафизика[d], эпистемология[9], математика[9], механика, Картезианство[d][9], рационализм[9], физика[9], оптика[9], музыка теориясе[d][9] һәм аваз[d][9] |
Башкарган вазыйфа | профессор |
Әлма-матер | collège Henri-IV de La Flèche[d][5], Лейден университеты[d], Утрехт университеты[d] һәм Милли хәрби көллият[d] |
Диссертация | Descartes' 1616 Law Thesis[d][10] |
Фәнни җитәкче | Исаак Бекман[d][11] һәм Голиус, Якобус[d][11] |
Шәкертләр | Gilles-François Boulduc[d] һәм René Fédé[d] |
Активлык урыны | Ла-Флеш[9], Пуатье[9] һәм Стокһолм[9] |
Сәнгать юнәлеше | рационализм |
Әгъзалык | Франция фәннәр академиясе[d] |
Йогынтысын кичергән | Әфләтүн, Аристотель, Ансельм Кентерберийский[d], Фома Аквинский, Уильям Оккам[d], Франсиско Суарес[d] һәм Марен Мерсенн[d] |
Сурәтләнә | Portrait of René Descartes[d] |
Нинди вики-проектка керә | Проект:Математика[d] |
Әсәрләр җыентыгы | Geldersch Landschap en Kasteelen[d][12] һәм Амстердам шәһәр музее[d][13] |
Автор буларак авторлык хокуклары халәте | автор хокукларына иялек вакыты тәмам[d] |
Commons Creator бите | René Descartes |
Рене Декарт Викиҗыентыкта |
Декарт Франциянең Лаэ дигән шәһәрендә дворян гаиләсендә туа. Белемне иезуитлар мәктәбендә ала һәм хәрби хезмәт үти. Берничә елын сәяхәттә уздырганнан соң, Нидерландлар корольлегенә күченә. Шунда ул үзенең иң танылган гыйльми хезмәтләрен иҗат итә.
Рене Декарт, физика, математика һәм космология фәннәре өлкәсендә шөгыльләнеп, үзен зур галим итеп таныта. Бу фәннәр буенча ул өр-яңа фикерләр әйтә.
Декарт аналитик геометриягә нигез сала.
Декартның космология буенча әйткән фикерләре бик әһәмиятле. Ул, Коперникның карашларына кушылып, Кояш системасының ничек килеп чыгуы турында язып чыга.
Декартның материя турындагы карашлары шактый каршылыклы. Материяне ул сузылган аралык рәвешендә генә аңлый. Аның сыйфатлары: озынлык, киңлек һәм биеклек. Материя, Декартның карашынча, матдәгә кайтып калмый, дөресрәге, ул матдә түгел, бәлки, югарыда әйтелгәнчә, сузылган аралык. Аның чиге юк, ул чиксез бүленүгә дә дучар (аның бу фикере Демокритның атом теориясен инкяр итә).
Декарт хәрәкәтне Ньютонча аңлатырга тырыша, ягъни хәрәкәт материянең әүвәлдән үк булган сыйфаты түгел. Материяне хәрәкәткә китерү өчен, янәсе, ниндидер этәрүче көч кирәк булган. Гомумән, материя белән хәрәкәт берлек-тәге күренешләр түгел, дип санау механистик материализмга характерлы хасият.
Декартча, җан белән тән аерым җисемнәр. Хайван җан дигән нәрсәдән мәхрүм, ә кешегә ул Аллаһ тарафыннан бирелгән. Декарт танып белү теориясенә үзенчәлекле карашларын өсти. Декартны агностиклар рәтенә кертеп карау дөрес булмас иде. Ләкин ул бар нәрсәне белү дигән карашны икеләнебрәк бәяли. Декарт заманында, бигрәк тә аңардан соң, танып белүдә скептицизм, агностицизм көч җыя башлаган була. Бу, аеруча, Юм фәлсәфәсендә урын таба. Ул, — дөнья турындагы бар-лык белемнәрне шиккә куеп: «Мин хәтта үзем турында да — яшимме яисә яшәмимме — берни дә әйтә алмыйм»,— дигән булган. Декарт бу мәсьәләне (Юмга хәтле үк инде) башкача чишә алган. «Мин фикерлим, димәк, мин яшим» дигән фәнни гыйбарә калдырган.
Декартлар заманында танып белү теориясе өлкәсендә ике капма-каршы концепция барлыкка килә: сенсуализм һәм рационализм. Әгәр дә сенсуализмны башлап җибәрүче Джон Локк дип карасалар, рационализм башында Декарт торган, дип санала. Әгәр дә сенсуализм өчен индуктив методны абсолютлау хас булса, рационализм өчен дедуктив методны алга кую характерлы. Декартның рационализмга тартымлы булуын аңлау читен түгел, чөнки ул математик булган.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.