From Wikipedia, the free encyclopedia
Равил Рахмани (псевдоним, чын исеме Равил Фәйзрахман улы Кукушкин (1949 елның 8 мае, Буа районы Атау-Толымбай авылы) — әдәбият белгече, нәшрият мөхәррире, шагыйрь. ТР ФА Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият бүлеге мөдире (2007 елдан). ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1982). Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1999). Филология фәннәре кандидаты (1985). Гыйльми эшчәнлеге әдәбият теориясенә, татар балалар шигъриятен өйрәнүгә, фольклорга, ХХ гасыр әдәбиятына багышланган. 700 татар әдибе турында ике томлы «Әдипләребез» исемле белешмәлек автордашы (2009, Р. Даутов белән бергә). «Кыйбла» нәшрияты ачып, татар телендә дин китапларын башлап чыгаручы.
Равил Рахмани | |
---|---|
Туган телдә исем | Равил Фәйзрахман улы Кукушкин |
Туган | 8 май 1949 (75 яшь) СССР, РСФСР, ТАССР, Буа районы, Атау-Толымбай |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | СССР→ РФ |
Әлма-матер | Казан (Идел буе) федераль университеты |
Һөнәре | әдәбият галиме, мөхәррир |
Җефет | Асия |
Балалар | кызы Сәрия |
Ата-ана |
|
Бүләк һәм премияләре | Гаяз Исхакый премиясе (2021) |
Гыйльми дәрәҗә: | филология фәннәре кандидаты[d] |
1949 елның 8 маенда Татарстан АССР Буа районы Атау-Толымбай авылында биш балалы гаиләдә туган. Әтисе, МТС эшчесе, механик Фәйзрахман 1956 елда вафат. Әнисе Әминә (Бибиәминә) Җәләлетдин кызы — язучы Гомәр Толымбайның сеңлесе.
Буада Вахитов исемендәге урта мәктәпне, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген (1971) тәмамлаган. Диплом эшенең (җитәкчесе Нил Юзиев) темасы: «Поэзиядә логик фикерләү». КДУның татар әдәбияты кафедрасында аспирантура тәмамлый (1974, җитәкчесе Хатип Госман). Татар балалар шигъриятен өйрәнә. «Поэзиядә ассоциатив фикерләү» темасына диссертация язып тәмамлый. Ләкин шул ук елны Мәскәүнең Югары аттестация комиссиясе милли азчылык телләрендә язылган диссертацияләрне кабул итми башлый. Ике елдан соң, "фәнни хезмәтләр бары рус телендә генә язылырга тиеш" дигән рәсми карар чыга. Шул сәбәпле Равилнең диссертациясе якланмый кала, чөнки автор аны рус теленә күчереп язудан һәм рус телендә яклаудан баш тарта. Яшь галим унбер ел үткәч кенә «Татар совет балалар әдәбияты (үсеш үзенчәлекләре һәм шигъри аерымлык мәсьәләләре)» темасына филология фәннәре кандидатлыгына диссертация яклый (1985).
10 яшеннән шигырьләр яза. Дистәләгән шигырьләре Буа районы «Яңа юл» («Байрак») газетасында басыла. Үсмер чагында Хәсән Туфаннан, Илдар Юзеевтан шигъри иҗат турында дәрес ала. Шигырьләр язса да, хезмәт вазифасы китап нәшриятында булса да, иҗат җимешләрен бастырырга бик ашкынып тормаган. Шигъри иҗатын 30-40 елга туктатып торып, фәнгә кереп китә.
«Мең чакрымга мең чакрым» шигырьләр җыентыгын Миргазыян Юныс югары бәяли [1].
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.