From Wikipedia, the free encyclopedia
Наратлар, шулай ук ылыслылар (лат. Pinales, шулай ук — Coniferales) — Pinopsida сыйныфының биологик тәртибе, үз эченә безнең көнгә килеп җиткән барлык ылыслы үсемлекләрне колачлаган: кедр (эрбет агачы), нарат, чыршы, ак чыршы (пихта), карагач, секвойя, кипарис, артыш һәм тиле нарат (тис).
Наратлар рәтенә (Finales) — наратчалар гаиләлеге (Pinaсеае) гына керә. Бу — ылыслылар арасында иң эре гаиләлек. Алар, киң таралуы һәм зур күләмдә биомасса туплау буенча, чәчәкле үсемлекләр семьялыкларын да уздыра. Семьялыкта 10 ыруг һәм 250 гә якын төр исәпләнә. Ареалы — нигездә Төньяк ярымшар. Бары тик Меркуза нараты (Pinus mercusii) гына экватор аша Көньяк ярымшарга үтеп керә. Наратчалар — мәңге яшел, кайбер төрләре яфрагын кою-чан, агаччыл, яки куакчыл үсемлекләр (82 рәс.) Яфраклары энәсыман, кабырчыксыман, сирәк кенә тар ланцентсыман формада. Бәбәктә 2—7 ел утыра. Яфракларның зурлыгы төрлечә. Мәсәлән, ак кайрылы ак чыршының (Abies nephrolepis) яфраклары бик вак була, ә сазлык наратының (Pinus palustris) ылыслары 45 см га кадәр җитә.[3]
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.