From Wikipedia, the free encyclopedia
Митрофан Борисович Греков (1911 елга кадәр — Митрофан Павлович Мартынщенко) (1882 елның 3 (15) июне, Шарпаевка утары, Дон гаскәре өлкәсе — 1934 елның 27 ноябре, Акъяр, ССРБ) — рус совет рәссамы-баталист.
Митрофан Греков | |
---|---|
Туган телдә исем | рус. Митрофан Борисович Греков |
Туган | 3 (15) июнь 1882 Шарпаевка[d], Колушкинское сельское поселение[d], Тарасовский район[d], Ростов өлкәсе, СССР |
Үлгән | 27 ноябрь 1934[1][2] (52 яшь) Акъяр, Кырым АССР, РСФСР, СССР |
Күмү урыны | Новодевичье зираты[d] |
Ватандашлыгы | Россия империясе СССР |
Әлма-матер | Император сынлы сәнгать академиясе[d] |
Һөнәре | рәссам |
Митрофан Греков 1882 елның 3 (15) июнендә Дон гаскәре өлкәсенең Донецк өлкәсе Янов волосте Шарпаевка хуторында казак гаиләсендә туа. Чын исеме — Митрофан Павлович Мартынщенко.
15 яшендә башта Одесса сәнгать училищесына (Кирияк Костандида) рәсем ясарга өйрәнергә керә, аннары 5 елдан соң, имтиханны уңышлы тапшырганнан соң, Петербург сәнгать академиясенә эләгә, анда баталь жанр классигы Илья Репин һәм Франц Рубода белем ала. Уку вакытында Рубоның «Акъярны саклау» һәм «Бородин сугышы» панорамалары өстендә эшли.
1911 елда «Волы в плугу» конкурс эше өчен рәссам исеме бирелә.
1912 елдан Атаман полкының лейб-гвардиясендә хезмәт итә.
Беренче бөтендөнья сугышында өч ел фронтта сугышкан, аннан бик күп рәсемнәр алып кайткан. 1917 елда авыр яралану һәм сәламәтлек белән бәйле мәсьәләләр нәтиҗәсендә демобилизацияләнә.
Ватандашлар сугышында Кызыл Армия составында сугыша, 1920 елда үз теләге белән китә. 1920 елларда Будённыйның Беренче ат армиясен ясый һәм Кызылларның Ак гвардиячеләрне җиңүгә багышланган баталь картиналар сериясен оештыра.
1927 елда Новочеркасскта Митрофан Грековның беренче шәхси күргәзмәсе уза.
1930 елда Революцион Россия рәссамнар ассоциациясе әгъзасы була.
1931 елда Мәскәүгә күчеп килә.
Иң танылган картиналар: «Беренче ат армиясе торбачылары», «Тачанка», «Егорлык сугышы», «Шайтан күпере», «Кызылларның Баклановская станицасына керүе», «Генерал Павловның туңган казаклары», «Царицын оборонасы». 1934 елда «Перекоп һөҗүме» панорамасын ясаучы коллективны җитәкли.
1934 елның 27 ноябрендә Акъярда «Перекоп» панорамасы өстендә эшләгәндә вафат була. Мәскәүдә Новодевичье зиратында җирләнгән[3].
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.