From Wikipedia, the free encyclopedia
Ләтиф Бәшир улы Сәфәров (әзери. Lətif Bəşir oğlu Səfərov; 1920 елның 30 сентябре, Шуша, Азәрбайҗан ССР — 1963 елның 12 декабре, Бакы, Азәрбайҗан ССР) — Азәрбайҗан совет режиссёры, Азәрбайҗан ССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1960).
Ләтиф Сәфәров | |
---|---|
Туган телдә исем | әзери. Lətif Bəşir oğlu Səfərov |
Туган | 30 сентябрь 1920 Шуша[d], Азәрбайҗан Совет Социалистик Республикасы |
Үлгән | 12 декабрь 1963 (43 яшь) Бакы, Азәрбайҗан Совет Социалистик Республикасы, СССР |
Үлем сәбәбе | утлы коралдан ату ярасы[d] |
Ватандашлыгы | СССР |
Әлма-матер | С. А. Герасимов исемендәге Бөтенрусия дәүләт кинематография институты[d] |
Һөнәре | кинорежиссёр, актёр, сценаричы |
Җефет | Шөвкәт Әләкбәрова |
Ләтиф Сәфәров 1920 елның 30 сентябрендә Шушада туа. 7 яшендә Л. Мурның «Гилән кызы» фильмында төшә. 1928—1931 елларда Бакыда «Севиль», «Ләтиф», «Көнчыгышка юл», «Алтын куак» фильмнарында төшә[1]. 1931 елда Гәнҗә педагогика техникумына укырга керә. Аны тәмамлаганнан соң Бакыга кайта, дубляж бүлегендә актёр, аннары режиссёр ассистенты булып эшли, «Чапаев», «Ленин Октябрьдә», «Без Кронштадтан» кебек танылган фильмнарны азәрбайҗан телендә яңгырата.
1940 елда Мәскәү кинематография институтының (ВГИК) режиссура факультетына Григорий Козинцев курсына укырга керә. Башланган сугыш укуны туктата. 1941—1946 елларда Бәрдәдә укытучы булып эшли. 1946 елда ул Мәскәүгә әйләнеп кайта һәм ВГИКта белем алуын дәвам итә[2]. Эльдар Рязанов, Виллена Азарова, Станислав Ростоцкий, Вениамин Дорман, Лия Дербышеваның курсташлары була. 1950 елда укуын тәмамлап, Бакы киностудиясендә эшли башлый. 1950 еллар башында берничә документаль фильм куя.
1955 елда ул үзенең беренче «Яраткан җыр» («Бәхтияр») фильмын төшерә. Төп рольгә Рәшит Бәйбутов чакырыла. Фильмда композитор Тофик Кулиев иҗат иткән «Бакы», «Зибәйдә», «Алтын балдак» җырлары яңгырый. 1957 елда Ләтиф Сәфәров Хәсән Сәидбәйлинәң «Авыл табибы» әсәре мотивлары буенча «Эссе һава астында» дигән нәфис фильм төшерә. 1958 елда ул «Бакы һәм бакылылар» киночеркын төшерә. Соңрак мәңгелек мәхәббәт турында «Ләйлә вә Мәҗнүн» фильмын төшерә. 1958 елда аны Аззрбайҗан ССРның Кинематографистлар Берлегенең беренче секретаре итеп сайлыйлар.
1963 елның 12 декабрендә Ләтиф Сәфәров үз-үзенә кул сала.
Беренче хатыны — Васюкова Фаина Николаевна (1920—2003). 1946 елдан 1956 елга кадәр өйләнешкән булалар.
Соңрак Ләтиф Сәфәров Азәрбайҗан җырчысы Шөвкәт Әләкбәровага өйләнә. Бу никахта парның улы Бәшир туа. Үз-үзенә кул салганнан соң, аның хатыны Әләкбәрова бүтән кияүгә чыкмаган, тормышын карьерага һәм гаиләгә багышлаган.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.