From Wikipedia, the free encyclopedia
Буканова Люция Гафар кызы (22 сентябрь 1947 ел) — галим-табиб, җәмәгать эшмәкәре. Санкт-Петербург Башкорт милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе. Медицина фәннәре кандидаты.
Туу датасы | 22 сентябрь 1947 (76 яшь) |
---|---|
Туу урыны |
Зилаер районы, БАССР, РСФСР, СССР Матраевский район[d], БАССР, РСФСР, СССР |
Һөнәр төре | табиб, җәмгыять активисты |
Академик дәрәҗә | медицина фәннәре кандидаты[d] |
Люция Гафар кызы Буканова 1947 елның 22 сентябрендә Башкорт АССР-ының Матрай районы (хәзерге Башкортстан Республикасының Җылаер районы) Юлдыбай авылында туган.
Югары мәктәп укытучысы, тарих фәннәре докторы, профессор Буканова Гөлчәчәк Гафар кызының бертуган апасы.
Санкт-Петербург шәһәрендә яши, актив җәмәгатьче.
Һөнәре буенча табиб, ВТЭК рәисе булып эшли.
1985 елда Ленинград шәһәренең Ленсовет исемендәге мәдәният сараенда Башкорт фольклор ансамбле оештырыла. Аның иҗади эшмәкәрлегендә Люция Гафар кызы да шулай ук табиб булып эшләгән тормыш иптәше Зөбәер Мусин белән бергә катнаша. 1987 елда Люция Гафар кызы ансамбльгә җитәкчелек итә башлый.
1989 елда «Ирәндек» фольклор ансамбле нигезендә Ленинград шәһәрендә беренче Башкорт мәдәният-мәгърифәт җәмгыяте оештырыла. Аның рәисе итеп шул вакыт «Ирәндек» фольклор ансамбле җитәкчесе булган, Люция Гафар кызы Буканова сайлана.
1997 елда Санкт-Петербургта Башкорт милли-мәдәни автономиясе (ММА)оештырыла. Аны оештырган академик, шагыйрә Әлмира Талха кызы Бикколова, вафат булганга кадәр, ягъни 2013 елгача оешмага җитәкчелек итә. Моннан соң Башкорт милли-мәдәни автономиясе җитәкчелек итүне Л. Г. Букановага йөклиләр, 2013 елдан әлеге көнгә кадәр ул бу эшне зур җаваплылык һәм активлык белән алып бара[1]
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.