From Wikipedia, the free encyclopedia
Көньяк себер расасы (туран расасы[1], туранилар[2]) — совет һәм русия антропологиясе термины, монголоид һәм европеоид расалар кушылуы нәтиҗәсендә барлыкка килгән расага карата кулланыла (метислык). Көньяк себер расасын кайчак турани дип атыйлар[3]. Россия антропологиясендә «туран расасы» термины иске дип санала.
Көньяк себер расасы | |
... хөрмәтенә аталган | Туран[d] |
---|
Көньяк себер расасы совет антропологы А. И. Ярхо тарафыннан өйрәнелгән[4]. Башлыча Көньяк Себернең көнбатышында һәм Урта Азияда киң таралган, бигрәк тә казакъларга һәм кыргызларга хас[5].
Бу расага хас билгеләр: йөзе озынча, киң, сизелерлек җәенке, чәчләре тура яки дулкынланып тора, гадәттә кара, күз төсләре төрле, борыннары көмрерәк яки туры, гадәттә ярайсы зур, иреннәре уртача калынлыкта. Аңа охшаш урал расасыннан монголоид чалымнары көчлерәк булуы белән аерыла: йөзе һәм башы зур, эпикантусы ешрак, тән тиресе коңгыртрак, көмре борынлылар кимрәк очрый[5]. [6].
Көньяк себер расасы монголоидлар һәм европеоидлар катнашуы нәтиҗәсендә килеп чыккан. Алай дип әйтергә борынгы дәлилләр җитәрлек. Башлап евразия далаларында табылган европеоид һәм монголоид сызатлары кушылган баш сөякләре ярыйсы аныклык белән б.э.к. I мең ел элекке дип билгеләнә, әммә көньяк себер расасы төрки һәм монголлар дулкын-дулкын булып экспансия эшләве аркасында арта барган һәм үскән. Монголиядән, ә соңрак казакъ кабиләләре көньяктан көнбатышка таба күченә барганнар. Шул мәлдән көньяк себер расасының хәзерге замангача үсешен күзәтергә була[3].
Гомуми алганда, башкортлар европеоид һәм монголоид раса аралыгындагы йөз чалымнарына ия. Антропологик эзләнү башкортларның дүрт төп антропологик тибын ачыклаган: ак йөзле европеоид, субурал, понтий, көньяк себер расасы. Көньяк себер расасы башкортлар арасында ярыйсы соң барлыкка килгән һәм бу IX—XII гасырлардагы төрки һәм XIII—XIV гасырлардагы кыпчак белән кушылуга бәйле[7].
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.