Чаллы урамнарының берсе From Wikipedia, the free encyclopedia
Кәрим Тинчурин исемендәге бульвар (рус. Бульвар имени Карима Тинчурина) — Татарстанның Яр Чаллы шәһәрендәге урам.
Почта индексы 423802. ОКАТО коды 92430000000.
Координатлары 55.694864°, 52.312722°.
Озынлык | 0,43 km[1] |
---|---|
Төбәк | Татарстан |
Шәһәр | Яр Чаллы |
Район | Комсомол районы |
Кисеп үтә |
Габдулла Тукай яр буе урамы һәм Муса Җәлил праспикте |
Яңартылган Кәрим Тинчурин бульвары 2017 елның ноябрендә ачыла. Үзгәртеп коруга 60 млн сум акча тотыла (шуның 22 млн ы федераль бюджеттан, 37 млн ы республика бюджетыннан)[2]. Яңарту проектының авторлары — Чаллы архитекторлары Илдар Мирхаҗиянов, Ольга Кутуева. Бульварны бизәүнең төп темасы — театр. Бульварда Кәрим Тинчурин әсәрләре каһарманнарының силуэтлары урнаштырылган, күләгә театры фигуралары граффитилары ясалган (рәссамнар Марат Билялов һәм Татьяна Спиридонова) [3].
Яр Чаллы шәһәренең (Иске шәһәр) Комсомол районы ГЭС бистәсе 10нчы комплексында, Мәләкәс елгасы агымына аркылы урнашкан урам. Габдулла Тукай яр буе урамы белән киселештә башлана. Муса Җәлил проспекты белән киселештә тәмамлана. Бульвардан проспект аша турыга Муса Җәлил мемориалына узарга мөмкин.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.