From Wikipedia, the free encyclopedia
Ким Әхмәтҗанов премиясе (Ким Әхмәтҗанов исемендәге премия) – Башкортстандагы әдәби премия, дәүләт бүләге.
1992 елда, әдәбият, сәнгать һәм журналистика өлкәсендәге уңышлы хезмәтләрне бүләкләү максатында, Әбҗәлил районы хакимияте тарафыннан булдырылган. Әбҗәлил районы Әлмөхәммәт авылында туган әдәбият галиме Ким Әхмәтҗанов исемен мәңгеләштерүне максат итә.[1]
Һәр елның 5 февралендә, Ким Әхмәтҗановның туган көнендә, Әбҗәлил районында туган әдәбият-сәнгать әһелләренә, журналистларга тапшырыла. Искәрмә буларак, районнан читтә туган шәхесләргә дә тапшырылырга мөмкин.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.