From Wikipedia, the free encyclopedia
Кератит — күзнең мөгезкатлавы ялкынсынуы, нәтиҗәсендә күбесенчә тоныклану, җәрәхәтләнү, авырту һәм күз кызару була. Килеп чыгышы буенча яралану һәм инфекция (грипп, туберкулез һ. б.) нәтиҗәсендә булырга мөмкин. Яшь килү, яктыга түзмәү, блефароспазм, мөгезкатлауның ачыклыгы һәм ялтыравы кимү белән алга таба җәрәхәт һәм авыр өзлегүләр барлыкка килү хас. Кератитның азагы — күзгә ак төшү, күрү начарлану була ала.
Кератит | |
Саклык белгечлеге | офтальмология |
---|---|
Симптомнар | ялкынсыну[1] |
Дәвалануда кулланыла торган дару | loteprednol etabonate[d][2], тропикамид[d][2], натамицин[d][2], lodoxamide[d][2], lodoxamide[d][3], valinegramicidin a[d][4] һәм натамицин[d][5] |
ICD-9-CM | 370[1][6], 370.9[1][6] һәм 370.8[6] |
NCI Thesaurus идентификаторы | C26805[1] |
Кератит Викиҗыентыкта |
Кератит | ||
---|---|---|
МКБ-10 | H16. | |
МКБ-9 | Калып:ICD9 | |
DiseasesDB | 7150 | |
MeSH | D007634 | |
Өске кератит вакытында мөгезкатлауның өске катлавы зарарлана. Өске кератит конъюнктивит, дакриоцистит өзлегүе буларак барлыкка килә ала. Өске кератиттан соң, кагыйдә буларак, мөгезкатлауда эзләр калмый.
Тирән кератит вакытында мөгезкатлауның эчке катлавлары ялкынсынуы бара. Бу очракта мөгезкатлауда җөйләр кала, алар күрү үзәгендә барлыкка килсә, күрү үткенлеген начарлата ала. Моны булдырмас өчен тирән кератит вакытында, кайбер чакта, урынлы күз өчен стероид тамчылар кулланалар. [1]
Барктериаль кератитны килеп чыгаручы иң җитди инфекцияләр булып амебалы инфекция (амебалы кератит) тора. Гадәттә, ул контактлы линза киеп йөргән кешеләрдә очрый. [2] Кагыйдә буларак, авыруны Acanthamoeba садәсе китереп чыгара. Озак вакыттан соң амебалы кератит сукырлыкка китерә ала.
Герпеслы кератиттан соң бик еш "дендритлы җәрәхәтләр" кала, [4] авыру кабатлана ала. Герпеслы кератит өске һәм тирән була ала. Өске формасы нокталы томанлану кебек, клиникасы беленми — мондый формасы сирәк очрый. Тирән формалары мөгезматдәнең эчке катлауларын зарарлый, киң җәрәхәт һәм каты ак төшү белән бара. [5]
Онхоцеркозлы кератитның башлангыч билгесе булып конъюнктиваль-мөгезкатлау синдромы тора: кычыту, яшь килү, яктыга түзмәү, блефароспазм. Конъюнктиваның кызаруы һәм шешүе белән лимб тирәли күчәр ясалу хас (лимбит). Еш кына бу авыру шактый күрү начарлануына һәм сукырлыкка китерә. [6]
Төренә карап, кератитның төрле сәбәбе бар. Алар арасында вируслы һәм бактериаль инфекция, күз яраланулары, гади герпес вирусын йоктыру. Яисә психотроп матдәләр куллану.
Кератитны нәтиҗәле дәвалау өчен үз вакытында билгеләү мөһим роль уйный, чөнки бу авыру еш кына ялгыш итеп аллергия конъюнктивиты дип кабул ителә.
Дәвалау кератит сәбәпләренә бәйле. Һәрхәлдә, авыру вакыттында контактлы линзалар куллануын туктатарга киңәш ителә.
Инфекцияле кератит, кагыйдә буларак, антибактериаль, гөмбәчекләргә каршы яки вирусларга каршы терапияне таләп итә. Гадәттә, кератит вакытында күз тамчылары, дару сәдәпләре, яки хәтта вена эченә препаратлар иньекциясен билгелиләр. Герпеслы яки башка вируслы кератит вакытында Офтальмоферон, эчендә интерферон альфа - 2, димедрол, бор кислотасы, метацель (ясалма яшь) булган күз тамчылары кулланыла. Шулай ук Тобрекс кебек тамчыларны (кушылган бактериаль инфекциягә каршы), ә ялкынсынудан яклау өчен Индоколлир һәм Корнерегель геле кулланыла. Шулай ук Ламифарен-гель куллану мөмкин.
Бактериаль инфекцияләр вакытында антибактериаль чаралар каралган, мәсәлән, левофлоксацин, гатифлоксацин, моксифлоксацин, офлоксацин. Шул ук вакытта стероидлы препаратларны куллану киңәш ителми, чөнки алар авыруның көчәюен, җитди җәрәхәтләнү һәм мөгезматдәнең тишелүенә китерә ала. [5]
Кератитның беренче билгеләре барлыкка килгәч, мөмкин кадәр тизрәк офтальмологка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Чөнки кайбер инфекцияләр нәтиҗәсендә мөгезматдәдә җөйләр барлыкка килеп күрү начарлана ала яки мөгезматдә тишелеп, инфекция күз эченә үтеп кереп, хәтта сукырлыкка китерә ала. Дөрес терапия сайлаганда кератитлар күрүнең җитди начарланусыз уңышлы дәвага бирелә.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.