Иван Минчов Вазов (9 июль 1850 ел22 сентябрь 1921 ел) — киң билгеле болгар шагыйрьләрнең берсе, еш кына «болгар әдәбияты аксакалы» дип атыйлар. Аның иҗатында ике тарихи эпоха — болгар милли яңаруы һәм азат Болгариянең аякка басу чорлары чагылыш тапкан. Болгар Фәннәр академиясе академигы, Болгар Язучылар берлегенең мактаулы рәисе, 1897 елның 7 сентябреннән 1899 елның 30 гыйнварына кадәр Болгар Халык партиясыннан мәгариф министры була.

Кыска фактлар Иван Вазов, Тугач бирелгән исеме: ...
Иван Вазов
Thumb
Тугач бирелгән исеме: болг. Иван Минчов Вазов[1]
Туу датасы: 9 июль 1850(1850-07-09)[2][3]
Туу урыны: Сопот[d], Госман империясе[4]
Үлем датасы: 22 сентябрь 1921(1921-09-22)[2][5][6][…] (71 яшь)
Үлем урыны: София, Өченче Болгария патшалыгы[d][7][8]
Эшчәнлек төре: шагыйрь, новеллачы, язучы, драматург, хөкемче, тәрҗемәче, сәясәтче, прозачы, тәнкыйтьче
Жанр: Эпос һәм лирическая поэзия[d]
Дебют: «Борът» шиғыры
Ябу

Биографиясе

Thumb
Иван Вазов туган йорт. Пловдив өлкәсенең Сопот шәһәре.

Иван Вазов Сопот шәһәре саудагәре Минчо Вазов гаиләсендә 1850 елның 9 июлендә (иске ысул буенча 27 июнендә) туган. Иванның ике абыйсы: Георги Вазов һәм Владимир Вазов — генераллар, ә тагын бер абыйсы Борис Вазов — җәмәгать эшмәкәре һәм сәясәтче.

Иван Вазов училищеда белем ала, яшьтән ук рус әдәбияте белән таныша, шулай ук грек һәм төрек телләрен өйрәнә.

1866 елда Пловдив гимназиясенең 4-се чинына укырга керә, монда француз телен өйрәнә, Пьер Беранже һәм Виктор Гюго шигърияте белән мавыга.

1897 елдан Вазов — Халык фиркасе әгъзасе һәм Константин Стоилов кабинетында халык мәгарифы министры була.

Иван Вазов Софияда 1921 елның 22 сентябрендә, өйендәге төшке аш вакытында апасы Выла һәм кыз туганы Сыбка янында якты дөнъядан китә. Мәрхүм янында министрлар Стоян Омарчевский, Михаил Турлаков һәм Александр Радолов килә. Табиб Сарафовка исә әдипнең үлемен расларга гына кала[9].

24 сентябрьдә Иван Вазов гәүдәсе салынган табутны билгеле болгар әдипләре башкаланың Святая Неделя чиркәвенә алып бара. Левкий епискобы Варлаам Константинов һәм 65 священник катнашлыгында христиан дине буенча җеназаны митрополит Видинский (Неофит Караабов) укый. Мәрхүм белән хушлашырга патша килә, министрлар, баш шәһәр мэры, башка дәүләтләрнең илчеләре, депутатлар һәм язучылар җыела.

Thumb
Иван Вазының соңгы портреты. Авторы Александр Вадиков.



1920 ел.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Wikiwand in your browser!

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.

Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.