Remove ads
From Wikipedia, the free encyclopedia
Иван Иванович Артоболевский (1905 елның 26 сентябре [9 октябре], Мәскәү, Россия империясе — 1977 елның 21 сентябре, Мәскәү, ССРБ) — совет галим-механигы, механизмнар һәм машиналар теориясе өлкәсендә белгеч, ССРБ Фәннәр академиясе академигы, Социалистик Хезмәт Каһарманы (1969).
Иван Артоболевский | |
---|---|
Туган | 26 сентябрь (9 октябрь) 1905[1] Мәскәү, Россия империясе[2] |
Үлгән | 21 сентябрь 1977[1] (71 яшь) Мәскәү, СССР |
Күмү урыны | Новодевичье зираты[d] |
Ватандашлыгы | Россия империясе СССР |
Әлма-матер | Мәскәү дәүләт университеты һәм Мәскәү авыл хуҗалыгы академиясе[d] |
Һөнәре | инженер, сәясәтче |
Эш бирүче | Мәскәү дәүләт университеты, Мәскәү авиация институты[d], РФА машинабелем институты[d] һәм Д. И. Менделеев исемендәге Россия химия-технология университеты[d] |
Гыйльми дәрәҗә: | техник фәннәр докторы[d] |
Иван Артоболевский рухани гаиләсендә туа. 1938 елда әтисе Иван Алексеевич Артоболевский атып үтерелә.
1926 елда К. А. Тимирязев исемендәге Мәскәү авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлый[3]. 1927 елда экстерн белән Мәскәү дәүләт университетының физика-математика факультетының математика бүлеген тәмамлый.
1927 елдан укытучы булып эшли. 1929—1932 елларда Д. И. Менделеев исемендәге Мәскәү химия-технология институтының теоретик механика кафедрасын җитәкли. Институт тарихында иң яшь профессор була[4].
1932—1949 елларда — Мәскәү дәүләт университеты профессоры (башта теоретик механика кафедрасында эшли). 1941 елда МДУ механика-математика факультетында (Б. В. Булгаков белән бергә) механизмнар һәм машиналар теориясе, гироскоплар теориясе, тирбәнешләр теориясе, идарә итү теориясе өлкәләрендә эшләрне активлаштыруны тәэмин иткән гамәли механика кафедрасын оештыра. Артоболевский бу кафедрада мөдир вазыйфаларын башкаручы була (1941—1944)[5]. Барлык студент-механиклар өчен мәҗбүри булган «Гамәли механика» курсын укыган[6]. 1942 елдан — Мәскәү авиация институты профессоры.
1937 елдан ССРБ Фәннәр академиясенең машина белеме институтында эшли; механизмнар һәм машиналар теориясе бүлеге мөдире, 1938—1941 елларда — фән буенча директор урынбасары булып эшли.
1939 елда — әгъза-корреспондент, ә 1946 елда ССРБ ФА хакыйкый әгъзасы итеп сайлана.
Бөек Ватан сугышы елларында Инженер-машина төзүчеләр Бөтенсоюз фәнни җәмгыяте рәисе була. 1947 елдан — рәис урынбасары, 1966 елдан — «Гыйлем» Бөтенсоюз җәмгыяте рәисе.
7-9 нчы чакырылыш (1966—1979) ССРБ Югары Советы Союзы Советы депутаты Винница өлкәсенең 430 нчы номерлы Тульчин сайлау округыннан. 9 чакырылыш ССРБ Югары Советы Президиумы әгъзасы (1974—1979)[7][8].
Теоретик һәм гамәли механика буенча ССРБ милли комитетының башлангыч составына керә (1956).
1969 елда 45 илдән торган Машиналар һәм механизмнар теориясе буенча халыкара федерация оештыру инициаторы һәм беренче президенты була, берничә тапкыр аның президенты итеп сайлана[9].
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.