Гагаузия Башканы From Wikipedia, the free encyclopedia
Евгения Гуцул, Евгения Александровна Гуцул (молдав. Evghenia Guțul, гаг. Evghenia Guțul, кыз фамилиясе Буюклы, 1986 елның 5 сентябре, СССР, Молдавия ССР, Вулканешты районы, Етулия) ― Молдова сәясәтчесе, белеме буенча юрист, 2023 елның 14 маенда узган сайлауларда Гагаузия Башканы (башлыгы) итеп сайланган.[1] [2]
Евгения Гуцул | |
---|---|
Гагаузия Башканы | |
Вазыйфада | |
Вазыйфага керешкән 2023 елның 19 июле | |
Президент | Майя Санду |
Аңа кадәр | Ирина Влах |
Шәхси мәгълүмат | |
Туган | 5 сентябрь 1986 (38 яшь) СССР, Молдавия ССР, Вулканешты районы, Етулия |
Сәяси фирка | ШОР партиясе |
Белем | юрист |
1986 елның 5 сентябрендә Молдавия ССР Вулканешты районы Етулия[d] авылында туган. Һөнәре буенча юрист. Керемнәр һәм мөлкәт турында декларациясендә узган ел 4243 лей хезмәт хакы, 15,3 мең лей бала пособиесе, 5 мең евро күләмендә бала тууга бүләк һәм 20 мең евро күләмендә ниндидер бүләк объекты алуын күрсәткән. Шулай ук декларациядә иренең шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльләнүе, ресторан бизнесы өчен савыт-саба һәм инвентарь җибәрүе күрсәтелгән. [3]
2023 елның 14 маенда, якшәмбе көнне, Молдованың автономияле Гагаузия төбәге Башканын (башлыгын) сайлауларның икенче турында (беренче тур 30 апрельдә узган) сайлаучыларның 57,8 % ы тавыш бирү өчен участокларга килгән. Гуцул 27 376 тавыш (52%), аның көндәше, Молдова парламентының экс-депутаты, бәйсез кандидат буларак теркәлгән (әмма аны оппозициядәге Молдова социалистлар партиясе (ПСРМ) актив рәвештә хуплый) Григорий Узун 24 913 тавыш (47,61%) җыйган. [4]
Аның сайлау алды кампаниясе Россия Федерациясе белән дуслыкны ныгыту кирәклеге турында белдерүләргә нигезләнә. [5]
Евгения Гуцул сайлауларга яһүди милләтеннән Молдова олигархы (җырчы Жасминның ире) Илан Шорның[d] Россия яклы «Шор»[d] («ȘOR») партиясеннән барган. Гуцул өчен Россия эстрадасы йолдызлары: Николай Басков, Филипп Киркоров һәм Стас Михайлов агитация үткәрә, «Шор» маркалы клип төшереп, анда Гагаузия гимнын («Тарафым») рус телендә башкаралар. Россиянең ЛДПР партиясе лидеры Леонид Слуцкий Гуцулны Гагаузиянең «киләчәк Башканы» дип атый. [6]
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.