From Wikipedia, the free encyclopedia
Гөлшат Зыязитдинова, Гөлшат Ибраһим кызы Зыязитдинова (1947 елның, 22 сентябре, СССР, РСФСР, БАССР, Авыргазы районы, Толбазы ― 2023 елның 22 июле, РФ, БР, Салават) — башкорт театр һәм кино актеры, Башкортстан Республикасының халык артисты (2003).
Гөлшат Зыязитдинова | |
---|---|
Туган | 22 сентябрь 1947 (76 яшь) Авыргазы районы, БАССР, РСФСР, СССР |
Үлгән | 22 июль 2023 РФ, БР, Салават (шәһәр) |
Ватандашлыгы | СССР Россия |
Һөнәре | актёр |
Җефет | Рим Зыязитдинов |
Балалар | Язгөл, Илнур |
Ата-ана |
|
Зыязитдинова Гөлшат Ибраһим кызы[1] Башкорт АССРның Авыргазы районы Талбазы авылында артистлар Зәкия һәм Ибраһим Әхмәровлар гаиләсендә туган.
Ибраһим Әхмәр улы Әхмәров[2], Салават драма театрының элеккеге директоры була.
1936 елдан алып Дәүләкән колхоз-совхоз театры белән, аннары Авыргазы татар колхоз-совхоз театры белән җитәкчелек итә. 1956 елда Башкортстан хөкүмәте карары белән бу театр Салават каласына күчерелә, һәм башкорт исемен ала.
1973 елда Гөлшат Ибраһим кызы Уфа дәүләт сәнгать институтының театр факультетын тәмамлый. Шул вакыттан алып ул Салават дәүләт башкорт драма театры труппасында эшли.
Зыязитдинова Гөлшат Ибраһим кызы киң диапазонлы артист. Күренекле татар драматурглары Таҗи Гыйззәт (Кыю кызлар»), Рабит Батулла ( «Кичер мине, әнкәй!»), Туфан Миңнуллин («Әлдермештән Әлмәндәр») һ.б. лар әсәрләре буенча куелган спектакльләрдә төп рольләрне башкара.
2023 елның 22 июлендә Салават шәһәрендә 76нчы яшендә вафат. [3]
Театрда һәм кинода эшләгән еллары дәвамында[5] Гөлшат Ибраһим кызы барча 100-дән артык роль башкарды.
2013 елда «Урал Лото» джек-пот лотореясын 10 миллионнан артык сум акча ота!!!
Ире Салават театры актеры БР халык артисты Рим Зыязитдинов (1953―2018),[7] балалары: Язгөл, Илнур.[8]
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.