Гедими́н (рус. Гедими́н, лат. Gedeminne[1], Gedeminnus[2], Godeminnus[3] 1275 чамасы — декабрь 1341) — Бөек Литва кенәзе 1316 елдан 1341 елга кадәр, Гедиминовичлар династиясенә нигез салучы. Аның исемен Литваның иң танылган тарихи һәйкәле — Вильнюстагы Гедимин манарасы йөртә.
Чыгыш
Тарихи чыганаклар җитмәү сәбәптән, шулай ук булган мәгълүматларның тулы булмавы аркасында, Гедиминның килеп чыгышын дөрес итеп билгеләү мөмкин түгел.
Хакимлек иту
Билгеле булганча, башта Гедимин Паграуде җирендә Кведарны һәм Шилале янында замок белән хаким иткән, анда кайбер тикшеренүчеләр тарафыннан аның вотчинасы урнашкан[4][5][6][7].
Мәҗүсилек яклаучы репутациясенә ия булып, Рим папасы һәм башка христиан хөкемдарлар белән сөйләшүләр алып барган.
Волыньга һәм Киевка һөҗүм
Гедимин 1324 елда Руськә һөҗүмгә чыга. Овручны һәм Житомирны алып, ул Станислав Киевскийның гомуми командованиесе астындагы Киев, Переяслав, Чернигов һәм Брянск кенәзләре коалициясе белән каршы бәрелешә.
Үлем
Искәрмәләр
Әдәбият
Wikiwand in your browser!
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.