From Wikipedia, the free encyclopedia
Висагинас – Литвадагы шәһәр. Литва, Беларус һәм Латвия чикләре кисешкән тирәдә урнашкан. Висагинас – Литваның иң яшь шәһәре буларак, шәһәр статусын 1994 елда гына алган. Висагинас беренче чиратта Игналина атом станциясе белән бөтен дөньяга танылган.
Висагинас | |
литв. Visaginas | |
Байрак | Илтамга |
Нигезләнү датасы | 1975 |
---|---|
Рәсми исем | Снечкус һәм Висагинас |
Дәүләт | Литва |
Нәрсәнең башкаласы | Висагинское самоуправление[d] |
Административ-территориаль берәмлек | Висагинское самоуправление[d] |
Сәгать поясы | UTC+02:00 |
Хөкүмәт башлыгы | Даля Штраупайте[d] |
Халык саны | 19 586 (1 гыйнвар 2023)[1] |
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек | 164 метр |
Кардәш шәһәр | Замбрув[d][2], Славутыч[2], Дагда[d][2], Краслава[d][2], Армавир[d][2], Нәваи[2], Лидзбарк-Вармински[d][2] һәм Даугавпилс[2] |
Мәйдан | 58 км² |
Почта индексы | от LT-31100 до LT-31145[3] |
Рәсми веб-сайт | visaginas.lt |
Висагинас Викиҗыентыкта |
1975 елда Игналина атом станциясенең иярчен шәһәре буларак төзелә башланган. 1992 елга кадәр Снечкус исемен йөрткән.
1979[4] | 1989[5] | 2001[6] | 2011[7] |
---|---|---|---|
5 978 | 31 579 | 29 554 | 22 091 |
Милли состав: руслар — 55,0%, литвалылар — 15,0%, белоруслар — 9,7%, поляклар — 8,6%, украиннар — 5,4%, татарлар — 1,0%.[8]
Халыкның 86 процентын этник азчылыклар, шул исәптән татарлар тәшкил итә. Игналина атом станциясене планлаштыру һәм төзү 1970 нче елларда башлана һәм бүтән милләтләр белән бергә бирегә татарлар да килеп, эшкә урнаша.
Бүгенге Висагинас татарлары арасында татарстанлылар да шактый. 1997 нче елда Висагинас татарлары үз оешмаларын төзегәннәр.
Якшәмбе мәктәбендә татар теле укытыла. Висагинас татарларының «Мирас» коллективы. Ел да үткәрелүче Сабантуйларга Латвия, Польша, Эстония, Татарстан һәм башка илләрдән килүчеләр дә бар. Төрле кичәләр дә үткәрелә.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.