From Wikipedia, the free encyclopedia
Безнең дәвер - татар телендә Башкортстанның Миякә районында нәшер ителүче дәүләт иҗтимагый-сәяси газетасы. Атнага өч тапкыр 1 640 данә чыга. 1 000 данәдә башк. «Аҡмулла төйәге» гәҗите таратыла[2].
Безнең дәвер | |
Октябрь | |
Tөр |
Иҗтимагый-сәяси |
---|---|
| |
Гамәлгә куючы |
Башкортстан Республикасының Матбугат һәм киң мәгълүмат чаралары агентлыгы |
Нәшер итүче |
Башкортстан Республикасының "Октябрь" мөхәрририяте" казна оешмасы |
Баш мөхәрир |
Мансур Әминов (татарча гәҗит буенча урынбасары Флёра Шәрипова) |
Штат корреспондентлары |
18 |
Нигезләнгән |
1931 |
Тел | |
Төп офис |
Русия, Башкортстан, Миякә районы, Кыргыз-Миякә авылы, Ленин ур., 19 |
Тиражы |
1 640[1] |
| |
Веб-сайт: www.oktjabr-pressa.ru |
1931 елда Миякә районында беренче татарча гәҗит «Большевик» чыга башлый[3].
Сугышка кадәр һәм сугыштан соң Миякә районында татарча һәм русча ике мөстәкыйль гәҗит чыгып килә.
1932 – 1957 елларда татарча «Басу ударниге», русча «За высокий урожай» исеме белән чыга.
1957 – 1962 елларда район гәҗитләре «Ленин байрагы»/ «Ленинское знамя» исемен ала.
1962 елда районнарны эреләндергән чорда Әлшәй районында нәшер ителгән "Дим" гәҗите таратыла[4].
1965 елдан «Октябрь» район гәҗите чыга башлый. 1990 елдан өч теллегә әйләнә.
2006 елдан татарча «Безнең дәвер» (русча «Октябрь», башк. «Аҡмулла төйәге») булып чыга.
1999 елдан офсет ысулы белән басыла, компьютерда җыела.
Район гәзите исемнәре билгеле дистәләгән язучыны һәм журналистны үстерә. Алар арасында Газиз Абдуллин, Хан Абрайский, Әхнәф Әминев (Әхтәм Әминев - ?), Шәриф Мансуров һәм башкалар бар. Район гәзитенең бүгенге мөхәррире Мансур Әминевның зурәтисе – Бөек Ватан сугышында башын салган яугир-журналист Әхнәф Әминев.[6]
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.