From Wikipedia, the free encyclopedia
Башкортстан Фәннәр академиясе (баш. Башҡортостан Фәндәр академияһы, рус. Академия наук Башкортостана) — Башкортстан Республикасының баш фәнни оешмасы.
Башкортстан Фәннәр академиясе (БР ФА) | |
Оештырылган |
1991 |
---|---|
Президент | |
Урнашу | |
Юридик адрес |
Киров ур., 15, Уфа, Башкортстан, Россия |
Сайт |
Республика Фәннәр академиясе Башкортстан ССРы Югары Советы Президиумы карары белән 1991 елның 6 февралендә оештырыла.
Академия республика фәнни оешмаларының, югары уку йортларының тикшеренү, инновация эшчәнлеген интеграцияләү, аларның үзара бәйләнешен тәэмин итү өлкәсендә зур эш башкара; фән һәм мәгариф, фән һәм икътисад арасындагы хезмәттәшлекне ныгытуга ныклы өлеш кертә. Башкортстан галимнәренең Россиядә, чит илләрдә гыйльми тикшеренүләр алып барган хезмәттәшләре белән аралашуын, тәҗрибә уртаклашуын көчәйтү дә – Фәннәр академиясенең игътибар үзәгендә.
Соңгы елларда республиканың инновация эшчәнлеген интеграцияләү, фәнни-техник тикшеренүләрнең зур өлеше Башкортстан Фәннәр академиясенән читтә тора (БашНИПИнефть, Буринтех, Петон, РН-УфаНИПИнефть, Башгипронефтехим, Уфа моторлар төзү җитештерү берләшмәсе каршында "Мотор" фәнни җитештерү берләшмәсе һәм башка инжиниринг ширкәтләре, Россия Фәннәр академиясе Уфа фәнни үзәге). Башкортстан Фәннәр академиясе — республика фәненең үзәге булып тормый[чыганагы?].
Бүгенге көндә Башкортстан Фәннәр академиясе гыйльми эш белән шөгыльләнүче берничә бюджет һәм автоном учреждениене берләштерә, республика фәнни оешмаларына методик ярдәм күрсәтә.
Башкортстан Фәннәр академиясе алдагы перспективалары аз. Чөнки бу оешма тулысынча (яки зур өлеше) региональ бюджеттан финанслана, региональ фән бюджеты исә бик кечкенә.
1991 елда оештырыган оешманың Россия Фәннәр академиясе Уфа фәнни үзәге белән капма-каршылыгы күзәтелә.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.