Артем Здунов
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Артем Здунов, Артем Алексей улы Здунов (эрз. Артем Алексеевич Здунов, 1978 елның 18 мае, Казан) — икътисадчы, РФ дәүләт эшлеклесе, 2020 елның 18 ноябреннән
Мордовия Башлыгы вазифаларын вакытлы башкаручы[1], 2014—2018 елларда Татарстан икътисад министры, 2018—2020 елларда Дагстан премьер-министры. Икътисад фәннәре кандидаты (2005). Бердәм Россия фиркасе әгъзасы[2].
Remove ads
Тәрҗемәи хәле
1978 елның 18 маенда Казанда туган. Мордва[3]. Казанның 5нче лицеен[4], «Финанслар һәм кредит» белгечлеге буенча Казан дәүләт финанс-икътисад институтын (2000), КФЭИ аспирантурасын (2004), РФ президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе магистратурасын (2011) тәмамлаган. Инглиз телен камил белә. Казан дәүләт финанс-икътисад институтында «Хәзерге заманда Россиянең икътисади иминлеге системасында капиталның читкә китүе» (рус. Отток капитала в системе экономической безопасности современной России) темасына икътисад фәннәре кандидатлыгына диссертация яклаган (2005).
Remove ads
Хезмәт юлы
1996-1998 елда КФЭИ студентларының һөнәри берлеге комитеты рәисе урынбасары.
2000-2001 елларда «Сәнәгати иминиятләштерү компаниясе» ААИҖ иминиятләштерү буена белгече, эчке аудиторы.
2004-2006 елларда Казан финанс-икътисад институтының (2011 елдан КФУ составында) макроикътисад һәм икътисади теория кафедрасы укытучысы.
2006-2010 елларда «Татарстан Фәннәр академиясенең перспективалы икътисади тикшеренүләр үзәге» дәүләт учреждениесенең фән буенча директор урынбасары.
2010-2014 елларда Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары.
2014 елның октябреннән 2018 елның февраленә кадәр Татарстан икътисад министры.
2018 елның 7 февраленнән 2020 елның 18 ноябренә кадәр Дагстан премьер-министры. Дагстан Башлыгы в.в.б. Владимир Васильев 2018 елның 6 февралендә Артем Здунов кандидатурасын республика хөкүмәте җитәкчесе сыйфатында республика парламенты (Халык Җыены) каравына кертә. 7 февральдә Дагстан парламенты кандидатураны раслый (75 депутатның 68 е уңай,5 е каршы тавыш бирә, 2 е нейтраль)[5].
2020 елның 18 ноябреннән Мордовия Башлыгы вазифаларын башкаручы[6].
Remove ads
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Гаиләсе
Өйләнгән, улы һәм кызы бар.
Керем һәм милек
2015 елда биргән декларациясе буенча кереме 6 млн 200 мең сум, 2016 елда 8 млн 539 мең сум (хатыныныныкы 538 мең сум).
Шәхси милкендә ике җир кишәрлеге — 1197 кв. метр һәм 2668 кв. метр.
Күчемсез милке: йорт 162,9 кв.м., 65,4 кв. метрлы фатирның 1/3 өлеше, 148,1 кв. м. фатирның чирек өлеше (калган өлешләренә хатыны һәм балигъ булмаган ике баласы ия), ике машина кую урыны[7].
Санкцияләр
2024 елның декабрендә Евросоюзның санкцион исемлекләренә кертелгән[8].
Искәрмәләр
Сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads
