From Wikipedia, the free encyclopedia
Анапаит, искергән. синоним таманит — фосфатлар сыйныфы минералы, тимер һәм кальцийның сулы фосфаты. Химик формуласы: Ca2Fe2+[PO4]2·4H2O. Составы (%): СаО — 28,18; FeO — 18,05; Р2О5 — 35,67; H2O — 18,1. Өч клинлы сингония[1].
Минерал коңгырт тимерлектә, пыяла ялтыравыклы үтә күренмәле яшелсу кристаллчыклар төрендә шактый сирәк очрый. Беренче мәртәбә Тамань ярымутравының көньяк ярында Железный Рог мысы янында табылган булган (хәзерге вакытта Краснодар крае, Россия) һәм 1902 елда Артур Захс (Arthur Sachs) тарафыннан тасвирланган булган.[2][3] Бу шул ярымутрау коллекция материаллары буенча, Анапа астыннан. Нәкъ менә шул географик атамалардан да аның исемнәре барлыкка килгән «анапаит», «анапит» һәм «таманит»[4][5].
Гәрчә зур тупланмалар булып ятмаса да, табигатьтә киң таралган һәм зур булмаган микъдарларда Кырым (Керич), Италия, Испания, Германия, АКШ һәм башка илләр ятмаларында бар.[6].
Тыгызлыгы — 2,81 г/см3[2], катылыгы 3—4, сызык төсе ак. Тоташлыгы камил.[1].
Анапаитның төсе (лимонлы-яшелдән зәңгәрсу-яшелгә кадәр) зәркән осталары өчен бик җәлеп итүчән, әмма бу минерал зәркән эшләнмәләрендә куллану өчен җитәрлек каты түгел. Кыйммәтле коллекция ташы булып тора, башка практик кулланышы юк.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.