Linux төшен кулланучы операцион система, Debian проектына нигезләнгән From Wikipedia, the free encyclopedia
Ubuntu (зулу «кешелеклелек» [21], «убу́нту» дип әйтелә) — Linux төшен кулланучы операцион система, Debian проектына нигезләнгән. Төп иганәче һәм уйлап табучы — Canonical Компаниясе. Хәзерге вакытта ирекле кулланучылар тарафыннан киң үсеш ала [22].
Ubuntu | |
Нигезләнү датасы | 20 октябрь 2004[1] |
---|---|
Атама | Ubuntu[2] |
... хөрмәтенә аталган | убунту[d][1] |
Нигезләүче | Марк Шаттлворт[1] |
Нәрсә нигезендә эшләнгән | Debian[3] |
Моннан файдаланып эшләнгән | Asturix[d], Bodhi Linux[d], Elementary OS[d], KDE neon[d], Linux Lite[d], Linux Mint[d], LXLE[d], Peppermint OS[d], Pinguy OS[d], Pop!_OS[d], Trisquel GNU/Linux-libre, Ubuntu Unity[d], Zorin OS[d] һәм Ubuntu Kylin[d] |
Әсәр яки аның атамасы теле | берничә тел[d] |
Чыгару датасы | 20 октябрь 2004 |
Таратучы ширкәт | Microsoft Store[d][4] һәм BitTorrent |
Эшләүче | Canonical Ltd.[1] |
Платформа | x86_64[d][5], x86[d][5], ARM[d][5], ppc64[d][5], IBM System/390[d][5] һәм RISC-V[d][6] |
Пакетлар белән идарә итү систимы | dpkg[d][7], Snap[d][8] һәм Advanced Packaging Tool[d][9] |
GUI фреймворгы | GNOME[10] |
Тарату төре | санлы йөкләү[d] |
Программалау теле | C++[11], Си[11], командная оболочка UNIX[d][11] һәм Python |
Чыганак кодның саклану урыны | code.launchpad.net/ubuntu |
Хаталар турында белдерү бите | bugs.launchpad.net/ubuntu[12] |
Юрама |
24.04.1 LTS (29 август 2024)[13], 24.10 (10 октябрь 2024)[14] |
Кулланмага сылтама | help.ubuntu.com[2] |
Гаммәви ачкыч эзе | C598 6B4F 1257 FFA8 6632 CBA7 4618 1433 FBB7 5451[15] һәм 8439 38DF 228D 22F7 B374 2BC0 D94A A3F0 EFE2 1092[15][16] |
Рейтинг ESRB | барысы өчен дә[d][4] |
Рәсми веб-сайт | ubuntu.com(ингл.) |
Рәсми блог | ubuntu.com/blog(ингл.)[17] |
Каналның URL-лы | ubuntu.com/blog/feed[17] |
Куллану шартларына сылтама | ubuntu.com/legal/terms-and-policies(ингл.)[17] |
Яшеренлек сәясәте URL-ы | ubuntu.com/legal/data-privacy(ингл.)[17] |
Һәштәге | Ubuntu |
Авторлык хокуклары статусы | автор хокуклары якланган, хуҗасы тарафыннан иҗтимагый милеккә тапшырылган[d] |
Язу төре | Ubuntu[d] |
Яңарту ысулы | Advanced Packaging Tool[d][9] |
Alexa урыны | 1874[18] |
Социаль медиаларда күзәтүчеләре | 525 012 |
IRC каналы | irc.libera.chat/ubuntu(ингл.) һәм irc.libera.chat/ubuntu-de(алм.)[19] |
Ссылка на платформу коллективного перевода | translations.launchpad.net/ubuntu |
Ubuntu Викиҗыентыкта |
Ubuntu 11.10 (Oneiric Ocelot), Unity эш өстәле | |
Уйлап табучы | |
---|---|
ОС гаиләсе | |
Нигезләнү | |
Соңгы юрама |
16.10 (Yakkety Yak) — 2016 елның 23 октябре |
Тәэмин итү телләре |
Күптелле, шулай ук татар теленә дә тәрҗемә ителә[20] |
Төшнең төре |
Linux модульле төше |
Арайөз | |
Лицензия |
Төрлечә (нигездә GPL) |
Халәте |
Актив |
Веб-сайт |
Күп очракта яңа юраманың дистрибутивлары 6 айга бер чыга һәм саклык яңартулары белән 18 ай дәвамында тәэмин ителә, ә LTS юрамалары[23], мондый юрамалар якынча 2 елга бер чыга һәм 3 ел (сервер юрамалар — 5 ел) дәвамында тәэмин ителә[24].
Ubuntu кайбер программа белән тәэмин ителеше[25] серверлар һәм эш станцияләре өчен чыгарыла. CD- яисә DVD-мәгълүмат йөрткечләр, алар өстәл санакларына LiveCD [26] яисә текстлы урнаштыргыч ярдәмендә урнаштырыла [27]. LiveDVD ярдәмендә урнаштыру барышында күпкә кулайрак мөмкинлекләр бар, мәсәлән, анда урнаштыруны график юл белән генә түгел, «Desktop» юрамасындагы кебек, шулай ук текстлы, «Alternate» юрамасындагы кебек, режимнар кулланырга мөмкин. Урнаштыру системаны яңадан кайтарудан алып, программаның тулысынча локализациясе белән тәмамлана. Дискта шулай ук гамәли программалар пакеты да бар. Шулар белән берлектә i386, amd64, ARM да күзәтелгән.
Ubuntu проектының баштагы чын исеме no-name-yet.com.[28] (тат. әлегә исеме юк)
Башлангыч этапта Ubuntu (20 октябрь 2004 ел) бары тик Debian-ның бер тамыры гына дип күзаллана. Аның төп функцияләренә яңа чыккан системаларны тикшереп карау гына керә.[29] Башка Debian сабакларыннан аермалы буларак, мәсәлән Xandros, Linspire һәм Libranet (инглизчәдән карагыз), Canonical Debian-ның төп фәлсәфәсен саклап кала һәм Ubuntu өчен ирекле программалы тәэмин ителеш үзенчәлекләрен югалтмый.[30]
Ubuntu җыелмасы күбесенчә Debian-ның эстәбил булмаган пакетлар (unstable) төркеменнән тора. Ubuntu шулай ук аның Advanced Packaging Tool өлешен, пакетлар идарә итү өчен куллана. Ләкин шуңа да карамастан кайбер Ubuntu һәм Debian пакетлары бер-берсенә мәҗбүри рәвештә бәйле түгел. Кайсыбер Ubuntu пакет ясаучылары Debian-да да эшли һәм шуның нигезендә күбесе үзгәрешләр ике ОС өчен дә ясала.
Хәзергесе вакытта Ubuntu Марк Шаттлворт һәм аның Canonical ширкәте нигезендә тәэмин ителә. 2005 елның 8 июлендә Canonical Ubuntu Foundation фонды ясау турында хәбәр итә һәм 10 миллион доллар күләмендә ярдәм күрсәтә. Фондның төп максаты булып киләсе елларда чыгучы Ubuntu юрамаларын тәэмин итү һәм алга этәрү тора. Ләкин 2009 елга карата фонд һаман да кулланылмаган булып кала. Шаттлворт әйтүенчә бу фонд бары тик гадәттән тыш хәлдә генә кулланачак.[31][32]
Ubuntu-ның 2011 елның апреленнән[33] 11.04 «Natty Narwhal» юрамасыннан башлап, Ubuntu Desktop Edition гадәти булган эш өстәле тирәлеге GNOME Unity белән алмаштырылачак[34][35][36], ә киләсе X.Org Server Wayland белән алмашачак.[37].
Ubuntu-ның бер тармагы булган «Grumpy Groundhog»ка карата да планнар бар. Киләчәктә дә исә ул киләсе юрамаларны үстерү, тикшерү һәм сынап карау урыны булып калыр дип күзаллана. Шуның нигезендә оста кулланучылар һәм җитерштерүчеләр өчен кайбер программаларның эшчәнлеген «минутына кадәр дөреслек» белән тикшерергә ярдәм итәчәк. Ә бу исә кайбер хаталарны иртәрәк табарга ярдәм итәчәк дип тә планлашиырыла[38]
Ubuntu гадилеккә һәм эшләү уңайлыгына нигезләнгән. Ул үз өченә киң таралыш алган sudo
утилиталарын, шуның ярдәмендә бик куркыныч булган суперкулланучы сессиясен кабызмыйча санак идарәчесе вазыйфаларын башкарарга мөмкин.[39]
Ubuntu, шулай ук киң интернационализацияләшкән, бу исә максималь рәвештә күптөрле телләргә ия булган кулланучыларны җәлеп итә. 5.04 брамасыннан башлап төп кодировка иттереп UTF-8 санала.[40]
Ubuntu эшләсен өчен 256 мегабайт RAM һәм, каты дискка урнаштырганда, дүрт гигабайт буш тирәлек.[41][42][43]
Ubuntu GNOME эш өстәленә нигезләнгән, ул иренкле, гади һәм аңлаешлы интерфейска ия булып тулы көченә заманча технологияләр тәкъдим итә.[44] GNOME-га кергән кушымталардан кала Ubuntu-да өстәмә программа белән тәэмин ителеш каралган, шулай ук боларга OpenOffice.org[45], web-гизгеч Mozilla Firefox керә.[46][47]
6.06 һәм соңрак юрамалардан башлап LiveCD белән берлектә урнаштыручы-CD, икесен бергә, компакт-дискка берләштерә башлыйлар. Бу диск эш өстәлен урнаштырып кулланучыларга үзләренең мөмкинлекләрен тикшереп карарга һәм барлык кушымталар белән тәҗрибәләр ясарга ярдәм итә. Ubuntu-ны каты дискка урнаштыру өчен Ubiquity (тат. барлык асылы) график урнаштыргычы кулланыла. Инсталляция процессы «тере» эш өстәлендә ясалган барлык документларны да саклап кала. Альтернатив урнаштыру debian-installer нәтиҗәсендә башкарыла, ул график ысулга караганда күпкә тирәнрәк кергән идарәчеләр, күп системалар урнаштыручы кулланучылар һәм оператив хәтере 192 мегабайттан да аз булган санаклар өчен кулланыла. Шулай ук дистрибутивка USB Flash-дискка урнаштыру программасы да кертелгән. Ул LiveCD һәм CD кебек барлык мөмкинчелекләргә дә ия. Күбесе очракта бу ысул нетбукларда еш кулланыла.
Һәрбер релиз елга, айга нигезләнгән үзенә бертөрле кодлы исем һәм юрама йөртә. Кодлы исем ике ингглиз сүзеннән тора: бер үк хәрефтән башланучы сыйфаттан һәм хайван исеменнән. 6.06 Dapper Drake (LTS) юрамасыннан тытынып кодлы исемнең беренче хәрефләре латин әлифбасына туры китерелеп үзгәртелә[48]
Махсус тамгаланыш: | |||||
---|---|---|---|---|---|
ярдәм күрсәтелми | бары тиксервер юрамага гына ярдәм күрсәтелә | ярдәм күрсәтелә | хәзерге юрама | планлаштырылган / уйлауда |
LTS (ингл. Long Term Support) дип тамгаланган релизлары Ubuntu-ның башка бик күп юрамалары белән чагыштырганда Canonical тарафыннан бик озак тәэмин ителә. Пакетларны яңарту мөмкинлеге кулланучылар өчен өч ел дәвамында, ә серверлар өчен биш елга кадәр каралган, шулай ук Canonical шул период чорында түләүле техник ярдәм дә күрсәтә. Яңа LTS юрама чыкканга кадәр әлеге юраманың өлешләре һәрвакыт яңартылып тора һәм һәрбер яңарту үзенең кодлы исеменә лаек була. Мәсәлән, 6.06 Dapper Drake юрамасы өчен ике; 8.04 Hardy Heron өчен тагында күбрәк, якынча ярты елга бер яңартулар чыга. Хәзерге вакытта 8.04 юрамасы өчен дүрт яңарту чыкты, шуның белән бу юрама өчен яңартулар чыгу күзәтелми. Хәзерге вакыттагы LTS релиз булып Ubuntu 10.04 Lucid Lynx тора.[49] Соңгы, хәзерге Ubuntu 10.10 Maverick Meerkat юрамасына Linux 2.6.35 юрамалы төше, GNOME 2.32, Mozilla Firefox 3.6.10, OpenOffice.org 3.2.1, GCC 4.4.4[50] кертелгән Ubuntu һәм аның төрле вариантлары интернеттан йөкләү өчен ясалган һәм бушлай рәвештә Canonical Ltd тарафыннан бирелгән ShipIt ярдәмендә CD-ROM дисклары җибәрелергә мөмкин.[51][52] Бүгенге көндәге иң соңгы юрама Ubuntu 11.10 Oneiric Ocelot. Ул үз эченә 3.0.4 юрамалы Linux төшен, Unity 4.22.0, Mozilla Firefox 7.0.1, LibreOffice 3.4.3, GCC 4.6.1 программаларының яңартмаларыннан тора.[50]
Ubuntu исемен куллану максатыннан чыгып, Canonical Ubuntu-га нигезләнгән ике төрле дистрибутивны аера:
Юрама | Чыгу көне | Кодланган исеме | Татарча кодлы исеме | Ярдәм күрсәтү вакытының бетүе |
---|---|---|---|---|
4.10 | 20 октябрь 2004[54] | Warty Warthog | Кыргый дуңгыз | 30 апрель 2006 |
5.04 | 8 апрель 2005[55] | Hoary Hedgehog | Чал Керпе | 31 октябрь 2006 |
5.10 | 13 октябрь 2005[56] | Breezy Badger | Яшь Баурсык | 13 апрель 2007 |
6.06 LTS | 1 июнь 2006[57] 10 август 2006 (6.06.1)[58] 21 гыйнвар 2008 (6.06.2)[59] | Dapper Drake | Купшы Үрдәк | 14 июль 2009[60] (эш станцияләре өчен) июнь 2011 (сервер өчен юрама) |
6.10 | 26 октябрь 2006[61] | Edgy Eft | Сабырсыз Тритон | 25 апрель 2008 |
7.04 | 19 апрель 2007[62] | Feisty Fawn | Тәвәккәл Болан | 19 октябрь 2008 |
7.10 | 18 октябрь 2007[63] | Gutsy Gibbon | Кыю Гиббон | 18 апрель 2009 |
8.04 LTS | 24 апрель 2008[64] 3 июль 2008 (8.04.1) 22 гыйнвар 2009 (8.04.2)[65] 16 июль 2009 (8.04.3) [66] 28 гыйнвар 2010 (8.04.4) | Hardy Heron | Чыдамлы Челән | апрель 2011 (эш станцияләре өчен) апрель 2013 (сервер өчен юрама) |
8.10 | 30 октябрь 2008 [67] | Intrepid Ibex | Йөрәкле Кәҗәмөгез | 30 апрель 2010 [68] |
9.04 | 23 апрель 2009 [69] | Jaunty Jackalope | Өлгер Куян | 23 октябрь 2010 [70] |
9.10 | 29 октябрь 2009[71] | Karmic Koala [72] | Кармик Коала | апрель 2011 |
10.04 LTS | 29 апрель 2010[73] 17 август 2010 (10.04.1)[74] | Lucid Lynx | Зирәк Селәүсен | апрель 2013 (эш станцияләре өчен) апрель 2015 (сервер өчен юрама) |
10.10 | 10 октябрь 2010 | Maverick Meerkat [75] | Хөр фикерле Сурикат | апрель 2012 |
11.04 | 28 апрель 2011 ел[76] | Natty Narwhal [77] | Нәфис Нарвал | октябрь 2012 |
11.10 | октябрь 2011 ел | Oneiric Ocelot[78][79] | Хыяллы Оцелот | апрель 2013 |
12.04 LTS | 26 апрель 2012 ел[80] | Precise Pangolin[81] | Педантик Панголин | апрель 2017 |
12.10 | 18 октябрь 2012 ел | Quantal Quetzal | 16 май 2014 | |
13.04 | 25 апрель 2013 ел | Raring Ringtail | 27 гыйнвар 2014 | |
13.10 | 17 октябрь 2013 ел | Saucy Salamander | 17 июль 2014 | |
14.04 LTS | 17 апрель 2014 ел | Trusty Tahr | апрель 2019 | |
14.10 | 23 октябрь 2014 ел | Utopic Unicorn | Июль 2015 | |
15.04 | 23 апрель 2015 ел | Vivid Vervet | Гыйнвар 2016 | |
15.10 | 22 октябрь 2015 ел | Wily Werewolf | Июль 2016 | |
16.04 LTS | 21 апрель 2016 ел | Xenial Xerus | Апрель 2021 | |
16.10 | 13 октябрь 2016 ел | Yakkety Yak | Июль 2017 | |
Дистрибутив | Тасвирлама | График киңлеге |
---|---|---|
Kubuntu | KDE эш өстәлендә эшләүче Ubuntu дистрибутивы. Canonical тарафыннан рәсми ярдәм күрсәтелә. | KDE |
Xubuntu | Xfce эш өстәлендә эшләүче Ubuntu дистрибутивы (азкөчле санаклар өчен). Canonical тарафыннан рәсми ярдәм күрсәтелә. | Xfce |
Gobuntu | Ubuntu дистрибутивы, үз өченә бары тик ирекле программалар гына ала. Canonical тарафыннан рәсми ярдәм күрсәтелә иде. Хәзерге вакытта әлеге проект туктатылган. Һәрбер кулланучы ирекле рәвештә Restricted һәм Multiverse репозитарийларын сүндерү мөмкинлеге бирелә. | GNOME |
Edubuntu | Уку йортлары өчен. Canonical тарафыннан рәсми ярдәм күрсәтелә. | |
Ubuntu Studio | Медиастудияләр өчен. Canonical тарафыннан рәсми ярдәм күрсәтелә. | GNOME |
Линукс Мәктәп | Kubuntu базасындагы дистрибутив, «Мәгариф өлкәсен мәгълүматлаштыру» проекты максатында эшләнә. | KDE |
CrunchBang | Ubuntu системасының минималь үзенчәлекләрен алып, шул ук вакытта бик җиңел эшчәнлелеге белән аерыла | Openbox |
Aurora | ASUS EEE PC өчен ясалган дистрибутив. | |
Fluxbuntu | Fluxbox | |
Linux Mint | Ubuntu дистрибутивына нигезләнгән, ләкин бик нык аерылучы ОС. Үз өченә Flash һәм Java программаларын ала. | Төрлеләр |
nUbuntu | Челтәр иминлеге өчен ясалган дистрибутив. | |
OpenGEU | Ubuntu юрамасы, җиңел Enlightenment тәрәзә эшчәнлеген куллана. | Enlightenment DR17 |
Runtu | Россия дистрибутивы. | Төрлеләр |
Ubuntu Russian Remix | Россиядә өй һәм офис өчен ясалган. | GNOME |
Ulteo | Әле ясала гына. | KDE |
Lubuntu | Җиңел дистрибутив, DE нигезләнгән, уйлауда. | LXDE |
U-lite | DE кермәгән дистрибутив, уйлауда. | Openbox |
Sabily | Махсус мөселманнар өчен ясалаган софт. | GNOME |
Canonical ширкәте әйтүе буенча Ubuntu үзенең кулланучыларына тулы көчле азатлыкны һәм ирекне (классик аңлатмада Free Software Foundation) гарантияли. Болар барсыда үз манифестында (җәмәгать офертасы, ингл. «the Ubuntu promise») күрсәтелгән, дөреслектә исә бу GPL лицензиясенә бик нык ошаган. Ләкин шул ук вакытта кайбер релизлар үз эчендә ирекле кулланышта булмаган драйверларны тәшкил итә, ә махсус кибетләрдә лицензион һәм ирекле кулланышта булмаган декодерлар да бар. Мәсәлән, моның хисабына Windows Media форматын китерергә мөмкин.[89]
Ләкин шуңа да карамастан 42 санының икенче төрле аңлатмасы да бар. Релизны уйлап табучылар эшне матур көнгә кадәр чыгараыга тырышалар — 10.10.10.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.