Remove ads

Себер ханлыгы (Seber xanlığı; Себер йорты, Seber yortı) — 1428-1598 елларда Көнбатыш Себердә урнашкан татар феодаль дәүләте. Төп халкы – себер татарлары.

Кыска фактлар
Себер ханлыгы
юк ителгән

 

1468 — 1588 (1598)




Thumb
Себер ханлыгы 15-16 гасырларда
Башкала Чимги-Тура, Кашлык
Тел(ләр) иске татар теле
Халык себер татарлары, башкортлар, хантлар, манси, һ. б.
Идарә итү төре ханлык
Нәсел Шәйбәниләр, Тайбугалар
Ябу

Күрше дәүләтләр – Пермь кенәзлеге, Казан ханлыгы, Нугай Урдасы.

Себер ханлыгына Алтын Урда җучиләре династиясенең Шәйбанилар ыруыннан чыккан Хаҗимөхәммәтнең улы Мәхмүтәк заманында 1359 елда нигез салына.

Шәйбан Бату ханның энесе булган. Бату хан аңа Көнбатыш Себернең Урал белән Иртеш арасындагы улусын бүлеп биргән. Шушы җирләрдә Себер ханлыгы барлыкка килгән. Элек бу улус татарлары терлек асрау һәм төньяк тайга урманнарында сунарчылык белән шөгыльләнгән булсалар, ханлык дәверендә игенчелек һәм шәһәр культурасы да үскән.

Remove ads

Шәһәрләре

Ханлыкта Искер (Иске йир, җир—иске шәһәр мәгънәсендә), башкалалар Чыңгы Тура (соңрак Төмән) һәм Кашлык, шулай ук Тубыл (Тобольск), Тонтур, Касыйм-Тура һәм башка шәһәрләр булганлыгы мәгълүм.

Археологик тикшерүләр һәм үткән йөзгә кадәр сакланган урта гасыр корылмалары калдыклары шәһәрләрдә таштан кору архитектурасы, төрле һөнәр, ювелирлык сәнгате яшәгәнлеген раслыйлар.

Көнбатыш (Казан ханлыгы, Русь) һәм Шәрык белән (Кытайга тикле) халыкара сәүдә барган. Читкә чыгарыла торган товарларның төп өлешен затлы мехлар һәм туннар тәшкил иткән.

Remove ads

Яулап алу

Казан һәм Әстерхан ханлыкларын басып алганнан соң, рус гаскәрләре Себер ханлыгына каршы сугышны башлый. Явыз Иван Себер ханлыгын басып алуны казаклар атаманы Ермакка йөкләгән. Баштарак Ермак юл кисүче һәм карак булган, ул Уралдан патшага талаган алтыннарын җибәргән һәм шуның белән үзен аклаган.

Явыз Иван Ермакның соравы буенча аңа булышка зур гаскәр дә җибәргән, һәм Себерне басып алу башланган. Соңгы Себер ханы Күчем үз дәүләтен саклап калу өчен бик озак һәм авыр көрәш алып барган. Ермак татарлар белән сугышта һәлак булган, ләкин Себергә һөҗүм яңа көчләр белән дәвам иттерелгән.

1598 елда рус воеводалары белән соңгы бәрелештә Күчем җиңелгән. Себер ханлыгы басып алынган һәм, соңрак К. Маркс бик дөрес әйткәнчә, «шуның белән Азия Русиясенә нигез салынган». 16 гасырга Кырым ханлыгыннан кала татар дәүләтләре Россия тарафыннан басып алына.

Remove ads

Себер хакимнәре

Риваятьтәге Себер хакимнәре

  • Татар — хан
  • Кызылтиң, Татар улы
  • Дәмәтәй, Татар улы
  • Юваш, Кызылтиң улы
  • Ишем, Юваш улы
  • Мәмәт, Ишем улы
  • Көтеш, Мәмәт улы
  • Аллагулла, Көтеш улы
  • Күзәй, Аллагулла улы
  • Җибәркул, Юнаш улы
  • Бахмур, Җибәркул улы
  • Яхшимәт хан
  • Юрак хан, Бахмур улы
  • Мунчак хан, Юрака улы
  • Юзак, Мунчак улы
  • Ун-Сум, Юзака улы
  • Иртешәк, Ун-Сум улы. Чыңгызханга җиңелгән
  • Тайбуга, Иртешәк улы — Таубуга Себер морзалары династиясенә нигез салучы (1220-?)

Шәйбән олысы

  • Шәйбән (Шибән) — 1243 елдан Себер солтаны
  • Бахадур — (12661280) елларда Себер солтаны
  • Джучи-буга — (12661280) елларда Себер солтаны
  • Бадакул солтан
  • Миң-Тимер — хан ( 1359 кадәр)
  • Булат Тимер — хан (13591367 кадәр)
  • Ибраһим углан һәм Гарәпшаһ хан ( 1367 елдан)
  • Алибәк хан — хан (13671375)
  • Каһанбәк — хан (13751380)
  • Дәүләт шәех — солтан (1382 елдан)

Тукый-Тимер нәселе

Әбелхәер ханлыгы

Себер ханнары

  • Мар (Умар, Омар) — тайбуган морза (14681480)
  • Айбәк (Ибәк) — хан (14681495)
  • Мөхәммәт Тайбуга — Адерның улы, тайбуган морза (14951502)
  • Ангиш — Ебалакның улы, тайбуган морза (15021503)
  • Касыйм — Мөхәммәт Тайбугиның улы, тайбуган морза (15041530)
  • Ядигәр (Едигер) — тайбуган морза, Касыймның улы (15301563)
  • Бәк-Булат — тайбуган морза, Касыймның улы (15551563)
  • Күчем — хан (15631598)
  • Сәет Әхмәт — Бәк-Булатның улы, тайбуган морза (15831588)
  • Али — хан (15981616), 1607 елдан формаль рәвештә
  • Ишем, Хө-өрлөг тайшаның кияве — хан (16161624)
  • Аблай-Гәрәй — хан (16281631)
  • Күчүк-хан — хан

Төмән ханнары

  • Айбәк (Ибәк) — хан (14681495)
  • Мамык — хан (14951496)
  • Агалак — хан (14961501)
  • Әхмәд бине Мамук — хан (1501)
  • Кулук Солтан — хан Айбәкның улы (15021530)
  • Ядигәр (Едигер) — тайбуган морза, Касыймның улы (15301563)
  • Бәк-Булат — тайбуган морза, Касыймның улы (15551563)
Remove ads

Әдәбият

  • Равил Фәхретдинов. ТАТАР ХАЛКЫ ҺӘМ ТАТАРСТАН ТАРИХЫ.

Wikiwand in your browser!

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.

Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.

Remove ads