From Wikipedia, the free encyclopedia
Лива́н яки Лөбна́н (гарәп. لبنان, Лүбна́н), рәсми исеме Лөбнан Җөмһүрияте (гарәп. الجمهورية اللبنانية, әл-Җүмһуриййә әл-Лүбнаниййә) – Урта диңгезнең көнчыгышында урнашкан кечкенә дәүләт. Аның көнчыгыш һәм төньяк ягында Сүрия урнашкан, ә көньягында Израил.
Ливан | |
гарәп. الجمهوريّة اللبنانيّة | |
Байрак[d] | Илтамга[d] |
Нигезләнү датасы | 22 ноябрь 1943 |
---|---|
Рәсми исем | République libanaise[1], الجمهورية اللبنانية, لبنان, Republic of Lebanon, Lebanon, Republik Lubnan, Lubnan һәм Republik Lebanon |
Кыскача исем | 🇱🇧 |
Гомер озынлыгы | 79,584 ел[2] |
Демоним | Lebanese, libanoni, Libanano, Libanänan, Libanais[1], Libanaise[1], لبناني, لبنانية, لبنانيون, ливанец, ливанка, לבנוני, לבנונית, libanezi, libanez, libaneză, লেবানীয়, libanese, libanesi, lubnani, libanés, libanesa, libanesisk, libanesar, libaneser, Libanese, Libanesin, libanezo, libanezi, libaneza, libaneze, لوبناني, لوبنانية, لوبنانيين, لوبنانيات һәм Liobánach[3] |
Рәсми тел | гарәп теле[4] |
Гимн | Лөбнан һимны |
Мәдәният | культура Ливана[d] |
Шигарь тексты | Lebanon Passion for Living һәм Libanus: Y Wefr o Fyw |
Дөнья кисәге | Азия[5] |
Дәүләт | Ливан |
Башкала | Бәйрут |
Сәгать поясы | UTC+02:00, UTC+03:00, DAZD[d], EEDT[d] һәм Asia/Beirut[d][6] |
Диңгез, күл яки елга эчендә яки янында урнашуы | Урта диңгез |
Табигый-георафик объект эчендә урнашкан | Левант |
Иң көнчыгыш ноктасы | 34°12′03″ т. к. 36°37′25″ кч. о. |
Иң төньяк ноктасы | 34°41′32″ т. к. 36°20′07″ кч. о. |
Иң көньяк ноктасы | 33°03′18″ т. к. 35°22′41″ кч. о. |
Иң көнбатыш ноктасы | 33°05′39″ т. к. 35°06′14″ кч. о. |
Геомәгълүматлар | Data:Lebanon.map |
Иң югары ноктасы | Курнет-эс-Сауда[d] |
Иң түбән ноктасы | Урта диңгез |
Идарә итү формасы | парламент республикасы[d] |
Дәүләт башлыгы вазыйфасы | Ливан президенты[d] |
Хөкүмәт башлыгы вазыйфасы | Ливан премьер-министры[d] |
Хөкүмәт башлыгы | Нәҗип Микати[d] |
Канунбирү органы | Ливан милли ассамблеясе[d] |
Үзәк банкы | Ливан банкы[d] |
Дипломатик мөнәсәбәтләр | Италия, Бразилия, Фәләстыйн[d], Австралия, Сүрия, Америка Кушма Штатлары, Иран, Изге тәхет[d], Согуд Гарәбстаны, Сербия, Аурупа Берлеге, Уругвай, Франция, Әрмәнстан, Канада, Гыйрак, Пакьстан, Кытай Җөмһүрияте, БГӘ, Мексика, Россия, Греция, Һиндстан, Бангладеш, Гөрҗистан, Германия, Корея Халык Демократик Җөмһүрияте[7] һәм Кытай |
Әгъзалык | Берләшкән Милләтләр Оешмасы, Гарәп Лигасы, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы[8], Халыкара реконструкция һәм үсеш банкы[d], Халыкара үсеш ассоциациясе[d], Халыкара финанс корпорациясе[d], Инвестицияләр иминлеген гарантияләү буенча күпъяклы агентлык[d], Инвестицион бәхәсләрне хәл итү буенча халыкара үзәк[d], Африка икътисади үсеше өчен гарәп банкы[d], Икътисади һәм социаль үсеш өчен гарәп фонды[d], Гарәп валюта фонды[d], Интерпол[9][10], ХКТО[d][11][12], Мәгариф, фән һәм мәдәният сораулары буенча Берләшкән Милләтләр Оешмасы[13], Бөтендөнья почта берлеге[14][15], Халыкара телекоммуникацияләр берлеге[d][16], Франкофония[d], Халыкара гражданнар иминлеген саклау оешмасы[d], Бөтендөнья метеорология оешмасы[17], Бөтендөнья сәламәтлек оешмасы[18] һәм Бөтендөнья таможня оешмасы[d][19] |
Балигълык яше | 18 яшь |
Никахка керү яше | 18 яшь һәм 17 яшь |
Халык саны | 6 100 075 (2018)[20] |
Ир-ат халкы | 2 814 124[21], 2 748 285[21], 2 713 490[21] һәм 2 662 356[21] |
Хатын-кыз халкы | 2 967 783[21], 2 914 639[21], 2 879 140[21] һәм 2 827 383[21] |
Административ бүленеше | Бейрут[d], Бекаа[d], Таулы Ливан[d], Төньяк Ливан[d], Көньяк Ливан[d] һәм Набатия[d] |
Акча берәмлеге | Ливан фунты[d] |
Номиналь тулаем эчке продукт | 23 131 941 557 $[22] |
Кеше потенциалы үсеше индексы | 0,706[23] |
Эшсезлек дәрәҗәсе | 6 ± 1 процент[24] |
Нәрсә белән чиктәш | Сүрия һәм Исраил |
Автомобил хәрәкәте ягы | уң[d][25] |
Челтәр көчәнеше | 220 вольт[26] |
Электр аергычы төре | NEMA 1-15[d][26], NEMA 5-15[d][26], Europlug[d][26], D төре[d][26] һәм BS 1363[d][26] |
Кулланылган тел | заманча әдәби гарәп теле[d], инглиз теле, француз теле, Төньяк Ливан гарәпчәсе[d] һәм малай теле |
Мәйдан | 10 452 ± 1 км² |
Нинди веб-биттә тасвирланган | 68k.news/index.php?section=nation&loc=LB&lang=AR |
Һәштәге | Lebanon |
Югары дәрәҗәле Интернет домены | .lb |
Тематик география | Ливан географиясе[d] |
Феноменның икътисады | Ливан икътисады[d] |
Феноменның демографиясе | Ливан халкы[d] |
Мәктәптә укымаган балалар саны | 201 675[27] |
Джини коэффициенты | 31,8[28] |
Өстәлгән кыйммәт салымы күләме | 11 процент |
Тулаем туулар коэффициенты | 1,714[29] |
Шәһәр халкы | 5 131 905[21], 5 035 754[21], 4 982 643[21] һәм 4 900 251[21] |
Авыл халкы | 650 002[21], 627 169[21], 609 988[21] һәм 589 488[21] |
Демократия индексы | 4,16[30] |
BTI Governance Index | 4,16[31], 4,53[31], 4,48[31], 4,19[31], 3,96[31], 3,95[31], 3,6[31], 3,97[31] һәм 3,05[32] |
BTI Status Index | 5,71[31], 6,16[31], 6,21[31], 6,24[31], 6[31], 5,74[31], 5,15[31], 5,36[31] һәм 4,68[32] |
Социаль медиаларда күзәтүчеләре | 91 494 |
Туым күрсәткече | 15,822[21], 15,332[21], 14,948[21] һәм 14,576[21] |
Үлем күрсәткече | 5,178[21], 6,253[21], 8,271[21] һәм 8,857[21] |
Happy Planet Index score | 39[33] |
Илнең мобиль коды | 415 |
Илнең телефон коды | +961 |
Халыкара префикс | 0 |
Гадәттән тыш хәлләрдә ярдәм телефоны | 140[d][34], 175[d][34], 112[d][34] һәм 160[d][34] |
Илнең GS1 коды | 528 |
Номер тамгасы коды | RL |
Диңгездәге идентификацияләү номеры | 450 |
Монда җирләнгәннәр төркеме | Төркем:Ливанда җирләнгәннәр[d] |
Бу якта төшерелгән фильмнар төркеме | Төркем:Ливанда төшерелгән фильмнар[d] |
Ливан Викиҗыентыкта |
Лөбнан халкы 4 миллион тирәсе. Бу ил гарәп дөньясында дини яктан нык аермлануы белән үзенчәлекле. Лөбнанда, дәүләтне җәмгыятьнең дини бүленешеннән чыгып төзелгән, конфессионализм дигән сәяси система эшли.
Гражданнар сугышына(1975-1990) хәтле Лөбнан чәчәк аткан ил, гарәп дөньясының финанс һәм банклар башкаласы була. Сугыштан соң икътисадны торгызу башлана, ләкин Израил белән сугыш дәүләтне яңадан хаос хәленә китерә. Бу сугыш нәтиҗәсендә Лөбнан халкы авыр югалтуларга дучар була, йөзләгән мең кеше качкын хәленә кала.
Хәзерге Лөбнан территориясендә беренче торак урыннар б. э. кадәр 6 мең ел элек барлыкка килә башлый. Библос тирәсендә археологлар борынгы кораллар табалар. Кайсыбер кораллар бу җирдә балык тоткан кабиләләрнең неолит чорында ук(б. э. кадәр 8 – 7 мең еллар элек) яшәгәннәрен күрсәтә.
Лөбнан Урта диңгезнең ярлары буенда урнашкан, диңгез сәүдәсе белән алга киткән Финикия дәүләтенең ватаны була. Финикиянең чәчәк атуы б. э. кадәр 1200-800нче елларга туры килә. Б. э. кадәр VI гасырда Финикия Бөек Кир II җитәкчелегендәге фарсыларга буйсына. Б. э. кадәр 322нче елда Александр Македонлы басып ала, ә б. э. кадәр 1нче гасырда Рим Империясенә буйсына башлый. Гарәб яулары белән Лөбнанга ислам үтеп керә.
XII гасырда Иерусалим корольлеге, 1261-1516 Мисыр, 1517–1918 Госманлы империясенең бер өлеше булып тора.
1918нче елдан, Госманлы империясе Беренче Бөтендөнья сугышында җиңелгәннән соң, Лөбнан 1943нче елга кадәр сузылган Франция протекторатына эләгә. 1943нче елда, Икенче Бөтендөнья сугышы нәтиҗәсендә бәйсезлек ала. 1975–1990нчы елларда Сурия һәм Израил катнашуы аркасында катлауланган, мөселман һәм христиан җәмгыятьләре арасында Гражданнар сугышы була. 1982нче елда Израил үзенең гаскәрләрен Лөбнан территориясенә кертә, Бәйрутны ала, ә Лөбнанның көньягын 2000нче елга кадәр оккупациядә тота.
Лөбнанда 1943нче елдан бирле яшәгән конфессионализм дәүләт төзелеше, Франциядән бәйсезлек алганнан соң барлыкка килә. Илнең сәяси тормышында бөтен дини конфессияләр дә катнаша алсын өчен, түбәндәге тәртип эшли: илнең президенты – нәсари- маронит, премьер-министр – сөнни мөселман, парламент спикеры – шигый мөселман. Конституция буенча Лөбнан – парламент җөмһүрияте.
Закон чыгаручы орган булып Вәкилләр Мәҗлесе – Лөбнан парламенты тора. Мәҗлестә вәкилләр булып 64 мөселман (27 сөнни, 27 шигый, 8 друз, 2 галәви) һәм 64 нәсари (34 маронит, 14 грек ортодоксгы, 7 грек католигы, 5 әрмән ортодоксгы, 1 әрмән апостольлесе, 1 протестант һәм 1 билгеләнмәгән) тора.
Президент Вәкилләр Мәҗлесе тарафыннан 6 елга һәм 1 тапкырга гына сайлана. Президент Мәҗлес тәкъдименнән чыгып премьер-министрны һәм аның 1нче урынбасарын билгели. Премьер-министр президент һәм мәҗлес белән киңәшләшеп, дини бүленеш буенча министрлар кабинетын төзи.
Лөбнанда сәяси фиркаләр дә дини бүленеш буенча төзелгән. Бу фиркаләр алдан билгеләнгән сәяси урыннар өчен көрәшәләр.
Лөбнан Якын Көнчыгышта, Урта Диңгез яры буенда урнашкан. Диңгез яр буе 210 км га кадәр сузылган. Диңгез ярына параллель рәвештә 2 тау тезмәсе урнашкан: Лөбнан сырты (Җәбәл Лүбнан), Көнчыгыш Урта диңгез яры буендагы иң зур тау массивы һәм Көнчыгыш сырт (Җәбәл әш-Шәркый). Бу тауларда Көнчыгыш Урта диңгез яры буеның иң зур өч елгасы башлана: әл-Аси, әл-Литани һәм әл-Урдун (Үрдүн). Яр буеда әс-Сәһл тигезлеге урнашкан.
Лөбнанда өч климатик зона бар: яр буе, таулар һәм өчке өлкәләр. Диңгез яр буенда җылы җәйле һәм кышлы субтропик климат. Тауларда һәм тау битләрендә салкынча кышлы, уртача җәйле климат. Лөбнан һәм Көнчыгыш сыртлары арасында урнашкан Бәкаа үзәнендә кызу һәм коры җәйле, салкын кырыс кышлы континенталь климат.
Яр буенда инҗир, зәйтүн, цитрус, банан, йөзем, кипарис, пальма агачлары, югарырак биеклекләрдә алма, шәфталу, өрек, чикләвекләр үсә. Лөбнанның символы булган эрбет агачлары бик аз күләмдә, 1000-2000 метр биеклектә генә сакланып калганнар.
Лөбнан 6 өлкәгә(мүхафәза гарәб.محافظة ) бүленә. Ә бу өлкәләр, үз чиратында 25 районга бүленәләр.
Башка гарәб илләре белән чагыштырганда Лөбнанда туризм, сәүдә, банк эше алга киткән, ләкин сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы икътисадта зур роль уйнамыйлар. Илдә киеренке хәл саклану сәбәпле, икътисади тормышны җайга салу бик акрын темплар белән бара.
Тышкы сәүдәнең роле бик зур. Илнең азык-төлеккә, чималга, машина һәм җиһазларга ихтыяҗы импорт аркасында канәгатьләндерелә.
Милли керемнең 15% сәнәгатькә туры килә. Алга киткән өлкәләре – төзелеш материаллары, нефть эшкәртү, текстиль сәнәгате.
Авыл хуҗалыгы милли керемнең 10% алып тора. Цитруслыллар, алма, яшелчәләр үстерү юнәлешендә интенсивлаштыру дәрәҗәсенең югары булуы белән аерыла.
Лөбнанның 90% халкы шәһәрләрдә, ә калганы авыл җирендә яши. Яр буе районнарында халык тыгыз урнашкан.
Лөбнан халкының 95% гарәпләр, 4% әрмәннәр һәм 1%ын башка халыклар тәшкил итә. Әдәби тел – гарәп теле, ә сөйләмдә лөбнан диалекты кулланыла.
Мөселманнар Ливан халкының 54—60 % ын, христианнар 40,5 % ын алып тора. Шулай ук башка диннәрнең (шул исәптән буддачылык тарафдарлары, мормоннар һ. б. диннәрнең) зур булмаган җәмгыятьләре яши[35].
Ислам динен ил халкының ~60 % ы, шул исәптән друзлар тота. Сөнниләр ил халкының 27,4 % ын тәшкил итә, аларның күпчелеге шәфигый мәзһәбе сөнниләре, хәнәфи һәм хәнбәли мәзһәбе сөнниләре җәмгыятьләре дә бар. Шигыйлар (уникечеләр, әләвияләр һәм исмәгыйлиләр) ил халкының 26,8 % ын тәшкил итә. Илдә берничә зур суфичылык ордены, шул исәптән нәкышбәндия һәм кадирия тарикатьләре эшли.
Ливан парламентында урыннарны бүлгәндә, друзлар җәмгыяте Ливанның биш мөселман җәмгыятенең (сөннилар, шигыйлар, друзлар, әләвияләр һәм исмәгыйлиләр) берсе буларак карала[36].
Ливанның төрле сәяси һәм дини лидерлары арасында төзелгән килешү шартлары буенча, Ливан президенты — марони (ил халкының ~25% ы маронилар), премьер-министр — сөнни, ә парламент спикеры — шигый мөселман булырга тиеш.
Лөбнанда белем бирү ситемасы үз эченә бишьеллык башлангыч һәм җидееллык урта мәктәпне, шулай ук дүртьеллык училищеларны һәм Бәйруттагы Лөбнан Университетын ала. Лөбнан укый-яза белүчеләр саны күп булуы белән дә гарәп дөньясында аерылып тора. Анда 15 яшьтән олырак кешеләрнең 92,5% укый-яза белә (1995нче ел буенча). Лөбнанда 15 зур китапханә бар.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.