From Wikipedia, the free encyclopedia
Француз теле яки франсуз теле (le français, la langue française) – французлар теле (Франциядә рәсми рәвештә). Шулай ук, Бельгия, Швейцария, Канада дәүләтләрендә рәсми буларак кабул ителгән. Франсуз теле Африканың күп илләрендә, Кариб утрауларында (Һаити һ.б.), Француз Гвианасында рәсми теле буларак кулланыла.
Француз теле | |
Үзисем: |
français |
---|---|
Илләр: |
Франция, Канада, Бельгия, Швейцария, Лөбнан, Люксембург, Монако, Марокко, Алжир, Тунис һәм күп башка илләрдә. |
Төбәкләр: |
бөтен дөнья |
Рәсми халәт: |
29 дәүләттә, шул исәптә Франция, Бельгия, Канада, Швейцария. |
Күзәтүдә тора: |
Французская академия[d], Королевская академия французского языка и литературы[d] һәм Квебекское управление французского языка[d] |
Сөйләшүчеләр саны: |
270 миллион |
Дәрәҗә: |
10 |
Халәт: | |
Классификация | |
Төркем: |
??? |
Язу: | |
Тел кодлары | |
ГОСТ 7.75–97: |
фра 745 |
ISO 639-1: | |
ISO 639-2: | |
ISO 639-3: |
Франсуз теле телләрнең һинд-аурупа гаиләлеге, роман төркеме, галло-роман астөркеменә карый.
Француз теле халык латин теленнән килеп чыккан һәм аннан бүтән роман телләренә караганда иң ерак киткән.
БМОның 6 рәсми һәм эш теленең берсе. Берничә төбәк хөкүмәт оешмасының, мәсәлән, Африка Берлегенең һәм Европа Берлегенең рәсми теле яки эш теле.
Француз теле күп кенә халыкара оешмаларның рәсми теле булып тора һәм чит тел буларак иң укытыла торган телләрнең берсе санала.
Франкофония оешмасы буенча француз телендә 274 миллион кеше сөйләшә ала.
Альянс Франсез оешмасы максаты чит илләрдә француз теле һәм француз мәдәниятен үстерү булган оешма.
2010 елга Альянс Фрнасезның 135 илдә 461 000 укучысы булган:
• Африка: 38 ил, 129 Альянс Франсез бүлеге, 83 163 укучы;
• Төньяк Америка: 2 ил, 133 Альянс Франсез бүлеге, 36 128 укучы ;
• Латин Америкасы, Кариб илләре: 33 ил, 274 Альянс Франсез бүлеге, 169 675 укучы;
• Азия, Океания: 30 ил, 78 Альянс Франсез бүлеге, 114 615 укучы;
• Европа: 33 ил, 354 Альянс Франсез бүлеге, 88 801 укучы.
1960-1970 елларга кадәр Себердә татар уку йортларында нәкъ француз теле чит тел буларак укытыла, чөнки француз һәм татар махсус авазлары арасында охшашлык бар (ә, ү, ң, ө). Мәсәлән: maison - мезоң (йорт), rue - рү (урам), coeur - көр (йөрәк), la situation - лә ситүәсьоң (хәл).
Француз телендә хатын-кыз родында һәм ир-ат родында үзгәрә торган билгеле булу һәм билгесезлек артикльләре бар.
Рим гаскәрләре, иң элек Галлия (бүгенге Франция) территориясендә б.э.к. 154 елда килеп, б.э.к. 51 елда аны тулысынча яулап алган дип санала. Римлылар, галлар һәм империянең башка өлкәләреннән китерелгән коллардан торган җәмгыятьтә төп теле урынын латин теле алган, шулай ук ул фән һәм мәдәният теле иде. Моңа да карамастан, галл телләре VI гасырга кадәр яшәгән. Француз теле халык латин теленә нигезләнә, ләкин шул вакытта формалашуына классик латин теле һәм кельт телләре йогынты ясый торган иде. V гасырда Көнбатыш Рим империясе җимерелү һәм Урта гасырлар башлану белән, классик латин теленең йогынтысы кимеп киткән, шунлыктан җирле диалектлары баба теленнән тизрәк арына башлаган. Мәсәлән, II—III гасырларда сүз башындагы /sk/, /sp/, /st/ тезмәләрендә протетик сузык, барлыкка килеп, Галлия латин теле вариантында калган: scribere > escrivere (фр. écrire); spatha > espa(t)a (фр. éрéе); stabulum > establu (фр. étable). /h/ авазы тулысынча юкка чыккан, күп иҗекле сүзләр ахырындагы /m/ да юк ителгән: portam > porta.
Классик латин теле сузыклары | Латин язуы | ă | ā | ĕ | ē | ĭ | ī | ŏ | ō | ŭ | ū | æ | œ | au |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
ХФӘ | a | aː | e | eː | i | iː | o | oː | u | uː | ae̯ | oe̯ | au̯ | |
Халык латин теле сузыклары, III гасыр (ХФӘ) | a | ɛ | e | i | ɔ | o | u | ɛ | e |
486 елда франклар нәселләренең берсенең короле Хлодвиг Галлияне басып алу сугышларын башлый. Ләкин яулап алган җирләрдә мәҗүси франклар, Рим мәдәниятен үзләштереп һәм христиан динен кабул итеп, латин теленә күчә. Шул ук вакытта борыңгы франк теле аңа зур йогынты ясый: күп алынмалар кулланыла башлый, аларның белән юкка чыккан /h/ авазы яңадан барлыкка килә. V—VIII гасырларда сузыклар түбендәгечә үзгәрелә барган:
Басымлы ачык иҗекләрдә | Барлык очракларда | ||||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
Әүвәл | ɛ | ɔ | e | o | a | au̯ | u | ||
m, n алдында | k, g артында | башка очракларда | |||||||
Соң (VIII гасыр) | ɪ̯e | u̯o | eɪ̯ | ou̯ | aɪ̯ | ɪ̯e | eː | oː | y |
Моннан тыш, VI гасырдан әүвәл еш кына басымсыз сузыклар юкка чыккан яки редукцияләнеп калган: calidum > caldu, oculum > oclu, pede > pied, porta > porte. /e/, /i/ алдындагы /g/ һәм /k/ авазлары, ничәдер баскычтан кичеп, нәтиҗәдә /d͡ʒ/ һәм /t͡s/ ителеп нечкәргән; өстәвенә, /a/ алдында бу авазләр /d͡ʒ/ һәм /t͡ʃ/ ⟨ch⟩ ителгән. V гасырдан соң /bj/ һәм /vj/ тезмәләре /d͡ʒ/'га, /pj/ тезмәсе исә /t͡ʃ/'га алмаштырылган. V гасырдан интервокаль (ике сузык арасындагы) /b/, /d/ һәм /ɡ/ тартыклары /β/, /ð/ һәм /h/ яңгырашын алган, сузык артындагы сүз ахырындагы /t/ /θ/'га әйләнгән.
Югарыда күрсәтелгән үзгәрешләр нәтиҗәсендә иске француз теле пәйда булган. Иске француз телендәге иң әүвәл билгеле документ ул — 842 елда язылган «Страсбург анты» (Serment de Strasbourg).
IX—X гасырларда /m/ һәм /n/ алдындагы сузыклар назализацияләнгән, сузык һәм тартык арасында /l/ авазы /ɫ/'га, аннары /u̯/'га әйләнгән, шулай ук XI гасырда /u̯o/ > /u̯e/ һәм /ou̯/ > /eu̯/ үзгәрешләре килеп чыккан, шунлыктан сузыклары (монофтонглар, дифтонглар, трифтонглар) күбәеп калган. Алар түбендәгечә үзгәрелә барган (үзгәрешләр бер үк вакытта башланмаган, кайбер урта стадияләр күрсәтелмәгән):
XII гасыр | aɪ̯ | eu̯ | u̯e | u̯eu̯ | eɪ̯ > oɪ̯ | ɪ̯eu̯ | ou̯ | yɪ̯ | e̯au̯ > e̯o | au̯ | ɪ̯e | ãɪ̯̃ | õɪ̯̃ | ĩ | ỹɪ̯̃ | ɪ̯̃ẽ | ũ̯ẽ | ỹ |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
XVII гасыр | ɛ | ø | we | jø | u | ɥi | o | je/e | ɛ̃ | ɥɛ̃ | jẽ | ɔ̃ | œ̃ |
Артикуляция ысулы | Артикулция урыны | |||||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
Ирен тартыклары | Тел алды тартыклары | Дорсаль тартыклар | ||||||||
Альвеол | Альвеол арты | Тел уртасы | Тел арты | Кече тел | ||||||
Ирен-ирен тартыклары | Ирен-теш тартыклары | |||||||||
Плозивлар | Яңгыраулар | b | d | g | ||||||
Саңгыраулар | p | t | k | |||||||
Сибилянтлар | Яңгыраулар | z | ʒ | |||||||
Саңгыраулар | s | ʃ | ||||||||
Фрикативлар | Яңгыраулар | v | ʁ | |||||||
Саңгыраулар | f | |||||||||
Аппроксимантлар | Үзәктәгеләр | j | ɥ | w | ||||||
Яндагылар | l | |||||||||
Борын тартыклары | m | n |
Сүз ахырында тартыклар саңгыраулаштырылмый.
Француз телендә 11 чиста сузык: /a/, /ɑ/, /ɛ/, /e/, /i/, /œ/, /ø/, /u/, /y/, /ɔ/, /o/; моннан тыш, борын сузыклары бар: /ã/, /ɔ̃/, /ɛ̃/, /œ̃/.
Сөйләм агышында сүзләр ритмик төркемнәргә берләшә. Ритмик төркем киләсе сүзләр тәшкил итә:
Тоташу (рус. сцепление, фр. enchaînement) — 1нче сүзнең ахрындагы тартык һәм 2нче сүзнең башындагы сузыктан бер иҗек ясалуы. Ритмик төркемдә, шулай ук синтагмада мәҗбүри.
Бәйләшү (рус. связывание, фр. liaison) — бер сүзнең ахрыгы тавышсыз тартыгының әйтелүе һәм киләсе сүз белән тоташуы. Шул очракта тартык укылышы үзгәрелә ала:
Моннан тыш, борын сузыгыга тәмамланган сүзләрдә /n/ авазы барлыкка килеп киләсе сүз белән бәйләшә.
Бәйләшү мәҗбүри булган очраклар:
Бәйләшү мөмкин булмаган очраклар:
Күплек саны формасын ясау берничә ысуллары кулланыла.
|
Моннан тыш, француз телендә ир-ат һәм хатын-кыз родлары бар.
Сыйфат исем белән род һәм сан буенча яраша. Ир-ат роды биш сыйфаты сузыктан яки h'тан башлаган сүз алдында үзгәрелә:
Гади форма | Сузык яки h алдында |
---|---|
beau | bel |
nouveau | nouvel |
vieux | vieil |
fou | fol |
mou | mol |
Хатын-кыз роды формасын ясау төп кагыйдәсе ир-ат роды формасына -e кушылуыннан гыйбарәт, ләкин чыгармалар да бар:
Ир-ат роды | Хатын-кыз роды |
---|---|
aigu | aiguë |
bas | basse |
beau | belle |
blanc | blanche |
doux | douce |
faux | fausse |
fou | folle |
frais | fraîche |
gentil | gentille |
grec | grecque |
gros | grosse |
jaloux | jalouse |
long | longue |
mou | molle |
nouveau | nouvelle |
public | publique |
sec | sèche |
turc | turcque |
vieux | vieille |
Моннан тыш, кайбер очракларда регуляр үзгәрешләр килеп чыга:
|
Күплек саны формасын ясау берничә ысуллары кулланыла.
|
Өстәвенә, beau/bel, nouveau/nouvel, vieux/vieil, fou/fol, mou/mol сүзләренең күплек саны берәр формасы гына бар, алар гади формаларыннан ясала: beaux, nouveaux, vieux, fous, mous.
Чагыштыру дәрәҗәсе | Ясалышы | Мисаллар | Чыгарылма |
---|---|---|---|
Чагыштыру дәрәҗәсе | plus, moin, aussi (+ que теркәгече) | La Volga est plus large que la Moskova «Идел Мәскәү елгасыннан киңрәк» La territoire de la France est moins grand que celui de l'U.R.S.S. «Франция территориясе ССРБ-ныкыдан кечерәк» Les monuments de Léningrad sont aussi intéressants que le monuments de Moscou «Ленинград һәйкәлләре Мәскәү һәйкәлләре кебек үк кызыклы» |
bon «яхшы» — meilleur(e) «яхшырак» mauvais «яман» — pire «яманрак» petit «кечкенә» — moindre (шулай ук plus petit(e)) «кечерәк» |
Артыклык дәрәҗәсе | билгеле артикль + plus, moin | La Loire est la plus grade fleuve de la France «Луара — Франциядә иң зур елга» Cette œuvre est la moins intéressante «Бу әсер иң кызыксыз» |
bon «яхшы» — артикль + meilleur(e) «иң яхшы» mauvais «яман» — артикль + pire «иң яман» petit «кечкенә» — артикль + moindre (шулай ук plus petit(e)) «иң кечкенә» |
Гади сыйфатлардан тыш, күрсәтү, тартым сыйфатлар һәм билгесез сыйфатлар бар, төрләнеше махсус һәм күптөрле.
Сыйфат төрле родлы исемнәр яки алмашлыклар төркеменә караса, ул ир-ат формасында тора: Marie (хатын-кыз) et Pierre (ир-ат) sont intelligents (ир-ат формасы) «Мари белән Пьер акыллы»; gens «кешеләр» сүзе төрле очракларда төрле родлы сыйфатлар белән кулланыла.
Иң еш кулланыла торган сыйфатлар (bon «яхшы», mauvais «яман», grand «зур» һ.б.), шулай ук күрсәтү, тартым сыйфатлар, билгесез сыйфатлар һәм quel «кайсы» сүзе исем алдыннан килә ала, башкалар бөтенесе исә исем артыннан киләргә тиеш.
Француз телендә фигыльнең зат, сан, заман, юнәлеш (рус. залог) һәм төркемчә (рус. наклонение) категорияләре бар.
|
Ике сыйфат фигыль төре бар: participe présent һәм participe passé. Participe présent формасы ясау өчен -ons'сыз Présent заманы 1-нче зат күплек саны формасындагы фигыльгә -ant кушыла; participe passé формасы ясау өчен I спряжение фигыле нигезенә -é, II спряжениенекенә -i ялгана; III спряжение өчен уртак кагыйдә юк. Дүрт төркемчә бар: хикәя фигыль (рус. изъявительное наклонение, фр. mode indicatif), боерык фигыль (рус. повелительное наклонение, фр. mode impératif), шарт фигыль (рус. условное наклонение, фр. mode conditionnel), субъюнктив (рус. сослагательное наклонение, фр. mode subjonctif). Боерык фигыльдән башка барысының да үз заман системалары бар. Гади заманнарда фигыль үзе, катлаулы заманарда исә ярдәмчел аның белән фигыльләр кулланыла.
Төркемчә | Үткән заманнар | Хәзерге заманнар
(барысы да гади) |
Киләчәк заманнар | ||
---|---|---|---|---|---|
Гадиләр | Катлаулылар | Гадиләр | Катлаулылар | ||
Indicatif | Imparfait Passé simple |
Passe composé Plus-que-parfait Passé antérieur Passé immédiat Passé immédiat dans le passé |
Présent | Futur simple Futur dans le passe |
Futur antérieur Futur immédiat Futur immédiat dans le passé |
Conditionnel | Conditionnel passé 1-ère forme Conditionnel passé 2-ième forme |
Coditionnel présent | |||
Subjonctif | Subjonctif imparfait | Subjonctif passé Subjonctif plus-que-parfait |
Subjonctif présent |
Хикәя фигыль | I спряжение | II спряжение | Нәрсәгә кушымчалары ялгана | |||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|
1-нче зат | 2-нче зат | 3-нче зат | 1-нче зат | 2-нче зат | 3-нче зат | |||
Présent | Берлек саны | -e | -es | -e | -is | -is | -it | Инфинитив нигезенә |
Күплек саны | -ons | -ez | -ent | -issons | -issez | -issent | ||
Passé simple | Берлек саны | -ai | -as | -a | -is | -is | -it | |
Күплек саны | -âmes | -âtes | -èrent | -îmes | -îtes | -irent | ||
Imparfait | 1-нче зат | 2-нче зат | 3-нче зат | |||||
Берлек саны | -ais | -ais | -ait | -ons'сыз Présent заманы 1-нче зат күплек саны формасындагы фигыльгә | ||||
Күплек саны | -ions | -iez | -aient | |||||
Futur simple | Берлек саны | -ai | -as | -a | Инфинитивка | |||
Күплек саны | -ons | -ez | -ont | |||||
Futur dans le passé | Берлек саны | -ais | -ais | -ait | ||||
Күплек саны | -ions | -iez | -aient | |||||
Шарт фигыль | 1-нче зат | 2-нче зат | 3-нче зат | |||||
Coditionnel présent | Берлек саны | -ais | -ais | -ait | Инфинитивка | |||
Күплек саны | -ions | -iez | -aient | |||||
Субъюнктив | 1-нче зат | 2-нче зат | 3-нче зат | |||||
Subjonctif présent | Берлек саны | -e | -es | -e | -ent'сыз Présent заманы 3-нче зат күплек саны формасындагы фигыльгә | |||
Күплек саны | -ions | -iez | -ent | |||||
Subjonctif imparfait | Берлек саны | -se | -ses | -ât | Présent simple 2-нче зат берлек саны формасындагы фигыльгә | |||
Күплек саны | -sions | -siez | -sent |
Төркемчә | Заман | Ясалышы |
---|---|---|
Хикәя фигыль | Passe composé | présent формасындагы avioir/être фигыле + participe passé |
Plus-que-parfait | imparfait формасындагы avioir/être фигыле + participe passé | |
Passé antérieur | passé simple формасындагы avioir/être фигыле + participe passé | |
Passé immédiat | présent формасындагы venir фигыле + de + инфинитив | |
Passé immédiat
dans le passé |
imparfait формасындагы venir фигыле + de + инфинитив | |
Futur antérieur | futur simple формасындагы avioir/être фигыле + participe passé | |
Futur immédiat | présent формасындагы aller фигыле + инфинитив | |
Futur immédiat
dans le passe |
imparfait формасындагы aller фигыле + инфинитив | |
Шарт фигыль | Conditionnel passé
1-ère forme |
conditionnel présent формасындагы avioir/être фигыле + participe passé |
Conditionnel passé
2-ième forme |
subjonctif imparfait формасындагы avioir/être фигыле + participe passé | |
Субъюнктив | Subjonctif plus-que-parfait | |
Subjonctif passé | subjonctif présent формасындагы avioir/être фигыле + participe passé |
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.