Россия рэп-башкаручы, җырчы һәм җырлар авторы From Wikipedia, the free encyclopedia
Иван Тимофеевич Дрёмин[1] (FACE тәхәллүсе астында танылган; 1997 елның 8 апреле, Уфа, Башкортстан республикасы, Россия) — Россия рэп-башкаручы, җырчы һәм җырлар авторы.
Иван Дрёмин 1997 елның 8 апрелендә Уфада туа. Милләте буенча рус. Уфа шәһәренең 5 нче лицеенда укыган[2]. Җиденче сыйныфка кадәр музыка мәктәбендә укый, соңрак бокс белән шөгыльләнә, шәһәр ярышларында медальләр ала. Урта белем алган һәм БДИ нәтиҗәләре буенча вузга керә алмаган. Аны армиягә йөзендә татуировкалар һәм кайбер авырулар аркасында алмаганнар[3].
Беренче җырын 2015 елда әбисе акчасына язган. Октябрьдә үк үзенең беренче «Проклятая печать» мини-альбомын чыгара. Альбомга алты җыр керә: «Шаринган», «Гоша Рубчинский», «Rock Star», «Проклятая печать», «Суицид» һәм «Бездельник» трекы.
2016 елның 7 мартында «Vlone» мини-альбомын (5 җыр), 9 июньдә — «Mayhem» (3 җыр), 25 июльдә — «Playboy» (4 җыр) чыгара.
2017 елның 8 апрелендә үзенең 20 еллыгына дебютлы «Hate Love» студия альбомын чыгара. Аңа 16 трек кергән.
2017 елның 11 октябрендә «вДудь» тапшыруы кысаларында Юрий Дудька интервью бирә.
2019 елның 1 февралендә Face үзенең беренче «Slime» микстейпын чыгара.
Видеоблогер Марьяна Ро белән очраша[4].
Аның әтисе, Тимофей Дрёмин, 2019 елда шулай ук видеоблогер булган: аның каналы «Тимоха Против Всех» дип аталган.
Студия альбомнарыМикстейплар
|
Мини-альбомлар
|
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.