Төр (лат.  Species) — биологиядә төп таксоннарның иң вагы. Бүген галимнәр хайваннарның ике миллион, ә үсемлекләрнең 400 мең төре барлыгы турында мәгълүмат бирә[1], шул ук вакытта яңа төрләр ачылып тора.

Thumb

Тарих

Thumb
Карл Линней хезмәтенең титул бите

Төр, ыру, тәртип һәм сыйныфка бүленеш беренче мәртәбә Линней классификациясендә очрый. Шуннан аларга башка төркемнәр дә кушыла (мәсәлән, тип һәм гаилә)[2].

Линней, Лапландия флорасы турында язганда, һәр үсемлеккә ике исем биргән: ыруы исемен һәм төре исемен. Ыру исеме бу ыруга кергән барлык төрләр өчен гомуми була. Төр исеме - бөтен бер-берсеннән аерылмас организмнар төркеме исеме[1]. Мәслән, Carpa pyrenaica (Пиреней кәҗәсе) исемендә Carpa - ыру, ә pyrenaica - төр; Африка филе исемендә фил - ыру, ә Африка - төрнең исеме.

Линнейгә хәтле дә шундый система була, әмма ыру исеменә озын характеристикалар кушканнар[1].

Линней организмнарны төрләргә тышкы охшашлык буенча аерган, һәм бу хәл хаталарга китергән. Мәсәлән, кыр үрдәге ата-хайванын һәм ана-хайванын галим төрле төрләргә бүлгән. Хәзер төрләргә бүлү тышкы билгеләр буенча түгел, ә төзелеш, тотыш, нинди территориядә яшәүгә карап билгеләнә[1].

Тере организмнарның икеле исеме бинар система дип атала.

Төр сыйфатлары

Төр сыйфатларын инглиз биологы Джон Рэй чыгарган:

  • Төрдәш организмнарның төп сыйфатлары уртак
  • Төп сыйфатларын нәселләренә бирәләр, төрдәшләр үзара парлар ясый һәм үрчиләр[1]

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

Wikiwand in your browser!

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.

Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.