Remove ads
From Wikipedia, the free encyclopedia
Өлфәт — атналык гәҗит. 1905 елның 11 декабреннән 1907 елның 9 июненә кадәр Санкт-Петербург шәһәрендә татар телендә нәшер ителә. Нәшир һәм мөхәррир – Габдрәшит Ибраһимов.
Өлфәт | |
| |
Гамәлгә куючы | |
---|---|
Нигезләнде |
11 (24) декабрь 1905 |
Тел | |
Публикацияләр туктату | |
Төп офис |
1907 елда Санкт-Петербургта «Өлфәт» татар газетасына кушымта буларак, беренче казакъ газетасы «Серке» (нәшир Шәймәрдан Кощегулов, мөхәррир Миръякуп Дулатулы) басыла башлый. Беренче гилдия татар сәүдәгәре Вәли Хәлфин (Акмолинск) әлеге басмаларга меценат булып торган. Кушымта-газетаның максаты ― казакъ халкының аңын уяту һәм аны милли хокуклар һәм ирекләр өчен көрәшкә алып бару. Мәкалә авторлары казакъ халкының христианлашуына каршы чыгыш ясый, җирләрне, көтүлекләрне, казакъларның су ресурсларын кире кайтаруны, казакъ мәктәпләрен, мәчет-мәдрәсә, театрларны күбрәк ачуны, газеталар, журналлар, дәреслекләр һәм мөселман әдәбиятын чыгаруны таләп итәләр[1].
Казакъ телендәге кушымтаның 1-2 саны гына чыгып калган, «Өлфәт» татар газетасы ябылгач (1907), кушымта да чыгудан туктаган.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.