Урта Азияда урнашкан дәүләт From Wikipedia, the free encyclopedia
Әфганста́н яки Ауганстан (tat. lat.Äfğänstan, Awğanstan, /æfˈɡænᵻstæn/, пушту һәм дари افغانستان Әвгонистон), рәсми атамасы — Әфганстан Ислам Әмирлеге (пушту د افغانستان اسلامي امارات, дари امارت اسلامی افغانستان) — Урта көнчыгышта урнашкан дәүләт. Дөньяның иң фәкыйр илләренең берсе. Соңгы 30 ел дәвамында (1978 елдан башлап) илдә гражданнар сугышы бара.
Әфганстан | |
пушту افغانستان | |
Байрак[d] | Илтамга[d] |
Нигезләнү датасы | 1709, 19 июнь 1747, 1823, 1926, 1973, 1978, 1992, 1996, 2002, 2004 һәм 2021 |
---|---|
Рәсми исем | امارت اسلامی افغانستان[1], Islamskie Państwo Afganistanu[2], Islamic Emirate of Afghanistan[3] һәм Afganská islamská republika[4] |
Кыскача исем | 🇦🇫 |
Гомер озынлыгы | 63,673 ел[5] |
Демоним | Afghan, أفغانية, أفغاني, աֆղան, afganistandar, afganès, afganesa, 阿富汗人, Afghánec, Afgánec, Afghaan, Afghaanse, afgán, Afghánka, Afgánka, afghaner, afgano, afgana, afgano, Afganistanano, Lafganistänan, أفغان, afgani, afgan, afgană, আফগান, afghano, afghana, afghani, afghane, afgani, afganistanu, afganistana, Afganastánach, афғон, афғонистонӣ, Afghane[1], Afghan[1], афганец, афганистанец, афганистанцы, Afghanistaner, Afghanistanerin, ኣፍጋናዊ, afghana, afghane, afghani, afghan, أفغاني, أفغانية, أفغانيين, أفغانيات, אפגני, אפגנית, אפגנים һәм אפגניות |
Рәсми тел | пушту теле[6], дари[d][6], Бәлүҗ теле[7][8], Нуристан телләре[7][8], Памир телләре[7][8], Пашайи теле[7][8], үзбәк теле, гарәп теле[6] һәм төрекмән теле[7] |
Гимн | Батырлар йорты бу[d] |
Мәдәният | Әфганстан мәдәнияте[d] |
Дөнья кисәге | Азия[9] |
Дәүләт | Әфганстан |
Башкала | Кабул |
Сәгать поясы | UTC+4:30[d] һәм Азия/Кабул[d][10] |
Иң көнчыгыш ноктасы | 37°14′03″ т. к. 74°53′23″ кч. о. |
Иң төньяк ноктасы | 38°29′27″ т. к. 70°59′21″ кч. о. |
Иң көньяк ноктасы | 29°23′19″ т. к. 62°28′09″ кч. о. |
Иң көнбатыш ноктасы | 31°29′12″ т. к. 60°51′22″ кч. о. |
Геомәгълүматлар | Data:Afghanistan.map |
Иң югары ноктасы | Ношак[d][7] |
Иң түбән ноктасы | Амудәрья[7] |
Идарә итү формасы | унитар дәүләт[d], теократия[d] һәм Әмирлек |
Дәүләт башлыгы вазыйфасы | әмир әл-мөэминин[d] |
Ил башлыгы | Һибәтулла Ахунзадә |
Хөкүмәт башлыгы вазыйфасы | Әфганстан премьер-министры[d] |
Хөкүмәт башлыгы | Мөхәммәд Хәсән Ахунд |
Башкарма хакимият | Әфганстан хөкүмәте[d] |
Канунбирү органы | Әфганстан милли ассамблеясе[d] |
Югары мәхкәмә органы | Әфганстан югары мәхкәмәсе[d] |
Үзәк банкы | Әфганстан үзәк банкы[d] |
Дипломатик мөнәсәбәтләр | Албания, Америка Кушма Штатлары, Италия, Австралия, Германия, Канада, Иран, Согуд Гарәбстаны, Украина, Сербия, Кытай, Норвегия, Дания, Төркия, Пакьстан, Таҗикстан, Кытай Җөмһүрияте, БГӘ, Көньяк Корея, Мексика, Россия, Япония, Һиндстан, Бангладеш, Гөрҗистан, Корея Халык Демократик Җөмһүрияте[11] һәм Маҗарстан |
Әгъзалык | Берләшкән Милләтләр Оешмасы, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы[12], Халыкара реконструкция һәм үсеш банкы[d], Халыкара үсеш ассоциациясе[d], Халыкара финанс корпорациясе[d], Инвестицияләр иминлеген гарантияләү буенча күпъяклы агентлык[d], Инвестицион бәхәсләрне хәл итү буенча халыкара үзәк[d], Азия үсеш банкы[d], Интерпол[13][14], ХКТО[d][15][16], Тимер юллар хезмәттәшлеге оешмасы[d], Мәгариф, фән һәм мәдәният сораулары буенча Берләшкән Милләтләр Оешмасы[17], Бөтендөнья почта берлеге[18][19], Халыкара телекоммуникацияләр берлеге[d][20], Бөтендөнья метеорология оешмасы[21], Бөтендөнья сәламәтлек оешмасы[22], Халыкара яңартыла торган энергия чыганаклары агентлыгы[d][23] һәм Бөтендөнья таможня оешмасы[d][24] |
Балигълык яше | 18 яшь |
Никахка керү яше | 18 яшь һәм 16 яшь |
Халык саны | 37 466 414 (июль 2021)[25] |
Ир-ат халкы | 19 090 409[26], 19 692 301[26], 20 254 878[26] һәм 20 766 442[26] |
Хатын-кыз халкы | 18 679 089[26], 19 279 930[26], 19 844 584[26] һәм 20 362 329[26] |
Административ бүленеше | Бадахшан[d], Бадгис[d], Баглан[d], Бәлех вилаяте[d], Бамиан[d], Дайкунди[d], Фарах[d], Фарьяб[d], Газни[d], Гур[d], Гильменд[d], Герат[d], Джаузджан[d], Кабул[d], Кандагар[d], Каписа[d], Хост[d], Кунар[d], Кундуз[d], Лагман[d], Логар[d], Вардак[d], Нангархар[d], Нимроз[d], Нуристан[d], Пактия[d], Пактика[d], Панджшер[d], Парван[d], Саманган[d], Сари-Пуль[d], Тахар[d], Урузган[d] һәм Забуль[d] |
Су өслеге өлеше | 0 процент[27] |
Акча берәмлеге | әфгани[d] |
Номиналь тулаем эчке продукт | 14 583 135 237 $[28] |
Прямые иностранные инвестиции, чистые поступления | 0,3 процент[29], 230 000 $[30] һәм 53 390 000 $[30] |
Прямые иностранные инвестиции, чистый отток | −0,1 процент[31] һәм −10 795 104 $[32] |
Кеше потенциалы үсеше индексы | 0,478[33] |
Inequality-adjusted Human Development Index | 0,323[34] |
Үз-үзенә кул салулар күрсәткече | 4,7[35] |
Эшсезлек дәрәҗәсе | 9 процент[36] һәм 8,5 процент[37] |
Нәрсә белән чиктәш | Пакьстан, Иран, Төрекмәнстан, Үзбәкстан, Таҗикстан һәм Кытай |
Автомобил хәрәкәте ягы | уң[d] |
Челтәр көчәнеше | 240 вольт |
Электр аергычы төре | Europlug[d][38], D төре[d] һәм Schuko[d][38] |
Кулланылган тел | дари[d], Kamviri[d], Южноузбекский язык[d], Нангалами теле, Сави теле, Парачи теле, Камката-вари теле, Санглечи теле, Pahlavni[d], Вотапури-катаркалай теле, Джакати[d], Тираһи теле, юсуфзайский пушту[d], западный белуджский язык[d], афганский жестовый язык[d], пушту теленең Кандаһар диалекты[d], гарәп теленең Бохара диалекты[d], төрекмән теле, Aimaq[d], Васи-вари теле, Могол теле, Брауи теле, Ашкун теле, ишкашим теле[d], Хазара[d], Мунджи теле, Гавар-бати теле, Калаша-ала теле, шугни теле, вахи теле, Трегами теле, Шумашти теле, Warduji[d], северо-восточный пашаи[d], юго-западный пашаи[d], юго-восточный пашаи[d] һәм северо-западный пашаи[d] |
Мәйдан | 652 230 км²[27] |
Рәсми веб-сайт | alemarahenglish.af |
Һәштәге | Afghanistan[39] |
Югары дәрәҗәле Интернет домены | .af |
Тематик география | Әфганстан географиясе[d] |
Рәсми дине | ислам |
Нинди вики-проектка керә | WikiProject Afghanistan[d] |
Ачык мәгълүматлар порталы | Afghanistan Open Data project[d] |
Библиография | Әфганстан библиографиясе[d] |
Феноменның икътисады | Әфганстан икътисады[d] |
Феноменның демографиясе | Әфганстан халкы[d] |
Мәзһәб | Мәлики мәзһәбе[40] |
Мәктәптә укымаган балалар саны | 2 941 796[41] |
Джини коэффициенты | 27,8[42] |
Тулаем туулар коэффициенты | 4,843[43] |
Шәһәр халкы | 9 727 157[26], 10 142 913[26], 10 551 772[26] һәм 10 946 834[26] |
Авыл халкы | 28 042 342[26], 28 829 317[26], 29 547 690[26] һәм 30 181 937[26] |
Уку-язу нисбәте | 43 процент[44] |
Демократия индексы | 0,32[45] |
BTI Governance Index | 4,62[46], 4,44[46], 3,68[46], 3,38[46], 3,3[46], 3,88[46], 4,02[46][47] һәм 4,36[46] |
BTI Status Index | 3,02[46], 3,14[46], 2,81[46], 2,82[46], 2,97[46], 2,95[46], 3,21[46] һәм 2,92[47] |
Социаль медиаларда күзәтүчеләре | 84 600 ± 99[48] |
Туым күрсәткече | 36,466[26], 36,051[26], 35,842[26] һәм 35,143[26] |
Үлем күрсәткече | 6,791[26], 7,113[26], 7,344[26] һәм 6,906[26] |
Happy Planet Index score | 29,4[49] |
Илнең мобиль коды | 412 |
Илнең телефон коды | +93 |
Халыкара префикс | 0 |
Гадәттән тыш хәлләрдә ярдәм телефоны | 112[d][50], 1-0-0[d][51], 101[d][51] һәм 102[d][51] |
Номер тамгасы коды | AFG |
Диңгездәге идентификацияләү номеры | 401 |
Монда җирләнгәннәр төркеме | Төркем:Әфганстанда җирләнгәннәр[d] |
Бу якта төшерелгән фильмнар төркеме | Төркем:Әфганстанда төшерелгән фильмнар[d] |
Әфганстан Викиҗыентыкта |
Әфган атамасы беренче тапкыр 982 елда килеп чыга. Гарәп сәяхәтчесе Ибн Баттута ил хакында боларны әйтә: «Без Кабулда булдык. Кабул бик зур шәһәр булган, ә хәзер монда фарсы кабиләре яши. Алар үзләрен әфган атыйлар».
Илдә күп таулар, тигезлекләр бар. Төньякта Бактрий тигезлеге урнаша. Якында Караком чүле, Әфганстанның көнбатышында Наомид чүле, Дашти-Марго чүле урын ала. Дәүләтнең иң зур тавы — Ношак (7492 м). Илдә иң зур елгалар: Амудәрья, Һерируд, Һилмәнд.
Файдалы казылмаларга килгәндә, илдә 1400 гә якын файдалы казылмалар чыганагы бар,[52][53][54] шулар арасында, барит, хромит, күмер, бакыр, тимер рудасы, кургаш, табигый газ, нефть, кыйммәтле һәм ярымкыйммәтле ташлар, тоз, күкерт, тәлк, тутыя һәм башка минерллар.[55][56]. Айнак исемле бакыр чыганагы Ауразиядә иң зур санала.
Әфганстан территориясенең зур өлеше коры субтропик континенталь климаты зонасында урнашкан. Җәе эссе һәм коры (июльнең уртача температурасы +32…+35 °C, тауларда +10…+14 °C), кышы җылы, тауларда суык (гыйнварның уртача температурасы тигезлекләрдә 0…+8 °C; -30 °Cка хәтле суыклар да күзәтелә, тауларда 0 °C дан түбән, аяз көннәр күп була). Уртача еллык явым-төшемнәр саны төньякта 170-280 мм, чүлләрдә 40-50 мм, тау битләүләрендә 800 миллиметргача.
Беренче кешеләр бу җирләрдә 5000 ел элек пәйда булган. Хәзерге Әфганстан территориясендә БЭК 1 нче меңъеллыкта берничә вак дәүләт булган, Бахтәр шуларның иң көчлесе иде. Алар гасырлар дәвамында Ахәмәниләр, Сәләүкиләр, Гарәп хәлифәлеге, Газнәвиләр, Мугыллар, Тимуриләр, Бабуриләр, Сәфәвиләр хакимлеге астында булган. 1747 елда Әхмәтшаһ Дөррани Хөрәсән, Систан, Синд, Бәлүҗстан, Пәнҗаб, Кәшмир һәм Балхны, шула ук Амудәрьяның сул ярындагы аерым җирләрне кулга төшереп, беренче мәртәбә мөстәкыйль Әфганстан дәүләтенә нигез салган. Ләкин ул 1818 елда берничә ханлыкка таркалды. 1825 елда Кабул хакиме Дусмөхәммәт әфган җирләрен бербөтен дәүләт итеп берләштермәкче булган, ләкин Британ империясе башлап җибәргән ингиз-әфган сугышлары (1838-1840, 1878-1880) моңа комачаулаган. Британия Әфганстанны үз мөстәмләкәсенә әйләндерә алмаган, ләкин 1879 елда тышкы сәясәт аның кәнтрүле астына үткән. 19 гасыр азагында — 20 гасыр башында Әфганстанда үзәкләштерелгән дәүләт формалашу процессы бетеп килгән. Беренче бөтендөнья сугышы вакытында Әфганстан үзен битараф дип игълан итте. Кулай халыкара шартларның барлыкка килүе Әфганстан әмире Әмануллаханга 1919 елның 28 февралендә Әфганстанны бәйсез дип игълан итүгә мөмкинлек бирде.
Әфганстан — күпмилләтле дәүләт. Анда төрле телләр төркемнәренә караган утыздан артык халык яши. Халкының яртысы диярлек — пуштуннар (42%). Таҗиклар (27%), үзбәкләр (9%), һәзаралар (8%), чәраймаклар (4%), төрекмәннәр (3%), бәлүҗләр (2%), пәшәиләр, нуристаниләр, гарәпләр, памириләр, браһвиләр, гурҗарлар, кыргызлар, һәм хәтта аз санда татарлар[57] да бар.
Моны да карагыз: Әфганстан татарлары
Шәһәрләрдә 26% яши.[58] Эре шәһәрләр: Кабул, Мазары-Шәриф, Кандаһар, Һәрат, Кондыз, Талукан, Пулы-Хөмри, Шеберган, Чарикар.[3]
Сөйләшелә торган телләр: дари — 50%, пушту — 35%, төрки телләр — 11%, бәлүҗ теле — 2%, башка телләр — 4%.[59]
Халкының 100 % диярлек ислам динендә тора, шуларның якынча 90 % — сөнни мөселманнар, 7-19% — шигый мөселманнар[60]. Ислам диненнән христиан диненә күчүчегә үлем җәзасы бирелә. Әфганстанда (Кабул, Кандаһар, Җәләлабад шәһәрләрендә) һинд дине вәкилләре (ун мең кеше), сикхлар (4 мең) яши. Христианнар 30 мең (күпчелеге чит ил ватандашлары). Бәһаи дине вәкилләре — 15 мең кеше. Зәрдөштлек дине вәкилләре — 3,5 мең кеше.
Әфганстан 34 вилаятькә (ولايت, wilåyat) бүленә. Вилаять башында Әфганстан президенты тарафыннан тәгаенләнгән губернатор тора.[1] Һәр вилаять Әфганстан хөкүмәтенең Агайлар пулатында ике кеше белән вәкиллек ителгән, шуларның берсе вилаять шурасы тарафыннан дүртьеллык мөддәткә сайлана, икенчесе исә өчьеллык мөддәткә район шуралары тарфыннан сайлана. Халык пулатына депутатлар турыдан-туры районнардан (гомуми саны — 388) сайланыла; вилаятьне тәшкил итүче районардан сайланган депутатлардан иң кимендә икесе хатын-кыз булырга тиеш.
Вилаять | # | ISO 3166-2[62] | Үзәк | Халык саны
(2015)[63] |
Мәйдан
(км²) |
Районнар
саны |
Харита |
---|---|---|---|---|---|---|---|
Бәдәхшан | 30 | AF-BDS | Фәйзабад | 950,953 | 44,059 | 29 | |
Бадгыйс | 4 | AF-BDG | Калаи-Нәү | 495,958 | 20,591 | 7 | |
Бәгълан | 19 | AF-BGL | Пулы-Хөмри | 910,784 | 21,118 | 16 | |
Бәлх | 13 | AF-BAL | Мазары-Шәриф | 1,325,659 | 17,249 | 15 | |
Бамъян | 15 | AF-BAM | Бамъян | 447,218 | 14,175 | 7 | |
Дайкөнди | 10 | AF-DAY | Нили | 424,339 | 18,088 | 8 | |
Фәраһ | 2 | AF-FRA | Фәраһ | 507,405 | 48,471 | 11 | |
Фәрьяб | 5 | AF-FYB | Мәймәнә | 998,147 | 20,293 | 14 | |
Газни | 16 | AF-GHA | Газни | 1,228,831 | 22,915 | 19 | |
Гур | 6 | AF-GHO | Чагчаран | 690,296 | 36,479 | 10 | |
Һилмәнд | 7 | AF-HEL | Ләшкәр-Гәһ | 924,711 | 58,584 | 13 | |
Һәрат | 1 | AF-HER | Һәрат | 1,890,202 | 54,778 | 15 | |
Җәүзҗан | 8 | AF-JOW | Шеберган | 540,255 | 11,798 | 9 | |
Кабул | 22 | AF-KAB | Кабул | 4,372,977 | 4,462 | 18 | |
Кандаһар | 12 | AF-KAN | Кандаһар | 1,226,593 | 54,022 | 16 | |
Каписа | 29 | AF-KAP | Мәхмүде-Ракый | 441,010 | 1,842 | 7 | |
Хуст | 26 | AF-KHO | Хуст | 574,582 | 4,152 | 13 | |
Көнәр | 34 | AF-KNR | Әсәдабад | 450,652 | 4,942 | 15 | |
Кондыз | 18 | AF-KDZ | Кондыз | 1,010,037 | 8,040 | 7 | |
Ләгъман | 32 | AF-LAG | Миһтарләм | 445,588 | 3,843 | 5 | |
Лугар | 23 | AF-LOG | Пулы-Галәм | 392,045 | 3,880 | 7 | |
Вәрдәк | 21 | AF-WAR | Мәйдәншәһр | 596,287 | 9,934 | 9 | |
Нәңгәрһар | 33 | AF-NAN | Җәлалабад | 1,517,388 | 7,727 | 23 | |
Нимруз | 3 | AF-NIM | Зәрәнҗ | 164,978 | 41,005 | 5 | |
Нурестан | 31 | AF-NUR | Парун | 147,967 | 9,225 | 7 | |
Пәктия | 24 | AF-PIA | Гәрдез | 551,987 | 6,432 | 11 | |
Пәктика | 25 | AF-PKA | Шәрәнә | 434,742 | 19,482 | 15 | |
Пәнҗшер | 28 | AF-PAN | Базарак | 153,487 | 3,610 | 5 | |
Пәрван | 20 | AF-PAR | Чарикар | 664,502 | 5,974 | 9 | |
Сәмәнган | 14 | AF-SAM | Сәмәнган | 387,928 | 11,262 | 5 | |
Сәре-Пул | 9 | AF-SAR | Сәре-Пул | 559,577 | 16,360 | 7 | |
Тәхар | 27 | AF-TAK | Талукан | 983,336 | 12,333 | 16 | |
Урызган | 11 | AF-URU | Тәринкот | 386,818 | 12,696 | 6 | |
Забул | 17 | AF-ZAB | Калат | 304,126 | 17,343 | 9 |
Әфганстан — өч хакимият тармагыннан (канун чыгару, башкарма һәм мәхкәмәи) торган ислам җөмһүрияте. Гамәлдәге конституция 2004 елда кабул ителгән. Дәүләт башлыгы — президент. Ул гомуми, тигез һәм турыдан-туры тавыш бирү нигезендә 4 еллык мөддәткә (срокка) сайлана һәм бу вазыйфага тагын фәкать бер тапкыр гына сайланырга мөмкин. Башкарма хакимиятне президент җитәкчелегендәге хөкүмәт гамәлгә ашыра. Иң югары канун чыгару органы — ике пулаттан (югары – Агайлар пулаты, аскы – Халык пулаты) торган Милли мәҗлес.
Тулаем эчке продуктта авыл хуҗалыгы өлеше 79,8%, сәнәгать өлеше 5,7%, хезмәт күрсәтү тармагы өлеше 15,7 процентны тәшкил итә. Төп экспорт партнөрлары — Һиндстан (42,2%), Пакстан (28,9%), Таҗикстан (4.6%, 2015).[64] Экспортлана торган таварлар — әфьюн, бодай, җиләк-җимешләр, чикләвекләр, келәмнәр, йон, мамык, җәнлек тиреләре, кыйммәтле ташлар. Төп импорт партнөрлары — Пакстан (38,6%), Һиндстан (8,9%), АКШ (8,3%), Төрекмәнстан (6,2%), Кытай (6%), Казакстан (5,9%), Aзәрбайҗан (4,9%).[65] Импортлана торган таварлар — җиһазат, азык-төлек, тикстил, нефть мәхсулатлары.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.