Әрмән теле
From Wikipedia, the free encyclopedia
Әрмән теле (әрм. Հայոց լեզու — сүзгә-сүз «әрмәннәр теле») — гадәттә аерым бер төркемгә аерылучы һинд-аурупа телләр гаиләсенә керүче тел.
Барлыгы сөйләшүчеләр саны якынча 6,4 млн кеше. Әрмәнстанның дәүләт теле. Шулай ук Россиядә Ростов-Дон өлкәсендә (күбесенчә Ростов-Дон шәһәренең Нахичевань тарихи урынында һәм Ростов-Дон өлкәсенең Мясникован районында), Краснодар краенда һәм Ставрополь краенда сөйләшелә.
Әрмән теле тарихын өч дәвергә бүлеп була:
а) борынгы әрмән теле (грабар тили, 5 — 11 гасырлар); б) урта дәвер әрмән теле (11 — 17 гасырлар) в) хәзерге әрмән әдәби теле (17 гасырдан башлап). Ул күп диалектларга аерылыучы көнбатыш һәм көнчыгыш төркемгә ия. Әрмәнстан халкы көнчыгыш әрмән телендә сөйләшәләр. Әрмән телендә 6 сузык вә 30 тартык аваз бар. Грамматик җенес югалган, 7 килеш, төрләнешнең 8 тибы бар. Әрмән теле — нигездә агглютинатив тел.
Шулай ук карагыз
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.