Remove ads
From Wikipedia, the free encyclopedia
Садыйкова Әкълимә Гариф кызы (7 ноябрь 1908 ел — 18 июнь 1993 ел) — Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрының 1933—1983 еллардагы актеры. РСФСР‑ның атказанган (1972), Башкорт АССР‑ының халык (1955) артисты. Хөрмәт Билгесе ордены кавалеры (1955).
Җенес | хатын-кыз |
---|---|
Туу датасы | 7 ноябрь 1908 |
Туу урыны |
Кушнарин районы Түбән Акбаш, Шариповский сельсовет[d], Кушнарин районы |
Үлем датасы | 18 июнь 1993 (84 яшь) |
Үлем урыны | Ташкәнт, Үзбәкстан |
Һөнәр төре | актёр |
Бүләкләр |
Әкълимә Гариф кызы Садыйкова 1908 елның 7 ноябрендә Уфа губернасының Уфа өязе Шәрип улусы[1] Түбән Акбаш авылында туган.
1931 елда Башкортстан сәнгать техникумын тәмамлаган (В. Мортазин‑Иманский, М. Ә. Мәһәдиев курсы). 1931—1933 елларда Россия дәүләт театр сәнгате институтында (ГИТИС)(Р. Н. Симонов һәм Ю. А. Заводской классы) укый. 1933—1983 елларда Башкорт дәүләт академия драма театры актеры. Башлыча үзенчәлекле рольләрдә уйный, музыкаль спектакльләрдә чыгыш ясый.
Җимешле иҗаты өчен 1955 елда «Хөрмәт Билгесе» ордены белән бүләкләнә.
Әкълимә Садыйкова 1993 елның 18 июнендә Ташкәнт шәһәрендә вафат була.
Садыйкова Әкълимә Гариф кызы типик һәм билгеле образлар иҗат итә. Күп комик рольләр башкара: Кукушкина («Төшемле урын» — «Доходное место», А. Н. Островский), Бочкарева («Платон Кречет», А. Е. Корнейчук), Шифабикә («Дивана яшьлек», И. Ә. Абдуллин), Кроче апа («Мут егет» — «Плут», Л. Пиранделлоның «Лиола» пьесасы буенча), аеруча Галәм карчык роле («Башмагым») тамашачылар тарафыннан бик җылы кабул ителә. Күп кенә драматик һәм фаҗигале ролләрне психологик тирәнлек һәм тормышчанлык белән гәүдәләндәрә: Көнбикә («Салават», Б. Бикбай), Шәмсинур («Ул кайтты», Ә. К. Атнабаев), Биби («Кара чәчәкләр» — «Черные розы», В. Г. Галимов, С. Джемальның шул ук исемле романы буенча) һәм башкалар.
Уфа шәһәренең Минһажев урамындагы 125-нче йортка Садыйкова Әкълимә Гариф кызы истәлегенә мемориаль тактаташ куела. Анда: «Бу йортта 1961—1996 елларда башкорт шагыйрәсе Фәүзия Рәхимголова, ә 1961—1988 елларда — БАССР‑ның халык артисты, РСФСР‑ның атказанган артисты Садыйкова Әкълимә Гариф кызы яшәгән» дип язылган.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.