Японнар (японча 日本人 ниһонҗин-ниппонҗин, 日本民族 нихон-минҗоку) — Япониянең төп халкы (98%). Япон телендә сөйләшәләр.
Японнарның гомуми саны 130 миллион кеше, Япониядә 127 миллион тора, шулай ук АКШта (1,2 млн), Бразилиядә (1,5 млн) яши.
Япон теле алтай гаиләсе пуес төркеменә карый.
Атама
Япония (Ниппон, Нихон) Япон утрауларыннда урнашкан. Япон империясенең иске атамасы "Дай Ниппон" (大日本) - "Бөек Япония" яки "Чыгучы Кояш Иле" дигән сүз.
Беренче япон борынгы дәүләтенең атамасы - Ямато.
Тарих
Япон халкының борынгы атамасы - Ва.
Борынгы заманда Япониядә асаба җирле халык айннар-эмиси торган, алар европеоидлар булган, көньякта кумасо һәм хаято кабиләләре торган. Соңрак алтай гаиләсе телле протояпоннар җирле халыкларны кысрыклап чыгарган һәм ассимиляцияләгән.
IV гасырда беренче уртак япон дәүләте Ямато барлыкка килгән. Кайбер япон чыганаклары буенча БЭК VII гасырда дәүләт барлыкка килгән. Хонсю һәм Хоккайдо соңрак үзләштерелгән.
Япон мәдәниятенә Кытай һәм Корея йогынты ясаган.
Япония хакимнәре һәрвакытта микадо (императорлар) булган.
1192 елда феодаллар хакимиятне алган, ил хәрби вәкиле - сөгун реаль хакимияткә ия булган.
1868 елда Мәйҗи инкыйлабы нәтиҗәсендә сөгунат хакимияте бәреп төшерелә, император хакимияте торгызыла.
1945 елда Япония чигенгәннән соң, яңа конституция кабул ителә.
Сылтамалар
- Пронников В. А., Ладанов И. Д. Японцы: Этнографические очерки / Отв. ред. С. А. Арутюнов. — М.: Наука (Главная редакция восточной литературы), 1983. — 272 с. — 20 000 экз. (в пер.)
- Пронников В. А., Ладанов И. Д. Японцы (этнопсихологические очерки). — Изд. 2-е, испр. и доп. — М.: Наука (Главная редакция восточной литературы), 1985. — 348 с. — 20 000 экз. (в пер.)
- Пронников В. А., Ладанов И. Д. Японцы (этнопсихологические очерки). — Изд. 3-е, испр. и доп. — М.: ВиМ, 1996. — 400 с. — 10 000 экз. — ISBN 5-87839-003-5. (в пер.)
- Боченкова А., Горбатько В. Кодекс БУСИДО. Хагакуре (Сокрытое в листве). — М.: ЭКСМО, 2008.
- Чижова М. Ю. Вокруг Света (Япония) // Вокруг света, 2009.
Wikiwand in your browser!
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.