Remove ads
From Wikipedia, the free encyclopedia
Яков Милатович (карат. Јаков Милатовић / Jakov Milatović; 1986 елның 7 декабре, Югославия СФР, Каратау СР, Титоград) ― каратаулы икътисадчы һәм сәясәтче, 2023 елның 3 апреленнән Каратауның сайланган президенты.[1] 2020―2022 елларда Здравко Кривокапич хөкүмәтендә икътисад һәм икътисади үсеш министры. Уңүзәкчел «Европа хәзер!» сәяси хәрәкәтен нигезләүчеләрнең берсе. [2][3][4]
Яков Милатович | |
---|---|
Каратауның сайланган президенты | |
Вазыйфада | |
Вазыйфага керешкән 2023 елның 3 апреле | |
Аңа кадәр | Мило Җуканович |
Каратау икътисад министры | |
Вазыйфада 2020–2022 | |
Президент | Мило Җуканович |
Аңа кадәр | Драгица Секулич |
Дәвамчысы | Горан Джурович |
Шәхси мәгълүмат | |
Туган | 7 декабрь 1986 (38 яшь) Югославия ЯФР, Каратау СР, Титоград |
Сәяси фирка | «Европа бүген!» сәяси хәрәкәте |
Белем | Каратау университеты (Титоград) Иллинойс университеты Вена икътисад университеты Рим Сапиенца университеты Оксфорд университеты |
1986 елның 7 декабрендә Каратау Социалистик Республикасының башкаласы Титоградта (1992 елдан Подгорица) туган. Башлангыч һәм урта белемне «Слободан Шкерович» гимназиясендә (ru) ала. Титоградта Каратау университетының (ru) Икътисад факультеты бакалавриатында укый. 2013 елда Оксфорд университетында икътисад магистры дәрәҗәсен ала.[5] Бөекбритания Форин-офисының Чивнинг стипендиясен (ru) һәм Конрад Аденауэр фонды (ru) стипендиясен алып укый. Инглиз, итальян һәм испан телләрен белә.[6][7]
Яков Милатович хезмәт эшчәнлеген NLB банкында рисклар белән идарә итү бүлегендә башлый, аннары Франкфурттагы Deutsche Вапкта Үзәк Аурупа һәм Көнчыгыш Аурупа дәүләтләрендә махсуслашкан кредит куркынычын бәяләү бүлегендә эшли. 2014 елдан Европа реконструкция һәм үсеш банкында, икътисади һәм сәяси анализ бүлегендә, башта Көньяк-Көнчыгыш Европа төбәге буенча икътисади аналитик буларак,[8] аннары Балкан ярымутравының көнбатыш өлешендәге дәүләтләр проблемалары буенча махсуслашкан икътисадчы буларак эшли. 2018 елда Европа Берлегенә кергән илләр, шул исәптән Румыния, Болгария, Хорватия һәм Словения буенча баш икътисадчы вазифасына кадәр күтәрелә. [7][9]
2020―2022 елларда ― Здравко Кривокапич хөкүмәтендә икътисад һәм икътисади үсеш министры. Финанс министры Милойко Спаич белән бергә «Европа хәзер!» амбициоз икътисади программасын үткәрә, аның максаты социаль гаделлекне һәм гражданнарның тормыш дәрәҗәсен арттыру була,[10] аерым алганда, минималь хезмәт хакын арттыру аша,[11][12] керемгә салымнарны киметү һәм прогрессив салым шкаласын кертү аша.[13] Икътисад министры дәрәҗәсендә Яков Милатович 2021 елда XXIV Петербург халыкара икътисади форумында Каратау делегациясен җитәкли.[14][15]
Здравко Кривокапич хөкүмәте отставкага киткәч (2022 елның 4 феврале), Яков Милатович 2022 елның 28 апреленә кадәр икътисад министры вазифасын башкара, аннары отставкага китә.
2022 елның сентябрендә уңүзәкчел «Европа хәзер!» сәяси хәрәкәтен нигезләүчеләрнең берсе була. 2023 елның 23 февралендә «Европа хәзер!» сәяси хәрәкәте Яков Милатовичны Каратауда 2023 елгы президент сайлауларында (ru) үзенең кандидаты итеп күрсәтә. 2023 елның 19 мартында узган Президент сайлауларының беренче турында Милатович 29,2% тавыш җыеп, икенче урынны ала һәм икенче турга чыга, анда ул гамәлдәге Президент Мило Җукановичның көндәше була. 2023 елның 2 апрелендә узган республика Президентын сайлауның икенче турында гамәлдәге дәүләт башлыгы Мило Җукановичны җиңә. [16]
Милатович сүзләренчә, ул 2006 елда Сербия һәм Каратау Дәүләт берлегеннән чыгу турында референдумда Каратау бәйсезлеге өчен тавыш биргән. [17] Милатович Каратауның Төньяк Атлантик килешү оешмасында (НАТО) әгъзалыгын саклауны һәм илнең Аурупа Берлегенә кушылуын хуплый. [18] Шул ук вакытта Сербия белән мөнәсәбәтләрне җайга салу ягында [19] һәм җәмгыятьтә сербларга каршы хисләр уятуны тәнкыйтьләп чыга. [17]
Сайлау алды кампаниясе вакытында Милатович коррупцияне тыю, тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм Европа Берлеге һәм күрше Сербия белән элемтәләрне ныгытуны вәгъдә итә. 37 яшьлек кандидат Сербия, Россия һәм православие чиркәвенә якын партияләрдән ярдәм ала. [16] BBC |
Өйләнгән, хатыны Милена (Милена Милатовић), өч балалары бар. Сербия православие чиркәве (ru) тарафдары.[20]
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.